16+

«WorldSkills чемпионатында җиңүче Азат Тимербаев: «Район башлыгы да кул кысып күрешә»

Сарман егете Азат Тимербаев авыл хуҗалыгы техникасын күз йомып та сүтеп җыя ала. Ул – «авыл хуҗалыгы машиналарын куллану» компетенциясе буенча WorldSkills дөнья чемпионатының илкүләм ярышлары җиңүчесе. Ростов өлкәсендә 50ләп эшче яшьләр арасында нәкъ менә аның эшләрен «алтын» медальгә бәяләгәннәр.

«WorldSkills чемпионатында җиңүче Азат Тимербаев: «Район башлыгы да кул кысып күрешә»

Сарман егете Азат Тимербаев авыл хуҗалыгы техникасын күз йомып та сүтеп җыя ала. Ул – «авыл хуҗалыгы машиналарын куллану» компетенциясе буенча WorldSkills дөнья чемпионатының илкүләм ярышлары җиңүчесе. Ростов өлкәсендә 50ләп эшче яшьләр арасында нәкъ менә аның эшләрен «алтын» медальгә бәяләгәннәр.

Азат тумышы белән Сарманның Әлмәт авылыннан. Сарман авыл хуҗалыгы көллиятендә техник-механик һөнәрен үзләштерә. Киләчәктә Казан дәүләт аграр университетына укырга кермәкче.

– Кечкенәдән техник-механик буласым килде. Минемчә, авыл кешесенең һөнәре дә җир белән бәйле булырга тиеш. Шәһәргә китәргә исәбем юк, авылда төпләнәсем килә, – ди егет. 

Азат WorldSkills чемпионаты турында уку йортында ишеткән. Беренче ярышлары 2016 елдан башланган. Егет ул вакытта ук инде өметләрне аклаган булган. Республика ярышларына сайлап алу турында – I урын, Татарстан этабында III урын яулый. 2017 елда Татарстан буенча II урынга чыга, быел исә Россия буенча беренчелекне яулый. WorldSkills чемпионатында әзерлексез җиңеп булмый шул. Озак еллар баш күтәрмичә башкарылган зур хезмәт бу. Моңарчы Сарман көллиятендә андый зур җиңүләргә ирешүче булмаган. Хәзер Азат 2021 елда Кытайда узачак WorldSkills 
дөнья чемпионатына әзерләнә. 

– Ростовта мин булдыра алганча тырышып эшләдем. Биремнәр бик авыр иде. Claas Axion 820 тракторының ватык җирләрен табарга, МТЗ-92П экскаваторын көйләргә, МТЗ-1523 техникасының клапанын һәм кабыну системасын ремонтларга кирәк иде. Җиңүемне соңгы минутка кадәр белмәдем. Мине әзерләгән укытучыларыма зур рәхмәт, – ди Азат. 

Әтисе белән берлектә, Азат авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча үз эшен дә башлап җибәргән инде. «WorldSkills чемпионатында чарланган белемнәр гаилә бизнесында да ярдәмгә килә», – ди егет.

–WorldSkills чемпионаты сәләтле эшче яшьләргә үзен күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Мине, мәсәлән, районда таныйлар инде. Район башлыгы да кул кысып күрешә. Җиңеп кайт­каннан соң, Сабан туенда бүләкләделәр дә әле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә күрештек. WorldSkillsның миңа ачкан мөмкинлекләре чиксез, – ди Азат. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading