16+

Вил Усмановка Марат Әхмәтов кыйммәтле бүләк тапшырган

Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе, Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры МаратӘхмәтов Вил Усмановка 50 яшь тулу уңаеннан, җырчы һәм көрәшчене үзендә кабул иткән.

Билгеле булганча, күптән түгел Вил Усманов үзенең 50 яшьлек юбилеены билгеләп үтте. Бу уңайдан ул үзенең юбилей концертларын куйды, төрле чараларда котлаулар кабул итте.
 
Вил Усманов ул җырчы гына түгел, ул әле бик әйбәт көрәшче дә иде. Заманында күп тапкырлар Казан чемпионатында җиңүләр яулады, Республика күләм ярышларда уңылшларга иреште. Казан, Бaулы, башка  районнар Сабан туйларында «Баш батыр» исеменә лаек булды.
 
Марат Готыф улы Әхмәтов Вил Усмановка федерация исеменнән  көрәшне үстерергә зур өлеш керткән өчен Алтын билге һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, дип хәбәр итә Идел.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading