16+

«WorldSkillsта җиңү өчен, әкият карадым»

Иң яхшы ипи пешерүче егетләр Татарстанда яши икән. Моны алар «Яшь профессионаллар» WorldSkills Милли чемпионатында җиңү яулап дәлилләделәр. Владислав Павленко JuniorSkills ярыш­ларында I урын алса, Игорь Мишечкин олылар арасындагы ярышларда икенчелеккә чыга. Бүген сүзебез нәкъ менә Игорь турында булачак.

«WorldSkillsта җиңү өчен, әкият карадым»

Иң яхшы ипи пешерүче егетләр Татарстанда яши икән. Моны алар «Яшь профессионаллар» WorldSkills Милли чемпионатында җиңү яулап дәлилләделәр. Владислав Павленко JuniorSkills ярыш­ларында I урын алса, Игорь Мишечкин олылар арасындагы ярышларда икенчелеккә чыга. Бүген сүзебез нәкъ менә Игорь турында булачак.

Егетнең остазы, ипи пешерү компетенциясе буенча эксперт-компатриот Ләйлә Гайнетдинова сүзләренчә, бу җиңү бары тик Игорьның үз тырышлыгы нәтиҗәсе.
– Ул бик үҗәт һәм тырыш егет, шуңа да финалга чыкты. Бу милли чемпионатка дүрт ел киләбез инде. Кемдер, аш бүлмәсе егет урыны түгел, дияр. Ләкин аның тумыштан пешерү сәләте бар. Һөнәрен дә бик ярата, – ди Ләйлә Гайнетдинова.

Игорь Казан кооперация институтының II курсында белем ала. Моңа карамастан, ул әле затлы бер ресторанда пешерүче булып эшләргә дә өлгерә. WorldSkills чемпионаты аңа эшкә урнашырга ярдәм иткән. Остазы сүзләренчә, егетне эш урынында да мактап туя алмыйлар.
– Камыр эше җиңел түгел. Беренчедән, монда физик көч һәм чыдамлык кирәк. Камыр начар кәефле кешене яратмый, шуңа да эшкә бары тик яхшы кәеф белән тотынырга кирәк. Бу очракта камыр ризыгы тәмле булачак һәм күпереп торачак. Җиңү өчен бик тырышып эшләргә туры килә. Ничек күбрәк эшлисең, шулай яхшырак. Минем өчен иң кызык, шул ук вакытта иң авыр модуль — камыр ризыгыннан ашап була торган берәр сын ясау. Камырдан ни дә булса әвәләү өчен күзаллау яхшы булырга тиеш. Кызыклы идеяләр эзләү өчен, мин әкиятләр карыйм. Аларны караганнан соң, ипи эшенә бик кызык­лы идеяләр алып була, – ди Игорь үзе.

Ярышка әзерләнгән ва­кытта төрледән-төрле ипи пешереп караган алар. Тренировкалары иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр узган. Кайбер биремнәрне алдан белеп куйганнар, кайберләрен ярыш башланганчы сер итеп саклаганнар. Яңа елдан соң биремнәрне тулысынча үзгәрткәннәр, шуңа да егетләргә ипи пешерү эшен тулысынча яңа форматлар буенча өйрәнергә туры килгән.
– Чемпионатта катнашырга теләк белдергән балалар безгә камыр белән дә эшли белмичә киләләр. Хезмәтенең җимешләрен күргәч, күңелләре үсеп китә. Ләззәтләнеп эшли башлыйлар, – ди Ләйлә Гайнетдинова.

WorldSkills флагы Татарстан буйлап сәяхәтен дәвам итә. Кичә, 6 июнь көнне, ул Минзәлә шәһәренә килеп җитте. Байракны Муса Җәлил исемендәге паркта каршы алдылар. Минзәлә уку йортлары эшче һөнәрләргә багышланган күргәзмә әзерләгән иде.

Бу көннәрдә Казанда WorldSkills Дөнья чемпионатына волонтерлар җыю тәмамланды. Барлыгы 15 мең гариза килгән. Ярышларны оештыру эшендә катнашасы килүчеләр саны кирәкле күләмнән дүрт тапкыр артып киткән. Алдан, WorldSkills чемпионатына 3,5 мең волонтер гына кирәк, дип хәбәр ителгән иде.

– Дөнья чемпионатының төп ярышлары вакытында Татарстан Республикасы Милли музее да махсус программа әзерләгән. Алар 16-29 август көннәрендә билгеле бер һөнәргә багышланган тематик чаралар оештырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading