16+

Урманга мәхәббәт бала вакыттан тәрбияләнә

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче Республика күләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.

Урманга мәхәббәт бала вакыттан тәрбияләнә

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче Республика күләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.

Күргәнебезчә, мондый чарага ел әйләнәсе бер нинди эш башкарылмыйча, барлык көндәлек эшләрне ташлап махсус, айлар буена ныклы хәстәрлек күрелсә дә мондый уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмастыр, мөгаен. Моның өчен иң элек барлык коллектив белән бердәм булып эшләү кирәк шул. Аннары, бу яктан әлеге чарага бар күңелен биреп, гомере буена диярлек экологик тема өстендә нәтиҗәле эшләүче татар теле һәм әдәбият фәне мөгаллиме, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Рамазан Кәбировның саллы хезмәтләре ярылып ятуы да ачык күренә. Күпләрнең уена мөгаен, бүгенгесе көнне болай да күп хезмәт сорый торган татар теле белән биология фәннәрен бәйләп шулай нәтиҗәле башкарырга мөмкинмени соң дигән сорау килгәндер. Монда инде беренче чиратта укытучының даими эзләнүләре һәм әйләнә тирә мохитебезгә битараф булмавы кирәктер. Аннары тагын бер әһәмиятле факторны искәртми мөмкин түгел: Рамазан Ибраһим улы экология фәне белән бик кечкенәдән кызыксына икән бит. Шулай булмаса әле мәктәпнең 9 сыйныфында укыганда ук, 1973 елда аны Баулыда үткәрелгән республикакүләм мәктәп яны урманчылыклары слетына алыл барырлар идемени? Әле үз гомерендә беренче мәртәбә мондый дәрәҗәле чарада катнашу гына түгел ул анда беренче урынны яулап олы радиоалгыч белән бүләкләнгән. Тик ни өчендер ул вакытта әлеге бүләкне аңа бирмиләр, ул озак еллар дәвамында мәктәпкә хезмәт иткән. 

Инде менә күп еллар дәвамында үземә дә тынгы бирмәгән бу мәсьәләгә дә ачыклык керттек кебек. Берүк, Рамазан Кәбировның үзенең төп эшен ташлап бар тырышлыгын, энергиясен экология темасына гына багышлаган икән дип уйлый күрмәгез. Бер булганнан барда була дигәндәй ул әле әдәбият темасына язган берничә китап авторы да. Аннары мөгаен әле аның районыбызда беренчеләрдән булып мәктәпнең бер бүлмәсендә әдәбият-сәнгать музейын оештырып җибәрүен күпләр белмиләрдер дә. Хәер, үзе ул ни өчендер боларның барысы хакында да ачылып сөйләргә яратмый. Ә менә балалар уңышы, үз укучылары хакында сүз кузгалтсаң һич тә тә тыңлап туймыйсың инде. Әле менә бүгенге конференциядә дә мәктәп укучыларының кулдан эшләнмәләре, зәвыклы итеп башкарылган кош оялары, бик күп рәсем күргәзмәсе урнаштырылган иде. Аларны бик җентекләп карап өйрәнү өчен генә дә берничә көн вакыт кирәк булыр иде. Район мәгариф бүлеге методисты Фәридә Шәрипованың әйтүенә караганда биредә экологик конференциягә атап районыбызның 20 мәктәп укучылары кул эшләре дә урын алган иде. Мәктәпнең актлар залында аларның күбесе килгән мәртәбәле кунаклар, академик, Казан аграр университетының кафедра мөдире, якташыбыз Харис Мусин, Т.Р. Урман хуҗалыгы министрлыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Гайфуллин, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев, Татарстанның халык язучысы, Т.Р.ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдинова, Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыков бик олылап балаларга истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырдылар.

Мондый мәртәбәле кунакларны бергә туплап, бүгенгесе көнне аеруча әһәмиятле чара үткәрү бердә җиңел эш түгел билгеле. Телгә алырлык эшләрең булмаса боларның барысын да тиз арада гына оештырып чыгу һич мөмкин эш түгел. Эш дигәннән, бүгенгесе көнне бу конференцияне оештыручы Рамазан Кәбировның бик күп укучылары арасында данлы урманчылар да бар. Әле менә һәр елда дәиярлек мәктәпне тәмамлаган балалар арасында 6-7 укучы Лубьян урманчылар техникумына, 3 укучының бүген Казан аграр университетның урманчылык-экология факультетында белем алуларын телгә алып үтү дә урынлы булыр. Бер сүз белән әйткәндә, районыбызның табигатен яшәртү, саклау, савыктыру буенча биредә бик зур нәтиҗәле эшләр башкарыла. Мисалга тагын бер мисал китерәсем килә. Авылларда булганда читтәге ерганакларга кайбер шапшакларның күпләп чүп ташып тирән чокыр, елгаларны кәмәргә омтылуларына ни өчендер күбебез күнегеп тә бара кебек, тик мондый хәлгә күңел әрни, йөрәк сыкрый. Биредә дә дистә еллар элек барлыкка килгән иде андый законсыз чүплек. Мәктәптән ерак булмаган әлеге урынны Рамазан Кәбиров җитәкләгән “Каенкай” мәктәп яны урманчылыгы составындагы укучылар белән бергәләшеп чистартып күмәк көч белән агачлар утырттылар. Нәтиҗәдә, хәзер монда агачлар саны һәр елда өстәлеп кенә тора. Аларның саны инде бер меңнән артып киткән. Мәктәп укучылары урманлыгында бүген каен, усак, имән, нарат, чыршы үсентеләре гөрләп үсеп утыра. Мәктәптә мөгаен “Каенкай”мәктәп урманчылыгы исеме дә шуннан чыгып атала башлагандыр.

Аннары укучылар коллективының тагын бер күркәм гадәтләрен телгә алмый мөмкин түгел. Мәктәптә нинди генә чаралар үткәрелмәсен, ул һәрвакыт җыйнаулашып агач утырту кебек күркәм гадәт белән тәмамлана. Мәктәпнең дәрәҗәле кунаклары гадәттә агачларны мәктәп ишек алдында утырталар. Иң беренчеләрдән булып мәктәп каршысында әлеге уку йорты ачылу тантанасында чыршылар утыртылган булган. Аларның барысы да инде 22 ел эчендә биек булып үсеп тә җиткәннәр. Ә икенче партиясен I нче Республика күләм экологик конференция уңаеннан утырткан булганнар. Әлеге мәртәбәле чарадан соң да кунаклар Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы питомнигыннан килгән зәңгәр чыршылар утырттылар, аннан соң барысы да бергәләшеп истәлеккә фото сүрәткә төштеләр. Ә инде яшь үсентеләрне карап тәрбияләп үстерүне мәктәпнең яшь урманчылары үз өсләренә алалар. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак әлегә төрле елларда утыртылган үсентеләрнең берсе дә корымаган. Барысы да тирә-юньгә ямь өстәп матур булып үсеп утыралар. Кыскасы, булачак яшь урманчылар табигать – безнең яшәешебез икәнен һәм әлбәттә инде үз вазыйфаларын бик яхшы беләләр.

Идрис Аметов.

Фотолар Рамазан Кәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading