16+

Яңа пешкән ипи белән чәй эчәргә килегез

Әйдә булмаса, күәстә изеп, дәү мичтә каен утыны ягып, бер ипи пешерик әле. Чүпрәсе, дисезме? Һе, анысы бар икән шул әле. Ярар, бер дә булмаса нәнәгә менеп төшәсе булыр инде. Берәр изәрлек биреп торыр әле. Чүпрәне аны үземнең бабай да алып кайткалый инде анысы.

Яңа пешкән ипи белән чәй эчәргә килегез

Әйдә булмаса, күәстә изеп, дәү мичтә каен утыны ягып, бер ипи пешерик әле. Чүпрәсе, дисезме? Һе, анысы бар икән шул әле. Ярар, бер дә булмаса нәнәгә менеп төшәсе булыр инде. Берәр изәрлек биреп торыр әле. Чүпрәне аны үземнең бабай да алып кайткалый инде анысы.

Булганда, үзем дә нәнәдән жәлләп тормыйм. Булды, чүпрәсе булды нәнәнең. Шул дефицит чүпрәне каян алган, дисезме? Килосы 54 тиенлек шул Буа чүпрәсен? Аны инде, каяндыр алып кайтып, бер килосын ун кисәккә бүлеп, урамда да сатып йөриләр, бер кисәген – бер сумнан.

Менә бит, килосы 54 тиенлек чүпрәдән, җаен белсәң, берьюлы 10 сум эшләп була икән. Җаен белгәнче, аның чүпрәсен табарга кирәк бит әле башта. Ну безнең нәнә алай кыйбатка алмаса да, чүпрәсез тормый үзе.

Каян ала, дисезме? Анысы сер, дәүләт сере... Ну менә балалы өйдә бур ятмас дигән сүз бар бит, име.

Ярар, бу чүпрә кыйссасын баштан ук сөйлим инде, аннары ипи изәрбез, күәсне кертеп куйдым инде, җылына торсын.

Серне ялгыш кына чишеп ташлаучы Алмаз инде, үземнең малай. Атасы колхоз автобусында эшли, Алмаз автобуска пропискага кергән паспорт-пассажир, тик менә нәчәлство белән көне буена анда-монда китәсе булса, «паспорт» өйдә кала. Апасы – укуда, мин эштә булсам, малайның ул көнне маршруты югары оч тарафында, нәнә янында. Ну анда торырга бер дә яратмый инде ул, бабасы ат җигеп кайтса, малайның ул көнне транспорты – ат арбасы. Әй, ярата иде инде бабай янында атка утырып йөрүне. Үскәч, мин ат йөртүче булам, дия иде.

Әттә мәктәптә эшли, ике-өч көнгә бер мәктәп ашханәсенә Тәмәй пекарнясыннан ипи алып кайта. 

Берәрсе әйттеме, үзе уйлап чыгардымы, Алмаз Тәмәйне кечкенә Казан дип атый иде. Менә шул кечкенә Казанда ат арбасына ипи төягәннән соң, әттә ераклардан сүз башлый: «Ни бит әле, Мәүҗидә, бу Тәмәй ипие ашказаныма бер дә килешми, әчерәк». 

Мәүҗидә апа: «Нигә, син бит Әминә пешергән ипине генә ашыйм дисең, пешермимени Әминәң?» «Әминә бик пешерер иде дә... чүпрәсе бетеп китте бит әле менә». Мәүҗидә апа рәхәтләнеп бер көлә дә: «Ярар, Хаҗипның ашказанын бозып булмас, тик зинһар кешегә әйтмәгез, яме», – дип, әттәне сөендереп, нәнәне куандырып, чүпрә биреп җибәрә. 

Хәзер серне чишсәң дә ярыйдыр, нәнә дә, әттә дә, Мәүҗидә апа да юк инде. Анда аларга чүпрә кирәк түгелдер. Ә нәнә ул чүпрәне әйбәтләп уып-киптереп, бөрмәле чүпрәк янчыкта гына саклый иде. Менә шул. Тик менә бер тапкыр нәнә ипи изәргә әзерләнеп йөргәндә, күрше Мөнәвәрбикә килеп керә. «Әминә, малай, чүпрә каян төшердең?» Ә нәнә: «Мөнәвәр, сорама, әйтмим, тапкан җирдән». Менә Алмаз аптырый, әбисе чүпрәне каян алганны да белми икән, бабасы әйтмәгәндер инде, күрәсең, һәм әбисенә «ярдәмгә» килә: «Мөнәвәрбикә, без аны бабай белән кечкенә Казаннан алып кайттык».

Менә шул буладыр инде, балалы өйдә бур ятмас. Борынгылар белми сөйләми шул.

Ярар, чүпрә булды, ипине әче су белән изсәң тәмле, әчкелтем була, тозын, чүпрәсен, яртылаш җылы су, яртылаш әче су салып изеп куйдык инде, Аллага тапшырып, кичтән. Төн буена әчесен инде, күәсне зур ашъяулык белән төреп тә куйдык. Мич башында артык эссе дә түгел, салкын да түгел, әйбәт кенә. Тәмәй Сара әйтмешли, нәкъ кына. 

Изгәндә беренче сорт он белән издек. Иртәнгә күәсне тутырып кабарып менгән, рәхмәт төшкере, чүпрәсе дә әйбәт, үзебез дә ниргәсенә җиткереп изеп-төреп куйдык шул инде. Бит-күзне юып, бисмилланы әйтеп. И Раббым, хәерле ризык булсын, тынычлык белән ашарга насыйп булсын дип тели-тели, ипи басабыз. Басканда икенче сорт он белән басабыз, бәрәкәтле дә була, тиз дә искерми. Без мал карап кергәнче, күәстә камыр кабарып менгән була, майлаган табаларга әвәләп салып, кичтән каен утыны тутырып куйган мичеңә ут үрләтеп җибәрәсең. Менә иң җаваплы мизгел: табада камыр кабарып тулды, мичтә күмер ялкынланып тора, мич көймәләре агарып беткән, булган бу, нәкъ вакыты гына. Күмерне плитәгә тартып, ипиләрне мичкә озаттык.

Дуслар, тәмле ипи исе сезнең якларга кадәр килеп җиттеме? Әйдә, исен генә иснәп тормагыз, чәй эчәргә килегез, яңа пешкән ипи белән.

 

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading