16+

Яктыны күрер өчен шәүлә кирәк

Татарстанның Халыклар йортында танылган рәссам Раушания Бәдретдинованың «Җан ачкычы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара «Сөембикә» журналының 105 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Яктыны күрер өчен шәүлә кирәк

Татарстанның Халыклар йортында танылган рәссам Раушания Бәдретдинованың «Җан ачкычы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара «Сөембикә» журналының 105 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: диварның бер ягында кешенең караңгы якларын чагылдырган эшләр булса (тәкәбберлек, хөсетлек, комсызлык, ачу, комсызлык...), икенчесендә матур холык-фигыльне (шатлык, рәхмәтлелек, акыл, гармония, мәхәббәт...) сурәтләгән картиналар урын алган.
– Бу сыйфатлар барлык кешедә дә бар. Аларны кабул гына итәргә кирәк. Яктыны күрер өчен шәүлә кирәк булган кебек. Эшләремнең төп мәгънәсе шул. Биредә һәр картинага шәрехләмә бирелгән. Мәсәлән, көнчелектән кеше картая, ә шатлыктан – яшәрә. Әлеге картиналарыма карап, кемнәрдер уйланыр дип өметләнәм. Боларның барысы да минем үз башымнан кичкән хисләр, – диде рәссам Раушания Бәдретдинова.

Әлеге ханымның үзенең дә тормышы гыйбрәтле. Шәхси тормышында төрле авырлыклар кичеп, яман шеш белән көрәшеп яшәүче ханым турында Мәскәү режиссеры Гөлназ Галимуллина фильм да төшергән. Күргәзмә ачылгач, килгән кунакларга аны да тәкъдим иттеләр. Таланты, тырышлыгы, үҗәтлеге, тәвәккәллеге белән уңышларга ирешкән Раушания Бәдретдинова (бүген ул – ЮНЕСКО Халыкара сынлы сәнгать Ассоциациясе, Россиянең дизайнерлар һәм Башкортстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы. 20дән артык шәхси күргәзмәсен оештырырга өлгергән.) киң җәмәгатьчелеккә билгеле рәссам гына түгел, күп балалы әни дә.

– Әлеге фильм кеше тормышындагы авыр вакытларны узып чыгарга мотивацияли. Катлаулы авыру кичереп тә, сынмаска-сыгылмаска, тормышның матурлыгын күреп яшәргә чакыра, – ди ул үзе.

Моннан тыш, рәссамның «Намазлык» дигән киемнәр коллекциясе тәкъдим ителде. «Бу тематика минем күңелемә якын, чөнки һәр эшемне дога кылудан башлыйм», – диде рәссам.
Әлеге тантанага рәссамның эшләрен күреп, җыр иҗат иткән Рамил Бәдамшин да ямь өстәде. Ул кунакларга үзенең җырларын бүләк итте.

– Коллекциямдәге беркайчан да сатылмый торган, аеруча кадерле картиналар шәхси тормышым белән бәйле. Аларда әби-бабайларым, балаларым сурәтләнгән. Аннан соң, ниндидер бәйгеләрдә җиңү яулаган символик мәгънәгә ия булган эшләремне дә саклап каласым килә, – диде рәссам безгә.

Күргәзмәне «Сөембикә» журналы һәм «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова ачты.

– Бүген рәссамнар күп, алар арасында хатын-кызлар да шактый, әмма Раушания Бәдретдинованың иҗаты да, үзе дә үзенчәлекле. Безнең аны Татарстанга чакыруыбыз юкка түгел. Ул үзенең иҗаты һәм тормышы белән кешеләргә позитив рух һәм өмет бирә. Аларга зур сынауларны кичерергә ярдәм итә, чөнки ул үзе дә әлеге юлдан узган кеше. Аның картиналарына карап, катлаулы авырулардан савыгучылар бар. Белүемчә, Казанга күргәзмәгез белән килү сезнең зур хыялыгыз булган. Һәм ул бүген чынга ашты. Сезнең хыялны чынга ашыруда үзебезнең дә өлешебез булуы белән горурланабыз, – диде ул.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова Раушания ханымның авыру балаларга ярдәм иткәне өчен «Ел кешесе» исемен алуына соклануын әйтте. «Мондый кешенең эшләре начар булмас», – диде ул.

Чарада «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов та катнашты.

– Яраткан журналыбыз үзенең юбилее турында искә төшерүнең шундый күркәм чарасын эзләп тапкан. Моның өчен, Раушания ханым, сезгә зур рәхмәт. Үзе дә катлаулы тормыш юлы узган ханымның хис-тойгылары картиналарында чагылыш тапкан, – диде ул.

Рәссам әйтүенчә, әлеге күргәзмә моңа кадәр Уфада күрсәтелгән. Казаннан соңгы тукталыш – Мәскәү шәһәре булачак. Ә Татарстан башкаласында аның картиналарын бер ай дәвамында күреп булачак.

Фото: Ксения Богданова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading