Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр комитетында акыл ягыннан зәгыйфь булган гражданнарга ярдәм хакында сөйләшү булды.
Авыруны сорап алмыйлар. Бигрәк тә чир балада тумыштан булса, әти-әни өчен физик яктан да, мораль яктан да авыр. Матди ягын әйтәсе дә юк.
Кызганыч, әмма безнең җәмгыять физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә үзләренә тиң кеше итеп карарга өйрәнмәде әле. Моның өчен бик озак вакыт таләп ителер. Хәтта гуманлылык буенча үрнәк булган Европа илләре дә әле моңа килеп җитмәде. Дөрес, кайбер дәүләтләр барыбер алга китеш бар.
“Алар начар йогынты ясый”
Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр комитетында акыл ягыннан зәгыйфь булган гражданнарга ярдәм хакында сөйләшү булды.
Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәктә психик яктан тайпылышлары булган 40 меңләп кеше яши. 5,5 мең балада психик авырулар, нерв системасында тайпылышлар ачыкланган.
Республикада 296 мең инвалид исәпләнә. Шул исәптән, 16 мең бала физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр рәтендә. Аларның 32 проценты психик авырулардан һәм нерв системасында үзгәрешләрдән интегә.
- Балалар тормышка, җәмгыятьтә яшәргә җайлашсын өчен аларга ярдәм итү кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында менталь үзгәрешләре булган кешеләргә 8 учреждение хезмәт күрсәтә. Аларның 6 сы өлкәннәр өчен булса, 2 се балаларныкы. Бу интернатларда 2480 кеше тәрбияләнә, 98 проценты эшчәнлек алып бара алмый торган гражданнар, - дип статистика белән таныштырды урынбасар.
Билгеле инде, ул кешеләр 24 сәгать дәвамында тәрбиягә мохтаҗ. Дөрес, өстә әйтелгән авыруларның 100 гә якыны үзен-үзе карарга, тормыш алып барырга сәләтле. Әмма опекун контроле астында. Шуны истә тотып, Юлия Абдреева интернаттан чыгарыла торган балаларны аерым фатирларда тотып, мөстәкыйль тормышка өйрәтү, аларны социальләштерү өчен программа булдыру кирәк, дип саный.
Дөрес, эксперименталь рәвештә, балаларга мондый ярдәм күрсәтү 2016 елда ук башланган. Аның нигезендә, балалар йортларында тәрбияләнә торган ятимнәргә “тормыш дәресләре” өйрәтелгән. Балаларның көчле якларын ачыклап, аларны социаль яктан җайлашу буенча эшләр башкарылган. Беренче эш итеп, балаларны гомумбелем бирү мәктәпләренә йөртә башлаганнар. Тик... Язма башында җәмгыять андыйларга әзер түгел әле дигән идем бит. Шул мәктәпләрдә укучы балаларның әти-әниләре: “Алар безнең балаларга начар йогынты ясый”, - дип каршы чыккан. Синең балаң, оныкларың, оныкларыңның балалары шундый булып тумас дип кем гарантия бирә ала?! Каты бәгырьле булу, ярдәм итүгә караганда, җиңелрәк шул...
Опекуннар кирәк
Кайбер тәрбияләнүчеләрнең уңышларына сөенми мөмкин түгел. Интернатта аларны тулысынча мөстәкыйль булырга өйрәтәләр. Яшел Үзән психик-неврология интернатында, Югары Атар балалар йортында фатирлардагы кебек шартлар булган бүлмәләр булдырылган.
Моннан тыш, Яшел Үзәндә менталь тайпылышлары булган затлар өчен тернәкләнү үзәге эшли башлаган. Анда килүчеләр 3 ай дәвамында белгечләр белән эшләп, хәлләрен яхшырта, мөстәкыйль рәвештә яшәргә өйрәнә. Шул исәптән, акча тотарга, кирәк-ярак сатып алырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, җәмәгать транспортында йөрергә дә. 2020 елның сентябрендә ачылган бу бүлектә 89 кеше тернәкләнү узарга өлгергән. Хәзерге вакытта чиратта 80 кеше тора.
- Без торак комплексларда, фатирларда кешеләрне тәрбияләргә әзер. Әмма кайбер проблемалар белән очрашабыз. Беренчедән, аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе тора. Безнең балалар учреждениеләрендә тәрбияләнә торган ятимнәр торак алырга хокуклы. Тик эшчәнлеге чикле булган затларга торак законлы вәкилләре алар белән бергә яшәгән очракта гына бирелә. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, - ди Юлия Абдреева.
Хәзерге вакытта 2016 елда торакка чиратка баскан ятимнәр генә фатир ала башлаган. Чиратның бу кадәр “тиз” баруын исәпкә алсак, быел интернаттан тәрбияләнеп чыккан балалар тагын 5 елдан соң гына фатирлы булачак әле.
Мондый авырулары булган балалар (18 яшьтән соң алар инде өлкәннәр исемлегенә керә) интернаттан чыккач алар белән торырга, аларны контрольдә тотарга, тәрбияләргә атлыгып торганнар да юк. Бу эш закон дәрәҗәсендә дә җайга салынмаган. Көнбатышта мондый практика кулланыла. Франциядә, мисалга, профессиональ опекуннар (тәрбияче-сиделкалар) бар. Моның ни дәрәҗәдәге авыр хезмәт икәнен һәм нинди зур җаваплылык булуын әйтеп торасы түгелдер. Шуңа да андый хезмәт матди яктан да югары бәяләнергә тиешлеге аңлашыла.
Россиядә дә әлеге юнәлештә алга китеш бар. Псковта, мисал өчен, фатирлар хөкүмәт тарафыннан бирелә. Ә туклану, фатирны яхшы хәлдә тоту, опекунга акча түләү иҗтимагый оешмаларга йөкләнелгән.
- Без ничә ел инде иҗтимагый оешмаларга өметләнеп, хуҗасыз этләр проблемасын чишә алмыйбыз. Кешеләр белән хуҗасыз этләрне чагыштыру матур түгел, әлбәттә. Бу тупикка китермәсме?, - дип борчуын белдерде парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Комитет җитәкчесе Светлана Захарова исә киләчәктә опекуннар институты иртәме-соңмы барыбер булдырылачак, дип саный. “Бу башка һөнәрләр кебек үк, хезмәт булачак”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар