16+

Ваһапов фестиваленә кагылышлы төп 10 яңалык

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов һәм яшь җырчылар Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова яңа концерт сезоны алдыннан журналистлар белән очрашты. Сезгә матбугат конференциясендә яңгыраган иң төп хәбәрләрне тәкъдим итәбез.

Ваһапов фестиваленә кагылышлы төп 10 яңалык

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов һәм яшь җырчылар Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова яңа концерт сезоны алдыннан журналистлар белән очрашты. Сезгә матбугат конференциясендә яңгыраган иң төп хәбәрләрне тәкъдим итәбез.

1. Быел Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан уздырыла торган концертлар беренче яртыеллыкта – 9 октябрьдә Казанда башланып, 20 декабрьдә Түбән Новгородта төгәлләнәчәк. Барлыгы 17 чара узачак.

2. Быел Ваһапов фестивале 15нче сезонын ача. Икенче яртыеллыкта, ягъни киләсе ел башыннан башланачак чаралар шушы дата белән бәйле булачак.

Фонд канаты астында чыгыш ясаучы җырчылар – Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова катнашындагы яңа программа тәкъдим итәчәк. Әлеге җырчыларның концерты 20 ноябрьдә филармониядә тәкъдим ителгәннән соң, аларның Россия төбәкләре буенча гастроль турлары башланачак.

3. Төп өч зур гала-концерт 9 октябрьдә – Казанда, 27 октябрьдә – Мәскәүдә, 12 ноябрьдә Уфада булачак.

4. Милли җыр сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләрне зурлау максатыннан бирелә торган Рәшит Ваһапов исемендәге милли иҗтимагый премия быел легендар җырчы Рафаэль Ильясовка тапшырылачак.

5. Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов – гала-концертларның сценарий авторы һәм бер алып баручысы. Тагын бер алып баручы – Айсылу Габдинова.

6. Быелгы чаралар филармониядә узачак. Рифат Фәттахов әйтүенчә, Рәшит Ваһаповның гомере филармония белән бәйле булган. Ул 22 ел буе нәкъ менә биредә эшләгән. Икенчедән, бөек җырчы – филармониягә нигез салучыларның берсе. Һәм аны саклап калуда легендар шәхеснең роле бик зур.

7. Быел Ваһапов фестивале конкурсы уздырылмаячак, чөнки ул ике-өч елга бер тапкыр гына була. Ләкин күп санлы яшьләрнең мөрәҗәгате буенча, 25 ноябрьдә яшь башкаручылар арасында кастинг уздырылачак. Лаеклылар булган очракта, алар белән килешү төзеләчәк.

8. Рифат Фәттахов продюсерлык системасы турында китап яза башлаган. Әлегә ул шартлы рәвештә «Татар продюсеры язмалары» дип куелган.

– Татар продюсерлык системасы ул – шактый бәхәсле тема. Монда бик күп сораулар, бәхәсләр һәм күпмедер тәҗрибә дә бар. Шуңа күрә моны бер формага салу теләге барлыкка килде, – диде Рифат Фәттахов.

9. Быел Ваһапов фестиваленең логотибы үзгәртелде.

10. Тиздән Рәшит Ваһапов истәлегенә һәйкәл ясауга иң яхшы эскиз проектына конкурс игълан ителәчәк. Һәйкәл Казанның Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә булачак дип планлаштырыла.

Фотолар: vk.com/vagapovfest

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading