16+

Ут күршеләр ничек яшәп ята: «ШК» журналисты Чувашиядә булып кайтты

Язмамны Чувашиянең башкаласы Чабаксар шәһәреннән башлыйм. Халыкның нинди булуын аның торган җиренә карап бәялиләр бит. Элек Чувашия башкаласы Россиянең иң чиста шәһәрләренең берсе булып саналган.

Ут күршеләр ничек яшәп ята: «ШК» журналисты Чувашиядә булып кайтты

Язмамны Чувашиянең башкаласы Чабаксар шәһәреннән башлыйм. Халыкның нинди булуын аның торган җиренә карап бәялиләр бит. Элек Чувашия башкаласы Россиянең иң чиста шәһәрләренең берсе булып саналган.

Универсиадага кадәр чисталык һәм юл төзелеше ягыннан хәтта Казан да аннан калышкан. Хәзер дә Чабаксарда «бөке»ләр юк. Юллар челтәрен «бөке» хасил булмасын дип җентекләп уйлап эшләгәннәр. Машиналарга килгәндә, җирле халык «иномаркалар»ы белән артык мактана алмый. Юлларда күбрәк үзебезнең Россия машиналары. Чувашиянең беренче «заправка»сына керүебез булды, автобусыбыздагы барлык машина йөртүчеләр тел шартлатты. Татарстанда Чувашиягә караганда бензин бәяләре кыйммәтрәк йөри булып чыкты. Дөрес, җирле халык, бу көннәрдә бәяләр артачак, ди.

Бензин бәясе артуы җәмәгать транспортында йөрү бәясенә дә тәэсир итәчәк. 6-7 июль көннәрендә без автобус һәм троллейбуста 18 сумга (пластик карточкалар белән билет гомумән 14 сум!) гына җилдерсәк, кондуктор: «Киләсе атнадан бәяләр 22 сумга кадәр җитәчәк», – дип кисәтеп куйды. Казан бәяләренә ияләшкән безләргә бу саннар бигрәк тә пүчтәк иде. Милләтнең никадәр үзен яратуы җәмәгать транспортыннан ук күренеп тора. Чувашлар да автобус, троллейбусларында тукталышларны рус һәм чуваш телләрендә игълан итә. Казаннан аермалы буларак, инглиз теле аларда әле популяр түгел. Транспорт шактый таушалган. Хәер, моннан җиде-сигез ел элек Казанда да шундыйрак хәл иде.

Казан халкы кызыгырлык тагын бер ягы бар Чабаксарның – шәһәрне җәяү дә, машина белән дә күпме әйләнсәк тә, бер генә түләүле машина куя торган урын тапмадык. Рәхәтләнеп, транспортыңны җаның теләгән җирдә калдырып китә аласың, әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча гына.

Бәлки бу минем субъектив фикеремдер, ләкин дөньяда иң яхшы полиция хезмәткәрләре Чабаксарда кебек тоелды миңа. Нәрсә дә булса сорасаң (ә турист булгач, сораулар күп туа!), алар Казандагы кебек «не положено!» дип дорфаланмый, матур итеп юл күрсәтә. Юл уртасында машинаң белән ватылып калсаң, тизрәк штраф чәпәргә ашыкмый, ә машинаңны этешергә, юлдан алырга ярдәм итә. Соңгысын үз күзләрем белән күрдем! Гомумән, юлны полициядән генә сорадым мин. Урамдагы кешеләргә эндәшеп карадым, йә алар ишетмәмешкә салышты, йә «белмим» дип китте.

Ә менә данлыклы Чабаксар трикотажын алырга насыйп булмады. Башта өлгерербез әле дип йөрдек. Соңыннан кергән бер кибеттә без эзләгән трикотаж булмады. Аннан инде кибетләрдә йөрергә вакыт та калмады.

Җирле халыктан ял итү, күңел ачу урыннарын күпме сорасам да, барысы да мине Идел яр буена җибәрде. Музей, театрлар да, кафе-рестораннар, аттракционнар да шушында, диделәр. Яр буйлары миңа бик ярлы тоелды. Гадәттә, бездә буш урыннарны яшелләндерергә, газон чәчәргә, агач, чәчәкләр утыртырга тырышалар. Кызганыч, Чабаксарда яр буе әлегә таш плитә белән генә капланган. Дөрес, бер урында кечкенә генә гөлләмә күрдем. Футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап, футбол тубын хәтерләткән сыннар, кроссовки формасында ясалган макет бар иде. Җирле халык, яр буена килгәч, гадәттә шулар тирәсендә фотога төшә. Ярның икенче ягында, бар Чувашия халкын үз кочагына алырга теләгәндәй, кулларын сузган Ана монументы басып тора. Аңа карагач, ничектер җылы булып китте. Аның янына күбесе күңелләрен бушатырга киләдер кебек.

Шул ук проблемалар

Чувашиядә 34 мең татар яши. Халык саны буенча, биредә татарлар өченче урында тора. Әллә татар мохитеннән читтә яшәгәнгә, Чувашиянең данлыклы Шыгырдан, Урмай авыллары татарлары Казаннарга да үрнәк булырдай, хезмәт белән чыныгып, телне саклап, милли гореф-гадәтләргә тугры калып яши.

Чабаксар шәһәрендә узган Федераль Сабан туенда да әнә шундый матур, тырыш, милли җанлы татарларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Түрлемә (Кузлаука районы) авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рушания Габделхәева – Президент кулыннан бүләк алучыларның берсе. Ул, чуваш авылында яшәүче аз санлы милләттәшләрен мәдәният йортына җыеп, «Бәхет» клубы оештыручы җитәкче дә әле.

– Безнең авылда 2000нән артык кеше яши. Татарлар 40 кеше генә. Картларыбыз үлеп бара, яшьләр авылдан китү ягын карый. Күбесе Татариягә (Рушания ханым Татарстанны шулай атый) күченә. Менә шул 40 кеше бергә җыелабыз да үз телебездә сөйләшәбез, җырлыйбыз, ашлар үткәрәбез. Янәшәдә генә Кармыш авылы бар, Сабан туйларына шунда йөрибез. Мин шушы авылда туганмын, шушында яшәячәкмен. Улымның да авылда каласы килде. Кызым әле IX сыйныфны гына тәмамлады. Балаларны да татар теленә өйрәтергә тырышам. Кайвакыт кичләрен кызым белән бер-беребезнең белемнәрен тикшереп карыйбыз: мин русча сүз әйтәм, ул тәрҗемә итә, аннары алмашынабыз. Улым рус кызына өйләнде. Ләкин бөтен йоласын туры китереп, никах укыттык. Татар аш-суын яратып әзерлим. Һәр дүшәмбе безнең табында кыстыбый була. Бу инде традиция. Ял көннәрендә гөбәдия, кош теле пешерәбез. Ә менә аш өчен токмачны минем әни бик оста баса. Миңа әле аңа җитү өчен өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Авылыбызда халыклар дуслыгы фестивален башлап җибәрдем. Чувашлар белән татарлар бергә җыелабыз. Тиздән безнең бәйрәмгә Кармыш авылы да кушылыр дип уйлыйм, – ди Рушания ханым.

Рушания Гәбделхәева

 

Сабан туенда аңа Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен бирделәр.
Люзия апа Садретдинова да мәдәният өлкәсе кешесе. Аларның «Ялкын» ансамбле Чувашиянең бер генә дәрәҗәле чарасыннан да калмый. Инде күптән әби булсалар да, Люзия ханым иптәшләре Суфия, Финалия, Фидания белән кызлар кебек ыспай киенеп, матур күлмәк итәкләрен генә җилфердәтеп йөри.

Люзия Садретдинова (уңнан беренче)

 

– ТНВны яратып карыйбыз. Килгән һәр артист концертына яратып йөрибез. Шулай да татар теле, татар мохите җитмәве үзен сиздерә. Татарча җырлар башкарсак та, телне камил белмибез, – дип көрсенә алар.
Алардан аермалы буларак Батыр районының Татар Согыты авылы кешесе Ринат абый Хөснетдинов әдәби татар телендә сөйләшә. Гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгән абзый авыл җирендә колхозларның бетүенә, җирләрнең шәхси хуҗалыклар кулына калуына борчыла.

Ринат Хөснетдинов

 

– Фермерлык хуҗалыклары үзен генә ашата бит ул. Халык эшсезлектән Казан, Мәскәү ягына китү ягын карый. Күбесе шабашкага төзелешкә йөри, – ди Ринат абый.
Кемнән генә сорама, «безнең авыл бик бәләкәй, халык калмады да инде, бетәбез!» – дип башлый. Халык санын сорый башласаң, «бу авылны да кечкенә дип санасалар инде...» дип аптырашта каласың. Ринат абый сүзләренчә, аларның да авылы бик бәләкәй. Барлыгы 409 хуҗалык кына. Җирле халык саны 2000гә җитә. Авылларында күпләп терлек асраучылар да бар икән. Игенчелек, кошчылык белән дә шөгыльләнәләр. 2013 елларда гына салынган ике катлы яңа мәктәп бар.

– Мин хәзер пенсиядә, ләкин терлек тотабыз. Бер сыерыбыз, дүрт баш үгезебез, сарыклар, каз-үрдәкләребез бар. Хатыным белән дүрт бала үстердек. Дүртесе дүрт якка таралышып бетте. Берсе – Буада, берсе – Ульянда, икесе Казанда тора. Төпчеге күптән түгел генә Волгоградтан Казанга күченде. Калам дисәләр, яшьләргә авылда да эш табыла иде, ләкин китәләр. Әнә мәктәптәге укытучылар картаеп килә, аларга алмаш кирәк. Яхшы урын бит, бюджетта эшләрләр иде. Алай да без картлар бирешмибез әле. ТНВда Җәвит Шакиров «Аулак өй» алып барган кебек, без дә көн саен капка төбенә җыелышып, гармун сузабыз, җырлыйбыз. Бездә телевизордагы кебек түгел инде, авылча гына, шулай да күңелле. Бүген кемнең капка төбенә барып утырасыбызны алдан билгеләп куябыз. Кич утыру авылда чират буенча бара, – ди Ринат абый.
Менә шундый ихлас, матур кешеләр белән аралашып, Чувашияне, андагы татарларны үземчә ачтым мин.


 

Алисә Шәрәфиева

Казан – Чабаксар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading