Шәһри Казан

Утырасы да эшлисе: эшкә бармау җиңелме?

Өйдән торып эшләүчеләрнең саны арт­каннан-арта бара. Коронавирустан саклану максатыннан, күпләр өйдә калып эшләүне хуп күрә.

Әмма өйдә эшләү өчен аерым кагыйдәләр дә бар икән. Журналист Алсу Исмәгыйлева бу уңайдан социаль челтәрдә киңәшләре белән уртаклаша. «Читтән торып эшләгәндә иң кые­ны – үзеңне җыю. Син өйдә, беркая чабасы юк. Төшкә кадәр йоклап, таңга кадәр теле­визор карап була. Дөресен әйтим: шулай ­итәргә теләк тә зур. Тик алай эш бармаячак. Шуңа да катгый режим кертәбез. Аны үтәү кирәк», – дип яза ул. Миңа калса, хатын-кызларга бигрәк тә бу киңәшләр кирәк булып куярга мөмкин.

Уңайлы эш урыны. Ул диван да түгел, карават та түгел. Җәелеп утыру рәхәтләнеп йок­лап китүгә сәбәп кенә булачак. Урындык һәм өстәл кирәк. Утырасыз да эшлисез.

Кием уңайлы булырга тиеш, ләкин ул кием белән ятасы килмәсен. Халат кигән килеш эшләп булмый. Башка әйбер киегез.


Чамалап, туңмаслык итеп киенегез. Туңасыз икән, чәйләп аласыгыз киләчәк. Аш бүлмәсенә чыгасыз икән, анда мең мәшәкать күренәчәк.


Читтән торып эшләүдә аш бүлмәсе – иң куркыныч урын. Ул, магнит кебек, үзенә тартып тора. Ашарга пешерүнең һәм ашауның төгәл вакытын билгеләгез һәм шул кысадан чыкмагыз. Алайса көнегез шунда үтәчәк. Симерү дә шулай башлана.

Реклама


Тузан белән бәдрәфне күрмәгез. Өйдә бер бөртек тузан күрсәгез – бетте. Эштә тузаны да, бәдрәфе дә хөкүмәтнеке, шуңа артык исегез китми. Өйдә дә шулай кабул итегез. Тузан сөртергә керешәсез икән, акча эшли алмыйсыз. Моңарчы атнага бер-ике җыештырып кына, пычракка батып үлмәгәнсездер бит?!
Иртән контраст душ керегез, һич булмаса – башыгызны юыгыз. Чиста тән кешене тонуста тота.

Телевизор барлыгын онытыгыз.


Менә шундый киңәшләр. Иң мөһиме – өйдә эшләвеңне гаиләң дә аңласын. Аларга эш сәгатендә чәй эчәргә чакыру, ашарга сорау катгый тыелганын да ­аңлатырга туры киләчәк.
Коронавирустан саклану өчен барыбызга да шулай эшләргә туры киләчәк. Иң мөһиме – интернет өзелмәсен.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: