16+

Яңа ел бәйрәмнәре – ашказаны өчен сынау (Яңа елда дөрес туклану өчен 5 киңәш)

Яңа елны ничек каршыласаң, елың да шулай узар, диләрме әле? Бу халык арасында таралган ышану гына булса да, Яңа елны бар шартын китереп, мул табын артында каршы алырга тырышабыз.

Яңа ел бәйрәмнәре – ашказаны өчен сынау (Яңа елда дөрес туклану өчен 5 киңәш)

Яңа елны ничек каршыласаң, елың да шулай узар, диләрме әле? Бу халык арасында таралган ышану гына булса да, Яңа елны бар шартын китереп, мул табын артында каршы алырга тырышабыз.

Яңа ел төне, аннан соң да озакка сузылган яллар – ашказаны өчен зур сынау. Кызганыч, бәйрәмнәрдән соң ашказаны, йөрәк-кан тамыры авырулары белән, агуланып хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Бәйрәм арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар да күбәя.
Туктый алмый эчү беренче чиратта кешенең буш вакыты күп булу белән бәйле, дип саный белгечләр. Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әйтүенчә, совет заманында Яңа ел бәйрәмнәрендә кеше бер-ике көн бәйрәм иткән дә, аннары эшкә чыккан. Хәзер генә ул «Яңа ел каникуллары» унышар көнгә сузыла. Актив ял итәргә өйрәнмәгән кешеләр өчен бу – чынлап та, зур сынау, алар күп вакытларын табын янында уздыра. Гел ашый, спиртлы эчемлекләрне еш куллана.
Статистика буенча, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә көн саен аракыдан зыян күргән 20-25 кеше мөрәҗәгать итсә, бәйрәм вакытында агуланучылар саны көненә 50-55 кешегә җитә икән. «Аеруча 1 гыйнвар, 10 гыйнварда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арта», – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина. Ни хикмәт, кыйммәтле, сыйфатлы аракы белән дә агуланырга мөмкин. Бу – кешенең никадәр күләмдә спиртлы эчемлек куллануына бәйле, шулай ук организмнан да тора.
Аракы йөрәккә дә начар тәэсир итә. Спиртлы эчемлектән кан басымы күтәрелә, инсульт кичерүчеләрнең 40 проценты – спиртлы эчемлекләр кулланучы кешеләр. «Берничә көн рәттән аракы эчкән кешеләрдә психоз барлыкка килергә мөмкин. Мондый вакытта кеше үзен белештерми, нишләгәнен белми, баш төзәтү өчен кабат аракыга үрелә. Системалы рәвештә эчү – монысы инде алкоголизмга керә», – ди Степан Криницкий.

Үсмерләрнең күбесе Яңа елны әти-әнисез, үзләре генә җыелып каршыларга тели. Монда белгечләр балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында күбрәк сөйләргә киңәш итә. Тагын бер мөһим нәрсә: 16 яшькәчә спиртлы эчемлек кулланган үсмерләрнең әти-әниләренә карата административ җаваплылык каралган – 1500-2000 сумга кадәр штраф яный.

Яңа елда дөрес туклану өчен 5 киңәш

1. Диета тота торган кешеләр яңа ел төнендә бу хакта онытмасыннар иде, тыелган ризыкларны ашамаска кирәк.

2. Яңа ел алдыннан йокыны яхшылап туйдырырга кирәк.

3. Ашар өчен сәгать телләренең 12не сукканын көтәргә кирәк түгел. Төн җиткәнне көтеп ашау организм өчен файдалы түгел.

4. Яңа ел табынына ысланган ризыкларны куймаска тырышыгыз.

5. Майонездан мөмкин кадәр ераграк торыгыз, аны үсемлек мае, башка зыянсыз соус белән алыштырырга була. Газлы су урынына морс, чәй, су файдалы.


Зөлфия Ким, Татарстанның баш кардиологы:

– Без балалар белән бер өстәлдә утыргач, табынга аракы куймыйбыз. Аннары Яңа ел бәйрәмнәре вакытында гел эшләргә туры килә. 24 сәгать тонуста булабыз. Минем гел шулай, бер бокал шампан шәрабе эчсәм, гел эшкә чакыртып алалар.

Степан Криницкий, Республика наркология диспансерының балалар нар­кология­се буенча баш табиб урынбасары:

 – Элек алкогольне өстәлгә куя идек. Бер бокал шампан шәрабеннән зыян булмас та иде анысы, әмма соңгы елларда принципиаль төстә спиртлы эчемлекләрдән баш тарттык. Аннары гаиләмдә дини яктан да хәмер кулланмаучылар бар.

 

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading