16+

Вәхшиләрчә үтерелгән өч кыз белән хушлаштылар

Башкортстанның ике районында Гай медицина көллиятендә укыган өч студент кызны соңгы юлга озаттылар.

Вәхшиләрчә үтерелгән өч кыз белән хушлаштылар

Башкортстанның ике районында Гай медицина көллиятендә укыган өч студент кызны соңгы юлга озаттылар.

18 яшьлек Адилә К.не Күгәрчен районының Туембәт авылында, 17 яшьлек Айгизә һәм 19 яшьлек Зөлфия С.ны Баймак районында җирләделәр. Җирләү эшләрендә җирле администрацияләр ярдәм иткән.

Тикшерүчеләр Оренбург өлкәсендә Гай шәһәрендә өч кызны үтергәннән соң, берничә яңа җинаять эше кузгаткан. Бу хакта сишәмбе көнне РФ Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

"Үткәрелгән тикшерү һәм процессуаль гамәлләр нәтиҗәсендә тикшерүчеләр Александр Лазарев гамәлләрендә берничә өстәмә җинаять билгеләре билгеләгән, шуларны исәпкә алып, РФ Җинаять кодексының 131 маддәсенең 3 өлеше "а" пункты ("Балигъ булмаган затны үтерү куркынычы белән көчләү");  РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 3 маддәсе "а" пункты ("Балигъ булмаган затны үтерү белән янап, аңа карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу") 167 нче маддәсенең 2 нче өлеше ("Аңлы рәвештә чит милеккә зур зыян китерү, ут төртү"). РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең 1 нче өлеше ("Чит кеше автомобилен рөхсәтсез алып китү") буенча җинаять эше кузгатылган.

Элегрәк РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче өлеше ("Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү") буенча бер җинаять эше кузгатылган иде. Оренбург өлкәсе Гай район суды өч кызны үтерүдә шикләнелүче 30 яшьлек Александр Лазаревны сак астына алуны караячак.
"Элек ул үтерү өчен хөкем ителгән булган. Аның характеристикасыннан чыгып, тикшерү шикләнелүче качарга мөмкин дип саный", - дип сөйләгән суд хезмәткәре журналистларга.

Тикшерүчеләр шикләнелүчедән сорау алган, тегесе үз гаебен таныган.
Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсенең Гай шәһәрендә янгын чыккан фатирга килгән коткаручылар өч кыз мәетен тапкан иде. Массакүләм мәгьлүмат чараларында таралган хәбәрләргә караганда, кызларны үтерер алдыннан көчләгәннәр, шуннан соң пычак белән кадаганнар. Җинаять эзен яшерү өчен фатирга махсус рәвештә ут төрткәннәр. Әлеге коточкыч вәхшилекне кылган затны дүрт тәүлек буе эзләделәр. Кулга алынган вакытта шикләнелүче хокук сакчыларга каршылык күрсәткән, аннан соң хәлсезлеккә, хәтерен югалтуга зарланган.

Фото: http://bashinform.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading