16+

Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә (мәзәкләр)

Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми! 

Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә (мәзәкләр)

Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми! 

1 гыйнварның иң киң таралган сораулары: “Мин кем?”, “Мин кайда?”, “Сез кемнәр?” һәм “Кайсыгыз җыештыра?”
* * *
30 декабрь. Азык-төлек кибетендә. Сатучы:
– Сездән 3600 сум.
– Мин бит әле берни алмадым.
– Майонез, колбаса, яшел борчак, бәрәңге, сельдь балыгы, чөгендер, кишер, шпрот, шампан шәрабе, аракы, ипи. Дөресме?
– Әйе.
– Сездән 3600.
* * *
Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә.
* * *
– Ике Яңа ел алды яңалыгым бар: начар һәм яхшы.
– Яхшысыннан башла.
– 2020 ел төгәлләнде.
– Ә начары?
– 2021 башлана.
* * *
Бензинга акцизлар күтәрелде, НДСны да күтәрделәр, пенсиягә чыгу яше дә артты... Күрдегезме, ил ничек күтәрелә!
* * *
Хатын белән ипигә дип юл буендагы кибеткә тукталган идек. Менә хәзер машина багажнигын ябып булмый.
* * * 
Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми! 
* * *
– Сез ник табиб булырга уйладыгыз?
– Башка чарам калмады, медицина университетын тәмамладым бит.
* * *
Элек хатын-кызларга күкрәк бала имезү өчен кирәк булса, хәзер инстаграмда лайк җыю өчен.
* * *
– Синең белән генә буласым килә!
– Шәп бит!
– Ә калганнарны кая куярга?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading