1993 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чуаш милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстан Республикасында ел саен (2006 елдан Нурлат районында) республика күләмендә «Уяв» чуаш милли бәйрәме уздырылып килгән.
Әлки районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында узган чуаш мәдәниятенең "Уяв" республика бәйрәмендә кунак булды. КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Звениговский» АХК рәисе Иван Казанковның әлеге бәйрәмдә катнашуы бәйрәмнең ничаклы дәрәҗәле булуына ишарә булды.
Төп бәйрәм мәйданчыгына Рөстәм Миңнеханов чуаш милли киемендә килде. Президент һәм республика кунаклары 19 нчы гасыр крестьян йортларын торгызган тарихи кварталны карадылар. Биредә алар чуаш халкының традицион көнкүреше белән танышты.
Шуннан соң Миңнеханов һәм 8 өйчектә булдылар, аларның һәрберсендә чуаш йоласы торгызылган иде. Моннан тыш республика кунаклары «СССРга 100 ел» яңа паркын карадылар, биредә Юрий Гагарин, Андриян Николаевка монументлар куелган.
Комментарийлар