16+

VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы: бәйрәм атмосферасы, авторларга хөрмәт һәм кызыклы номинацияләр

Шимбә көнне “Пирамида” концертлар залында елның иң көтеп алынган музыкаль вакыйгаларыннан берсе - “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быелгы чарада “Алтын йолдыз” сынына 33 җырчы лаек дип табылды.

VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы: бәйрәм атмосферасы, авторларга хөрмәт һәм кызыклы номинацияләр

Шимбә көнне “Пирамида” концертлар залында елның иң көтеп алынган музыкаль вакыйгаларыннан берсе - “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быелгы чарада “Алтын йолдыз” сынына 33 җырчы лаек дип табылды.

Тамаша ишек төбеннән башланды

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, премия тапшыру тамашасы  ишек төбеннән үк башланды. Концертка килүчеләрне уникаль утлы шоу белән каршы алдылар һәм “Пирамида” залына махсус алтын арка аша озаттылар. “Могҗиза иленә илтүче” дигәнне аңлата торган арка аша узып, теләк теләгән һәркемгә алтын йолдыз рәвешендәге түштамга да бүләк ителде. Ә фойеда кунакларны “Мирас” ансамбле музыкантлары милли көйләр белән каршы алды. Моннан тыш, биредә тамашачыларга фотозонада фотога төшү мөмкинлеге дә каралган иде. Кыскасы, бу көнне “Болгар радиосы” үзенең кунакларына чын, милли бәйрәм атмосферасы тудыра алды.

Алып баручылар

Тамашаны алып барырга тиешле ике кеше алдан ук билгеле иде. Алар - Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин белән “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов. Әлеге вакыйга уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә өченче алып баручыны сер итеп калдырганнар иде. Сер булгач, радиога катнашы булмаган бөтенләй башка кеше булыр, бәлки, дип уйлаган идек. Концертта аның Миләүшә Кашапова икәнлеген белдек.

Тамаша дуслаштыра

Мәгълүм булганча, тамашада катнашучы унике җырчы “Кайнар хит” нәтиҗәләре буенча билгеләнелә. Ноябрь аенда иң күп тавышны яшь җырчы Алия Карачурина җыйды. Ә “Ваһапов” фестивале йолдызлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовларның “Аккошлы күл” җыры аңардан бераз гына калышты. Ул вакытта Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов  бу мәсьәләгә карата канәгатьсезлеген дә белдергән иде. Тик тамаша вакытында әлеге аңлашылмаучылыкка нокта куелды. Гөлсирин белән Азатның “Милли моңнарны саклап калуда керткән өлеше өчен” номинациясендә җиңүе билгеле булды.  Алар гастрольдә булу сәбәпле, бүләкне Рифат әфәнде үзе чыгып алды.

Әлеге бүләккә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов лаек дип беләм. Бу йолдызны мин аларның бүләге итеп кабул итәм. Бу аларның, фестивальнең генә җиңүе түгел, сезнең дә җиңү. Азат белән Гөлсирин “Кайнар хит” тапшыруында бик күп тавыш җыйдылар. Гаделлек принципларына тугры булып калган, безнең яшьләргә киләчәккә стимул биргән һәм аларны шундый зур бүләккә лаек дип тапкан “Болгар радиосы”на рәхмәт, - диде Рифат Фәттахов.    
   
“Өметле җырчы” номинациясендә җиңү яулап, беренче алтын йолдызын алган Алия Карачурина да “Шәһри Казан” газетасы журналисты белән аралашканда сөенечен яшермәде.
– Минем өчен шулкадәр күп тамашачы тавыш биргәннәре өчен бик шатмын һәм зур рәхмәт аларга. Бу бүләк миңа бик кадерле, чөнки җырчылар күп һәм көндәшлек тә зур. Әлеге чарада катнашу хыялы булса да, җиңәчәгемә бик ышанып бетмәгән идем. Дөресен генә әйткәндә, хит-парад нәтиҗәләре артыннан күзәтеп тә бармадым. Җиңүем турында да миңа тамашачыларым хәбәр итте. Бу уңышка ирешүдә Ришатның (Алия Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлый – Авт.) да роле бик зур, чөнки тамашачыларга танылуым белән мин аңа бурычлы. Аның концертлары һәрвакыт тулы заллар белән уза, - диде Алия.    

   
      
Номинацияләр  һәм җырчылар

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өчен бу – өченче алтын йолдыз сыны. Бу юлы ул “Иң тынгысыз җырчы” номинациясендә җиңү яулады. Халык аның “Шөкер ит булганына” җырын яратып кабул иткән икән.

– Елга бер тапкыр гына була торган мондый зур бәйрәмдә чыгыш ясауны көтеп алабыз. Номинация дә миңа туры килә дип саныйм, чөнки тик тормаска тырышам, гел эзләнүдәмен. Репертуарны баету, җырларны сәхнәгә кую буенча да яңалыкка омтылам. Бик тырыш, матур яшьләрдән калышмаска тырышам. Кая чакырсалар да барам. Кайвакыт Лилия: “Әни, син гел юлда йөрисең”, - дип ачуланып та куя. Ләкин исән-сау булганда юлда йөрү дә миңа рәхәтлек бирә, - диде ул.

“Хатын-кызлар арасында иң моңлы җырчы” дип танылган Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова әйтүенчә, аның өчен әлеге бүләк – бик зур дәрәҗә.

– Заманында үзем турында төрле авыр сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин мин аларның барысын да уздырдым. Миңа хәзер кемнең нәрсә әйтүе бөтенләй кызык түгел. Иң мөһиме халык ярата, җырларымны тыңлый. Ул бәяли, - диде Бәширә ханым.  

Ә менә кайбер номинацияләр теге яки бу җырчыга туры килеп бетмәгән иде. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ “Иң күпкырлы җырчы” дип танылды. Без аны җырчы буларак кына беләбез. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Илсаф өчен дә “Иң эзләнүчән җырчы” номинациясе бик үк туры килеп бетми кебек тоелды.  

Ә менә “Татар эстрадасы легендасы” номинациясендә сәхнәгә күтәрелгән Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова өчен чын күңелдән куандык. Зал аны аягүрә басып алкышлады. Соңгы елларда берничә тапкыр катлаулы операцияләр кичергән Флера апаның сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Ләкин шуңа да карамастан, ул тамашачыларга рәхмәт хисләрен белдерде.

Авторларга хөрмәт

Минем фикеренчә, әлеге чараның төп уңышларыннан берсе – авторларны да игътибардан читтә калдырмау. Җырчылар белән бергә алар да бүләкләнде. Автор буларак сәхнәгә иң күп күтәрелүче кеше бу кичне Айдар Тимербаев булгандыр күрәсең. Хәер, Башкортстан белән Татарстан арасын бер итеп йөрүче Зифа Нагаеваның да бу кичәдә дүрт җыры яңгырады. Моннан тыш, ул “Халык күңеленә кергән җырлар өчен” номинациясендә дә бүләкләнде.

– Бармакның кайсын тешләп карасаң да авырткан кебек, җырларым да шулай ук кадерле. Ләйсән Гимаева минем “Алан җиләк” җырын башкаргач, сәхнәгә чакырып, бүләкләр бирделәр. Аннан соң тагын өч җырым яңгырады, ләкин минеке икәнне әйтмәделәр. Нишләтәсең, бу шулай куелган инде. Бу бүген һәм хәзер генә хәл ителә торган мәсьәлә дә түгел. Моның буенча күп кенә авторлардан ишетергә туры килә. Аларның күңелен бик кыра торган әйбер бу. Мин үзем кытлык кичермим анысы. Ә бит әллә – нигә бер җыр язган һәм шактый уңышка ирешкән шагыйрьләр, композиторлар да бар. Андыйларга да игътибар ителсен иде,  - дигән теләген белдерде Зифа апа.    
   
Әлеге көнне җырчылар белән бергә сәхнәгә автор – башкаручы Айдар Тимербаев, танылган шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева, аранжировщик Марат Мухин, шагыйрь Рәмис Аймәттә күтәрелде.

Татар-информ/Салават Камалетдинов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X