16+

Вакыйф Нуриев: “Президент мөрәҗәгате – программ мәкалә ул”

“Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын тиз генә язылган мәкалә дип санамый.

Вакыйф Нуриев: “Президент мөрәҗәгате – программ мәкалә ул”

“Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын тиз генә язылган мәкалә дип санамый.

– Без хакимияттән рәсми күрсәтмәләр алып, шуларны үтәп яшәргә күнеккән. Ә монда Президентның язмасы чыкты. Бу республика җитәкчесенең өстәл янына утырып тиз генә язылган мәкаләсе дип уйламыйм. Ул моны язарга күптән әзерләнде. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, милләттәшләребез белән гел очрашып торды, аларның тормышы, яшәеше, көнкүреше белән танышып барды. Ул дөньяга сибелгән татар милләтенең тулаем бер картинасын күз алдына китерде. Бик күп очрашулар нигезендә язылган мәкалә бу. Президентның халкыбыз язмышы, татар язмышы, аның киләчәген кайгыртып, үткәнебез турында да уйланып, бүгенгесенә дә анализ ясап әзерләгән бу мәкаләсе татар дөньясында вакыйга булды. Җәмәгатьчелек югары бәя бирде. Галимнәребез дә, язучыларыбыз, депутатларыбыз да чыгышлар ясадылар. Программ мәкалә дип тә кабул иттек. Монда чынлап та бөтенесе анализланган. Миңа иң охшаганы – ул коры күрсәтмә рәвешендә генә язмый, ул аны ихластан, күңеленнән әйтә. Бүген бик урынлы чыгыш бу. Мәкаләне укыганнан соң, милләт җаны, милли рух белән яшәгән үзен татар дип санаган һәр кеше уйланыр дип уйлыйм. Һәркем ниндидер нәтиҗәләр ясап, киләчәктә үзенең планнарын билгеләр. Милләт өчен, халкыбыз өчен мин нәрсә эшли алам, дип уйланыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading