16+

WorldSkills көндәлеге: «Бу машинаны сүтеп-җыю авыр булганга, чемпионатка аның белән әзерләнәбез дә инде»

Түбән Кама, Кукмара, Балык Бистәсе районнары егетләре Равил Гыйләҗев, Дилүс Гарифуллин, Айнур Мөхәмәтшин җиңел машиналарны симәнке чирткән кебек кенә сүтеп җыябыз, диләр. Алар – төбәк “WorldSkills” эшче һөнәрләр чемпионаты катнашучылары.

Түбән Кама, Кукмара, Балык Бистәсе районнары егетләре Равил Гыйләҗев, Дилүс Гарифуллин, Айнур Мөхәмәтшин җиңел машиналарны симәнке чирткән кебек кенә сүтеп җыябыз, диләр. Алар – төбәк “WorldSkills” эшче һөнәрләр чемпионаты катнашучылары.

Республикадагы 46 студент автомеханик арасыннан иң яхшылары дип нәкъ менә аларны сайлап алганнар. Хәзер егетләр Россия этабына чыгу өчен көч сынаша. Җиңүче берәү генә булачак.

Кечкенәдән әтиләре белән машинада казынып, май исен иснәп үскән егетләр быел җиңел машиналарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлар компетенциясе буенча көч сынаша. Техника җаен китап укып кына өйрәнеп булмый шул, егетләр Алабугадагы “Форд Соллерс” заводыннан чыккан “ВАЗ”, “Форд”, “Рено” машиналарында кул шомарта. Без чит ил машинарын яхшы дисәк тә, егетләр алай ук кистереп әйтергә ашыкмады.
- Бәясенә карасак, ВАЗ кулайрак. Сыйфат ягыннан чит илнекеләр өстен. Миңа ВАЗ яки “Форд”ны сайларга кушсалар, үзебезнекен сайлар идем. Чөнки “Форд”та берәр нәрсә ватылса, аны диагностикасыз берничек тә төзәтеп булмый. Элегрәк Россиядә ремонтлау өчен иң авыр машина иде ул. Аның коробкасын кую өчен дә компьютерга тотыштырып эшләргә кирәк. Бу машинаны сүтеп-җыю авыр булганга, чемпионатка аның белән әзерләнәбез дә инде, - ди Равил Гыйләҗев.

Егетләр машинаны ремонтларга гына түгел, белгечләр махсус ясаган җитешсезлекләрне дә таба белергә тиеш. Ә иң авыры – электрика.
- Ул бирем печән өемендә энә эзләгән кебегрәк. Башны эшләтергә, схемаларны укый белергә кирәк. Бер генә чыбыкны игътибарсыз калдырсаң, инде биремне тулысынча эшли алмадың дигән сүз, - ди егетләр.

Элек биремнәрне үтәү өчен ике сәгать кенә вакыт бирелгән булган, хәзер аны өч сәгать итеп озынайтканнар. Бөтен әйберне дә тиз эшләргә өйрәнгән егетләр өч сәгать дәвамында нәрсә эшләп бетерербез инде дип борчылар.

- Машиналар артканнан арта гына. Алар арткан саен механикларга да кытлык күбәя. Республика буенча автомеханикларның уртача хезмәт хакы 27-30 мең сум, - ди тормышын шушы белгечлек белән бәйләргә җыенган Дилүс Гарифуллин.

Йөк машинарын ремонтлаган белгечләрнең хезмәт хаклары да 30 мең сумнан башлана, ди Әлмәт районының Мактама авылы егете Айнур Мингазов. Ул Татарстан нефть башкаласының политехника көллиятендә белем ала.

- Җиңел машиналардан аермалы буларак, без йөк машинасының коробкасы, двигателеннән тыш, кондиционер системасын да ремонтлыйбыз әле. Ә иң авыр өлеше – тормоз системасы. Реаль тормыш чемпионат ярышларыннан аерыла шул. Ярыш вакытында без өйрәтелгәнчә, стандартлар буенча эшлибез, ә эштә һәр техникага индивидуаль караш булдырыла, - ди егет.

Төбәк чемпионатында әнә шундый егет-кызлар 91 эшче һөнәр буенча көч сынашты. Араларында програмистлар да, чәчтарашлар, флорист, табиблар, косметологлар, зәркән эшләнмәләре, суыткычлар ясаучылар да бар. Барысы да Россия этабында, ә бәхет елмайса чит илләрдә дә үз осталыкларын күрсәтергә хыяллана. Чемпионатта катнашкан 814 кешенең һәрберсе “WorldSkills” эшче һөнәрләр чемпионатының яшь белгечләр өчен яңа үрләр яуларга ярдәм итүенә ышана.

Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Казан ярминкәсе»ндә узган чемпионатны ачты.

- Республикада чемпионатта катнашучылар саны елдан ел арта бара. Быел төбәк этабында да меңгә якын кеше көч сынаша, 35 мәйданчык эшли. Ярышлар Казанда гына түгел, Чистай, Лениногорск, Чаллы, Чистай кебек шәһәрләрдә дә уза. Бу республикада “WorldSkills” хәрәкәте ныклап аягына баса дигән сүз. Чемпионат республика икътисады өчен дә бик мөһим әйбер. Ул безгә  югары стандартлар алып килә, яхшы эшчеләр булдыра. Башкалар белән көндәшлеккә сәләтле республика продукциясен җитештерергә ярдәм итә,  - ди Альберт Кәримов.

Чемпионатта 16 яшьтән 22 яшькә кадәр егет-кызлар катнаша ала. 14-16 яшьлекләр өчен “JuniorSkills” ярышлары бар. Төбәк этабында алар да катнаша. Ярышлар “Казан ярминкәсе”, Казан төзелеш көллияте, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Халыкара сервис көллиятендә барачак. Җиңүчеләр 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак «Яшь профессионаллар» милли чемпионатында көч сынашачак. Ә 2019 елда 45 нче милли чемпионат бездә үтәчәк.  

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading