16+

Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов хастаханәдәге Минтимер Шәймиевнең хәлен белеп чыктылар (ВИДЕО)

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән сөйләште.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайты хәбәр итте.

«Мәгълүм булганча, кичә Казанда дин әһелләре белән очрашу вакытында Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыру аркасында очрашуга килә алмады.

Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы хастаханәгә кереп чыгарга булды», - дип сөйләде Песков.

Владимир Путин Шәймиевнең сау-сәламәт булуын теләде һәм аңа мөселман руханилары белән очрашу турында сөйләде. Искәртеп үтик, бу очрашуда сүз башлыча Болгар ислам академиясе хакында барган иде.

«Күңел шатлана. Барысы да матур, үз вакытында эшләнә, без ниятләгәнчә бара. Яхшы кадрлар килә, анда инде укулар башланды. Без, әлбәттә, проектны үстерү турында уйланабыз. Мин Уфада булдым, анда да академия төзелә, Кавказда да бар. Әмма бу үзәк, әлбәттә, уникаль», — диде Владимир Путин.

ИНТЕРТАТ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading