16+

Яңа ел каникулларына - Кукмарага!

Чит-ят җиргә барганчы, үзебезнең Татарстанда да рәхәтләнеп ял итеп була, җәмәгать. Бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә. Киез итек, сыйфатлы савыт-саба, тәмле бал һәм лимонадка бай булган таулы-таулы Кукмара турында сүзем.

Яңа ел каникулларына - Кукмарага!

Чит-ят җиргә барганчы, үзебезнең Татарстанда да рәхәтләнеп ял итеп була, җәмәгать. Бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә. Киез итек, сыйфатлы савыт-саба, тәмле бал һәм лимонадка бай булган таулы-таулы Кукмара турында сүзем.

Татарстанның төньягында урнашкан Кукмара шәһәре барыгызны да Яңа ел каникулларына чакыра. Бирегә 3-10 гыйнвар көннәрендә «Мең дә бер ләззәт» программасы кысаларында барырга мөмкин. 

Туган төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Эльвира Хәсәнова без – журналистлар өчен Кукмара шәһәре буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. “Экскурсияне һәркемнең яшенә һәм кызыксынуларына бәйле рәвештә оештырабыз. Әйтик, кемнедер тарих, икенче берәүне кибетләр кызыксындыра. Шуларны исәпкә алып, төрле маршрутлар төзелә”, - ди Эльвира.

Кукмарага килсәгез, ылыслы урманда урнашкан “Бакыр тавы” чаңгы шуу комплексын күрми китмәгез. Мондагы саф һава, табигатьнең гүзәллеге – әйтерсең, әкияттә кунакта! Биредә арендага спорт инвентарьләре алып чаңгы шуу, кафега кереп кайнар чәй эчеп туклану һәм хәтта кунып калу мөмкинлеге дә бар. “Бакыр тавы”нда дүрт чаңгы трассасы ясалган. Ә сноубордта шуучыларны сикерү фигуралары көтә.

Кукмараның киез итек – киез комбинатын белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Данлыклы Кукмара итекләрен алу өчен республика районнарыннан гына түгел, Киров, Ижевск һәм башка төбәкләрләрдән махсус киләләр. Кукмарага кунакка кайтучылар да итексез китми моннан. Интернет кибет тә уңышлы эшләп килә. Шушы көннәрдә Кукмара итекләре Италиягә киткән.  

“Кибетебездә спорт аяк киеменнән алып, өйдә йори торган аяк киеменә кадәр бар. Урын җирләре, өс киемнәре дә тәкъдим ителгән. Итекләрнең бәясе 390 сумнан башлана. Бездә һәркемнең кесәсенә туры килердәй бәяләр. Эксклюзив аяк киемнәре дә бар, аларның бәясе 7 мең сумнан башлана”, - ди киез итек – киез комбинатының үз кибете хезмәткәре Гөлнара Нурмөхәммәтова.

Һәр тугызынчы кукмаралы биредәге металл савыт-саба заводында эшли. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы - 42 мең сум. Бу хакта “Кукмара металл савыт-саба заводы” ААҖнең маркетинг һәм реклама бүлеге менеджеры Дамир Салихов белдерде.

“Илдәге пандемия завод эшчәнлегенә йогынты ясар, җитештерү күләме аска тәгәрәр, дип уйлаучылар күп булды. Әмма завод, шөкер, быелга планлаштырган күләмне ярты елда үтәде. Бүгенге көндә 3 млрд 300 млн. сумлык продукция җитештерелде. Кукмара савыт-сабалары Россиянең 85 субъектына, шул исәптән Кырымга озатыла. Чит илләргә килгәндә, безнең савыт-сабаны 16 ил куллана. Алар арасында – АКШ, Канада, Кытай, Израиль, Германия, Венгрия һәм башкалар бар”, - диде Дамир Салихов. 

Кукмарага ял итәргә килүчеләр кунакханәгә урнашырга мөмкин. Бәяләре бүлмәләрнең уңайлыкларына карап төрлечә: тәүлегенә 1500 сумнан 3500 сумга кадәр. 

Сүз уңаеннан, 5 гыйнварда Кукмара шәһәрендә “Кукмара итекләре” (#ITEKFEST) фестиваль-ярминкәсе узачак. 

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading