16+

Урманны үзебез утыртыйк

14 сентябрьдә Урманчылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанның Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә «Урманнарны саклау» төбәк проектының үтәлеше хакында сөйләделәр.

Урманны үзебез утыртыйк

14 сентябрьдә Урманчылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстанның Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә «Урманнарны саклау» төбәк проектының үтәлеше хакында сөйләделәр.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, безнең республикада урманнар барлыгы 17,5 гектар мәйданны били. Халыкның экология ягыннан мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бу күрсәткеч 25 гектар булырга тиеш икән. Урманны арттыру өчен зур эш башкарыла. Быел язын «Урман атналыгы» акциясе кысаларында 2,8 миллион төп үсенте утыртылган. Акциядә 30 меңгә якын кеше катнашкан.

Көзен урман утырту атналыгы 5 октябрьдән башлана. Республикада ике урында – Биектау районының Сосновка, Колсәет бистәсендә һәм Питрәч районының Иске Шигали бистәсендә агач утыртачаклар. 300 гектар мәйданда 1,5 миллион агач үсентесе утыртырга җыеналар. Бу юлы ылыслы агачлардан бигрәк, каен, карагай, корычагач, имән үсентеләрен сайлаганнар.

Урман хуҗалыгы эшенә яшь белгечләрне җәлеп итү өлкәсендә дә зур эш башкарыла. Яшь урманчыларның уртача хезмәт хакы – 18 мең сум. Тик моннан тыш өстәмә түләү, премия ярдәмендә акчаны арттырырга тырышалар. Урман хуҗалыгы өлкәсенә эшкә килгән яшь белгечләргә бер тапкыр 300 мең сум акча бирү дә каралган.

Урманчыларны экологиягә килгән зыян борчый. «Урманнар зарарлану 90 процент очракта кешенең саксызлыгы белән бәйле», – ди Равил Кузюров. Эсселек аркасында, шөкер, быел Татарстан урманнарына зыян килмәгән. Ләкин куркынычсызлыкны һәрчак күзәтеп торалар. Әйтик, киләчәктә Нурлат, Түбән Кама шәһәрләрендә янгын сүндерү станцияләре төзергә ниятлиләр. Агач кисүчеләрне дә киметә алганнар. Былтыр канунсыз 192 агач киселгән булса, быел мондый 83 очрак теркәлгән. Гомуми зыян 5 миллион сумны тәшкил итә.

– Яңа елга чыршы кисүчеләр дә очрый. Мин инде күптән ясалма чыр­шыга күчтем, экология ягыннан табигатькә зыян килмәсен өчен бу иң отышлы ысул, – ди Равил Кузюров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading