16+

Яңгыр афәте дәвам итә: Иске Кыязлыда 6-7 өй түбәсез калган

Кисәк кенә килгән яңгыр берничә минут эчендә авылдагы йортларның өй түбәләрен алып аткан.

Яңгыр афәте дәвам итә: Иске Кыязлыда 6-7 өй түбәсез калган

Кисәк кенә килгән яңгыр берничә минут эчендә авылдагы йортларның өй түбәләрен алып аткан.

“Бу хәл бүген иртән, сәгать бишенче яртыларда булды. Сыерлар саварга чыккан идек инде. Бик матур гына яңгыр килә иде. Кинәт кенә җил бөтерелеп алды. Җиле көчле булды. Авыл башындагы йортларга зыян килгән, 6-7 йортның түбәсен алып аткан. Кайбер сарай башларындагы шиферларны буе белән алган”, - диде авыл җирлеге советында эшли торган Гөлия Гиматова.

Авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин хәзерге вакытта авыл буйлап, кемнәргә зыян килгәнне барлап йөри икән. Шуңа да гарасат эз калдырган ихаталар саны тагын да үсәргә мөмкин әле.

“Яңгыр бездә ике атналап яумаган иде. Гает көнне бераз явып китте. Мондый җилле булмады. Боз яумагач, бәхеткә, бүгенге яңгырдан соң бакчаларга зыян килмәде”, - диде Гөлия Гиматова.

Иске Кыязлы авыл җирлегенә өч авыл карый. Мондый хәл Кыязлының үзендә генә булган. Сүз уңаеннан, моннан 2 ел чамасы элек шул ук авылда яңгыр вакытында көчле җил бер өйнең түбәсен бөтенләй үк каерып атканлыгын искә алды әңгәмәдәшебез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading