16+

Вируска яңа караш

COVID-19 дигән зәхмәт, ягъни коронавирус турында сөйли һәм языла башлагач, без бик җиңел генә уйлаган идек: еракта бит, бездә түгел, куркыныч янамас, янәсе. Ләкин хәлләр без уйлаганнан да җитдирәк булып чыкты. Зәхмәт янәшәбездә генә...

Вируска яңа караш

COVID-19 дигән зәхмәт, ягъни коронавирус турында сөйли һәм языла башлагач, без бик җиңел генә уйлаган идек: еракта бит, бездә түгел, куркыныч янамас, янәсе. Ләкин хәлләр без уйлаганнан да җитдирәк булып чыкты. Зәхмәт янәшәбездә генә...

Вируска аңа барыбер. Кыйтганың төньягында яшисеңме, көньягындамы, хатын-кызмы син, ир-атмы, баймы, әллә хәерчеме – барыбер. Кинәт кенә, без куркыныч алдында калдык, үзебез өчен, балалар, әти-әниләр, якыннар, дуслар өчен борчыла башладык.

Соңгы җөмләне игътибар белән укыгыз. Якыннарыбыз өчен борчыла башладык. Димәк, зәхмәтнең уңай ягы да килеп чыкты. Һәрвакыттагыча, медальнең ике ягы бар бит. Кытайда, Италиядә, Испаниядә экологиянең чистаруы турында күп язалар, әнә бит Венеция урамындагы сулыклар чистарган, хәтта балыклар да барлыкка килгән.

Казан урамнарында халык мыжлап торган чакта, аларга бераз көнләшеп караган идек. Үзизоляция дигән карар гамәлгә кергәч исә, шәһәр урамнары бушап калды, транспорт саны күпкә, бик күпкә кимеде. Шәхсән үзем җиңелрәк сулый башладым. Ике көн эчендә кичергән халәт бу!

Өйдән торып эшләү мөмкинлеге турында күпләр хыяллана. Хыяллар чынга ашты: абсолют күпчелек хезмәткәрләр өйдән эшли хәзер. Үз эшебездә дә моның файдасын күрәм. Бинада сулар һава бар, адым саен хисаплар-план язудан да туктадык, эшебезне дә күзәтеп торучы юк. Моннан ике-өч ай элек кенә өйләрендә компьютер артында утырып акча эшләүчеләр, фрилансерлар, челтәрле бизнес вәкилләренә кызыга идек. Инде үзебез дә шулай эшли алабыз дигән нәтиҗәгә килдек.

Медальнең тагын бер мөһим ягы: ниһаять, без күпме сүгелгән, күпме кадерсезләнгән һөнәр ияләренә мөнәсәбәтебезне үзгәртәбез бугай. Табибларга, укытучыларга, башка социаль хезмәткәрләргә... Футболчылар белән хоккейчыларсыз да, эстрада йолдызларыннан башка гына да яшәп була икән ләбаса! Югарыда аталган һөнәр ияләренә бер футболчы-хоккейчының миллионнарын яки йолдызларның бер банкеттан эшләгән ... йөз мең акчасын тотсакмы? Белемлерәк тә, сәламәтрәк тә, яхшырак та булыр иде дә бит... Тормышның кадерен белеп яшик, дуслар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading