16+

Яхшылык та, яманлык та эзсез югалмый

Заманында Мөхәммәт Мәһдиевләр, Илһам Шакировлар өлешенә төшкән авыр, ачы язмыш безнең нәнәләр гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Бер нахак сүз белән 1937 елның кара төнендә Мотыйгулла бабаемны алып киткәннәр. Кара җаннар тантана иткән замана булган бит ул.

Яхшылык та, яманлык та эзсез югалмый

Заманында Мөхәммәт Мәһдиевләр, Илһам Шакировлар өлешенә төшкән авыр, ачы язмыш безнең нәнәләр гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Бер нахак сүз белән 1937 елның кара төнендә Мотыйгулла бабаемны алып киткәннәр. Кара җаннар тантана иткән замана булган бит ул.

Шушы кеше Совет властен сүкте, колхозларга тел-теш тидерде дип берәү барып әйтсә, әйткәнеңне-әйтмәгәнеңне тикшереп тормаганнар, алганнар да киткәннәр һәм шунда ук хөкем иткәннәр. Кемгә – 10 ел, кемгә – 25, кемдер – гомерлеккә. Күпме башлар Себер киткән, әйләнеп кайтмаган. Минем бабай да шул китүдән кайтмаган. 1942 елны СССРдагы иң яман Печора лагеренда ятып калган. Алар кайтмаган, ә монда калганнар «халык дошманы» баласы, «халык дошманы» хатыны исемен күтәреп, кагылып-сугылып, кимсетелеп яшәргә мәҗбүр булган.

Бик тырыш кеше булган бабай. Урта хәлле крестьян. Заманына күрә шактый иркен дүрт почмаклы өй, ул өй әле без үскәндә дә бар иде. Бер чабышкы аты, итек өе булган. Кышкы сезонда ике-өч кеше итек баскан, бабай шул итекләрне Малмыж шәһәренә алып бара торган булган. Бик юмарт, эшләгән кешенең кадерен белүче булган шул бабай. «Мотыйгулла итек басучыларына 400 грамм ит ашата!» – дип сөйләшкәннәр. Ул заманда 400 грамм ит! Халыкның күпчелеге май сыздырган кысыр аш ашаганда! Ә Сабан туйларында алдан килгән чабышкысын ничек яраткан ул, хәлемнән килсә, мин сиңа кызыл билле прәннек кенә ашатыр идем, дип, Каюм абый тугач, ат өстенә утыртырга үз улым булды, дип куанган. Ә кемгәдер ошамаган, күрәсең, ул заманда кешене юлдан шулай җайлы гына алып атканнар инде.

Кешесен дә әзрәк чамалаганнар, тик күзең белән күрмәгәч, кулың белән тотмагач, ни эшләп була. Тик ул бәндәнең, кыямәт көнендә җавап тотып, бабай каршына киләсе булыр әле. Бабайның 80 яшьлек әнисенә, биш бала белән тол калган Гайникамал әбиемә, әтисез кагылып-сугылып үскән биш баласы каршысына да. Бабай киткәндә, төпчеге Асия апа бер яшьлек булып калган. Бабай киткән дә югалган. Еллар үткәч, акланган исемең генә әйләнеп кайтты, бабай.

Ә монда калган җиде бәхетсез җан өчен җирдәге мәхшәр башланган. Көн дә килеп: «Халык дошманы» гаиләсе мондый өйдә яшәргә тиеш түгел, өегездән чыгарабыз», – дип янап чыгып киткәннәр. Менә шунда инде 80 яшьлек Газзә әбиебез, таякка таянып, бакча артлап кына кече кызы Фатыйманың ире Мөхәммәтситдыйк киявенә киңәшкә киткән. Бик укымышлы, бик гадел кеше булган Ситдыйк җизни. Үзем дә беләм шундый кеше икәнен. Әле мин белгәндә, 1970 елны үлде ул. Ибраһим улы Мөхәммәтситдыйк дип һәрвакыт догама кушам.

Ситдыйк җизни әбине тынычландырып кайтарып җибәргән дә, үзенең, балаларының тормышын куркыныч астына куеп дигәндәй, Сталинга хат язган. Почта ящигына салып җибәреп кенә Сталинга хат барган дип уйлый күрмәгез тагын. Алай гына барса, бөтен кыерсытылган җаннар хат язар иде лә ул. Юк, алай бармаган хатлар.

Хатларны Мәскәү ягына баручы поезд проводниклары аша юллаганнар дип ишеткәнем булды. Бәлки бераз «кул җиле» дип күчтәнәч тә биргәннәрдер инде. Ә хатларның алга таба язмышы – проводник кулында, проводник намусында. Почта тартмасына саламы ул аны, әллә юлда ташлап калдырамы? Бөтен хатлар да Сталинга барып җитмәгән шул. Ә менә Ситдыйк җизнинең хаты Сталинга барып ирешкән, Алланың рәхмәте белән. Газзә әбинең төннәр буе кылган догалары кабул булгандыр инде.

...Шытыр-шытыр, шытыр-шытыр... Авылны шомга салып, кадак суыралар, өй түбәсен сүтәләр. Мотыйгулла бабамның үз куллары белән корган җылы оясын. Менә шунда, иң соңгы мизгелдә, авылга хәбәр килә. Ничек килгән ул хәбәр, почтаданмы, телефонограмма беләнме, шуны нәнәдән сорап калынмаган бит. Ярар, ничек булса да килеп җитә ул хәерле хәбәр.

«Ата өчен бала җавап бирми». Шушы дүрт сүз өйнең һәм шул өйдәге җиде җанның язмышын хәл итә. Аннан соң да кимсетүләр чиксез-чамасыз була әле Мотыйгулла бабамның арка терәксез калган гаиләсенә.

Тик менә Сталиннан килгән хат булгач, өйләренә тияргә беркем дә батырчылык итә алмый инде.

Яхшылык та, яманлык та эзсез югалмый ул. Нәнә гомер буе Ситдыйк җизнине ихтирам, хөрмәт белән искә алды. Яткан урының йомшакта, җаннарың-тәннәрең рәхәттә-рәхмәттә, ә ахыргы урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, Ибраһим улы Мөхәммәтситдыйк җизни. Синең нигезең догалы, нигезеңдә читтән кайткан, догалы, намаз-ниязлы Наҗия апалар яшәп ята җәмәгате белән.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading