16+

Харис Хөснетдинов: “Табутны ачып карадым, энемнең йөзен танымадым”

19 июня 2025, 16:56
12373
0
14
Уку өчен 3 минут

Артист тормышында кыска вакыт эчендә төрле хәлләр: энесе белән бәхилләшү, каен җиләкле болын, исем кушу сәфәре.

Харис Хөснетдинов: “Табутны ачып карадым, энемнең йөзен танымадым”

Артист тормышында кыска вакыт эчендә төрле хәлләр: энесе белән бәхилләшү, каен җиләкле болын, исем кушу сәфәре.

Каен җиләгенең бер литры – 15 мең сум! Әнә шулай сатулашырга мәҗбүр бүген ул. Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдиновның телефоны тынып тормый соңгы көннәрдә. Әле кайгы уртаклашып шалтыраталар, әле җиләк сорап аптыраталар икән.

– Ләйлә белән ел саен каен җиләген күп җыябыз бит. Әй, сорап та карыйлар, сат әле дип, җанга төшәләр. Бер литрын бер мең сумнан авыз да ачмыйча алабыз, диләр. Саткан, ди ул бәягә! Мәйтәп, бер литрын ун мең сумга да ризалашмыйм, әле унбиш мең сум дисәгез уйлап карарга була, димен. Быел 22 литр каен җиләге җыйдык. Сатарлыкмыни? Ишәйдек бит. Оныгыбыз туды – Әбүбәкир! Яңа гына Петербургка барып, исем кушып кайттым, үзем дә намазда мин, аннары оныгыма азан әйтеп исем кушу – нәселе башында торган бабайсы эше бит, борынгыдан килгән гадәт, – ди Харис.

 

Моннан ел ярым элек Харис Хөснетдинов намазга баскан. Әлегә хатыны Ләйлә ханым уйлана диде, әмма догаларны күңелдән шактый өйрәнде, ди гаилә башлыгы. Ерак юлга сәфәр кылганнар, Арыслан исемле улын Ләйсән исемле кызга өйләндереп, туй иткәннәрен язган идек. Бәхетләрен түгәрәкләп уллары туган!

– Арслан Мәскәүдә эшли иде, төзелеш оешмасында инженер ул. Петербург шәһәреннән 150 чакрым ераклыктагы Приозерский шәһәрендә төпләнделәр. Үзләре оныгыма Бакир дип  исем яздырып чыкканнар иде. Анда мәчет тә, мулла да юк, бала исемсез ятмасын дип Ләйлә белән җыендык та онык янына очтык. Мин инде, дини дусларым киңәш иткәнчә, хәерлерәк була дип Әбү иҗеген дә кушып Әбүбәкир иттем. Ике айлык булды инде менә, без барганда бер генә атналык иде. Көндәлек видеодан сөйләшәбез, үсә инде, экран аша безгә томырылып карап тора! Әллә таный инде безне, мәйтәм, Ләйләгә, – ди Харис әфәнде.

 

Ләкин зур шатлыктан соң күтәрәлмәслек хәсрәте дә озак көттермәгән. Харисның махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итүче бертуган энесе 46 яшьлек Хәбир Хөснетдинов алгы сызыкта батырларча һәлак булган.

– Ачы хәсрәт килде шул. Нишлисең инде, язганы. Безнең әни 87 яшендә, аның өчен борчылдык, йөрәге генә күтәрә алса иде дидек. Табут кайткач, үзем ачып карадым, энекәшнең йөзен танымадым... Калганын үзегез аңлагыз инде. Илнең тынычлыгы, иминлеге өчен җанын фида кылды ул. Быел әнигә хаҗга барырга путевка бирәсе иделәр, ерак юлга түзмәс йөрәгем, дип бүләктән баш тартты. Исән булсак, икенче елга әни белән хаҗ сәфәренә кузгалырга исәп бар барын, Аллаһы ничек язгандыр, – ди артист.

 

Гомер санаулы мәл. Ахыры кемгә дә билгесез. Менә шуның өчен дә балалары белән бер казанда кайныйсы килә Харисның. Еракта яшәүче улына да Казанга кайтырга кушкан.

– Арысланны җибәрмиләр, тагын бер генә айга кал дип ризалаштырганнар. Бер айдан соң тагын бер ай диярләрме, белмим, әмма исән-сау булыйк. Исәнлек тә, саулык та зур байлык бит, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading