16+

Урманнан миләш агачы урлама, яки министрның өендә нинди чыршы тора?

Яз җиткәч, урманнан миләш, шомырт агачлары үсентесен авылдагы җиләк-җимеш бакчасына алып төшеп утыртырга булыр, дип, кыш буена ният корып йөрим. Язлар узып китә, ә ният башкарылмый кала. Ходай саклагандыр, ярый әле урманнан үсенте алып кайтмаганмын икән. Татарстанда 2021 елның 20-31 декабрьләрендә “Чыршы” оператив-профилактика чарасы үткәрелә.

Урманнан миләш агачы урлама,  яки министрның өендә нинди чыршы тора?

Яз җиткәч, урманнан миләш, шомырт агачлары үсентесен авылдагы җиләк-җимеш бакчасына алып төшеп утыртырга булыр, дип, кыш буена ният корып йөрим. Язлар узып китә, ә ният башкарылмый кала. Ходай саклагандыр, ярый әле урманнан үсенте алып кайтмаганмын икән. Татарстанда 2021 елның 20-31 декабрьләрендә “Чыршы” оператив-профилактика чарасы үткәрелә.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә быел республика җирлегендәге урманнарда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Республиканың “яшел үпкәсе”

Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектарга якын, бу республика территориясенең 19,6 процент өлеше.

— Урманнарны саклау һәм үстерү буенча республика, шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда зур эшләр башкарыла, - диде министр Равил Кузюров.- ”Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларындагы эшләр өчен быел федераль бюджеттан 200,5 миллион сум бирелгән иде. Урман торгызу чаралары 4,2 мең гектарда үткәрелде. Министрлык карамагындагы урманчылыклар тарафыннан 395 килограмм нарат, 207 килограмм чыршы, 1,1 мең килограмм каен, 40 килограмм юкә, 37,6 мең килограмм имән орлыклары җыелды. Урман хуҗалыгындагы 51 питомникта һәм Саба районындагы Татарстанның урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 34,1 миллион берәмлек үсенте үстерелде.

Урманнарны ишәйтүдәге ярдәмнәре өчен предприятиеләргә һәм җәмәгатьчелеккә дә рәхмәт әйтте министр. “Татнефть” акционерлык җәмгыяте, мәсәлән, Азнакай районында авыл хуҗалыгы җирләре буйларына 1,6 мең гектарда саклагыч урман полосалары утырткан. “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) илкүләм проекты кысаларында муниципаль берәмлекләрдә җәмәгать оешмалары һәм табигатькә битараф булмаган кешеләр катнашында 1 миллион яшь агач утыртылган. Министр Равил Кузюров сүз уңаеннан әйткәнчә, Татарстанда 200 еллык имәннәр дә бар икән. Республикабызның “яшел үпкәсе” әнә шулай нык һәм озын гомерле булып, безгә һаваларыбызны сафландырып торсын.

Болынга да төпчек ташлама

Узган җәй шактый коры һәм эссе булу, шулай ук кешеләрнең битарафлыгы сәбәпле, урман тирәләрендә 1143 янгын башлану хәбәре алынды, шуның 890 очрагы расланды. Урманнар тирәсендә, гомум исәптә, 674,7 гектар мәйданга таралган ут кыска вакыт эчендә сүндерелде. Урманнар эчендә дә 19 янгын очрагы теркәлде, алар да тиз сүндерелде. Ләкин, барыбер дә табигатькә 6,4 миллион сумлык зыян салынды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә урман хуҗалыгындагы янгын сүндерү техникасы паркы яңартыла. Урманнарда гына түгел, елга-күл буйларында да ут белән сак эш йөртсәк иде. Сүндерелмәгән учаклардагы ут коры үләннәр аша торак пунктларга да, урманнарга да үрмәли,- диде Равил Кузюров.

Министрның өендәге чыршы

Татарстанда 2021 елның 20-31 декабрьләрендә “Чыршы” оператив-профилактика чарасы үткәрелә.

Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урманнар күзәтчелектә тотыла,- дип кисәтте Равил Кузюров.

Урманда рөхсәтсез рәвештә агач кисеп яки казып алсаң, агачларга зыян ясасаң, административ җаваплылык каралган. Штрафлар: гражданнарга-3-4 мең сум, вазифа биләгән затларга-20-40 мең сум һәм юридик затларга-200-300 мең сум.

Яңа елны каршылаганда без үзебезнең өйдә ел саен ясалма чыршы гына урнаштырабыз. Тере чыршыны куярга хезмәтем буенча да, күңелем буенча да кул тартмый,- диде министр Кузюров.

Сүз миләшкә җитте

— Урманнан миләш, шомырт агачы үсентесен алып кайтырга мөмкинме?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

— Миләш, шомырт яки башка агачлар үсентеләрен урманнан рөхсәтсез алу ярамый. Урманчылыклар белән сөйләшү кирәк. Бу үсентеләр урманчылыкларда да бар һәм аларның бәяләре дә артык кыйммәт түгел бит,- дип җавап кайтарды Равил Кузюров.

Эшеңне компьютер аша башкар

Татарстанда урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәтләрен электрон алымга күчерү буенча нәтиҗәле чаралар үткәрелә. Хәзер урманчылыкка кагылышлы 10 эшне электрон форматта башкарып була. Урман мәйданы цифрлы базага кертелә, әлеге мәгълүмат экология чараларын һәм юллар төзелешләрен планлаштырганда ярдәм итәчәк.

Куен дәфтәренә:

Урманнарга кагылышлы законнарны бозу, урман янгыннары турында белеп алсагыз, түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирергә була.

Урман сакчылыгы-8-800-100-94-00, “Урман янгын үзәге”нең диспетчерлык хезмәте-8 (843) 221-37-95.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading