16+

Вәсилә Фәттәхованың ире: «Балаларыма әни эзлим», - дип, белдерү элеп йөри алмыйм бит»

Хатыны үлгәннән соң, ике баласын Илгиз Габдерәкыйпов берүзе тәрбияли. Уллары Кәрим быел беренче сыйныфка укырга керә.

Вәсилә Фәттәхованың ире: «Балаларыма әни эзлим», - дип, белдерү элеп йөри алмыйм бит»

Хатыны үлгәннән соң, ике баласын Илгиз Габдерәкыйпов берүзе тәрбияли. Уллары Кәрим быел беренче сыйныфка укырга керә.

Кызлары Камилә  бераз авырый, нибары 990 грамм булып туган бала үсеш ягыннан бераз калыша. Əтисе Мәскәү клиникаларына барып, дәвалану курсларын белешеп кайткан.

- Хәлләребез яхшы, улым белән сәяхәт итеп йөрибез. Əле Казанда кунакта идек. Кәрим мәктәпкә әзерләнә, әкренләп кирәк-яракларны сатып алабыз. Яхшы укый, дип әйтә алмыйм, әмма математикадан бик башлы. Əлегә мәктәпнең ни икәнен аңлап бетерми, әмма барырга бик теләп тора.

- Үзегез өйләнмәдегезме?
- Юк, җыенмыйм да. Бүген бар игътибарым балаларыма юнәлтелгән. Бәлки, бу яшьләрендә аларга әни булырдай кеше комаучаламас та иде. Əмма: «Балаларыма әни эзлим», - дип, белдерү элеп йөри алмыйм бит. Бар да үз җае белән бара.
Кәрим көн саен әнисен сагынып искә ала. Бала чагында әнисенә бик бәйләнгән иде бит ул, алар гел бергә иде. Əти әти инде ул, ана назын мин бирә алмыйм...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Конечно детям мамы не хватает, судьба, от него никуда не денешься. Конечно держитесь. Песни мамы сына вдохновляет наверно.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кунелегезгэ авыр алмагыз - но сезгэ ойлэнергэ кирэк элбэттэ..Яшь гомер уза да китэ, улыгыз hэм кызыгызга назлы эни, узегезгэ назлы трмыш иптэше тапсагыз инде.Василэнен рухына догалар кылып, туганнарыгызны хормэт итуче хатын кыз очратырсыз дип уйлыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай кайгы гына тугел, шатлык та ,бэхеттэ бирэ,Алла боерса

        Мөһим

        loading