15 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Ураза гаете Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, көннәрен ураза тотып, төннәрен тәравих намазлары укыган бәндәләр өчен бигрәк тә зур бәйрәм.
Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.
Динебездә уразаның соңгы көннәрендә мохтаҗларга фитыр сәдакасын бирү гыйбадәте бар. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда: фитыр сәдакасын түләү белән, без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булабыз. Мохтаҗларга да ярдәм күрсәтәбез. Сәдака ул – кешеләр арасын якынайта торган изге гамәл. «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары, хәтта йөрәк астында булган сабый өчен үзенең кеременнән түли. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба икән, алар сәдакасын үзләре түли. Сәдака мескен кешеләргә бирелә.
– Фитыр садакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аның иң хәерлесе – иртән гаеткә барганда ятим, мескен кешеләргә бирү. Миннән күпләр, фитырны ризык белән яки әйберләтә бирергә мөмкинме, дип сорыйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) әлеге сәдаканы үзе дә ризык белән биргән. Ризык белән биргәндә, фитыр сәдакасы күләменнән чыгып бирергә була. Быел ул 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга 600 сумнан тәкъдим ителә. Сәдакалар күләме Пәйгамбәребез Мөхәммәд сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча 18 мең сум тәшкил итә. Сәдака фәкать мохтаҗ кешеләргә бирелә, үзегезнең арада андыйлар табылмаса, мәчетләргә китерегез. Ул мәчет ихтыяҗларына тотылмый, бездә мохтаҗ кешеләрнең исемлеге бар, сәдаканы аларга һичшиксез тапшырырбыз. Фитыр сәдакасын улыма, кызыма, әбиемә бирергә ярыймы дип тә сораучылар бар. Бердән, алар мескеннәр түгел, чөнки алар – безнең тәрбиядә булган кешеләр, – дип сөйләде хәзрәт безгә.
Ураза гаете алдыннан өммәтебездә мунча керү гадәте яши. Бәйрәмгә яңа яки юылган чиста яхшы киемнәр киелә. Бу көнне, ара бик ерак булмаса, мәчеткә җәяү бару хуплана. Пәйгамбәребез гаеткә барганда бер юлдан барган, икенче юлдан кайткан. Ул моны мөселман туганын юлда мөмкин кадәр күбрәк күрү өчен эшләгән. Адымнары да артып, шул рәвешле савабын да арттырган. Мөселман кардәшләр белән күрешкәндә, «тәкәббәл Аллаһы минна вә минкум», ягъни «Аллаһы бездән һәм сездән Аның өчен кылган гамәлләрне кабул итәр» дип исәнләшү күркәм санала. Өйдән чыкканда хөрмә җимешләрен кабып, юлда барганда эчтән генә тәкбирләр әйтергә кирәк.
Гает көнне имам укыячак бәйрәм хөтбәсен тыңлау, җәмәгать намазын уку, туганнарның хәлен белү, тәмле ризыклар пешерү, кунаклар чакыру, мәҗлес уздыру, балаларга күчтәнәч, бүләкләр бирү киңәш ителә.
Ураза бәйрәме республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы – кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә иртәнге сәгать 7дә укылачак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.
Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Вәгазьдән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын укыячак.
Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбарәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00 сәгатьтә «ТНВ-Планета» һәм 16.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар