Хәтерлисезме икән, балачакта мәктәп ишегалдында дуслар белән уйный идек. Һәркем үзенә ышанычлы дус эзли. Бу тормышта терәксез булмый. Гаилә корганда, парлы булып яшәгәндә, ялгызлык турында уйламыйсың да – гел шулай тигезлектә яшәрсең кебек тоела. Әмма кеше тормышының җәе дә, кышы да, язы да була. Иң куркынычы – көз – ялгызлык.
Статистика буенча, ирләр иртәрәк вафат була. Ялгыз калучылар күп. Балалар әти-әнисен тәрбиягә алырга атлыгып тормый. Ялгызларга ничек тә булса ярдәм итү максатыннан, уйладым да ветераннар клубы оештырырга булдым. Белгечләр, психологлар белән киңәшләштем. Үзем дә пенсиядә, миңа да бер шөгыль кирәк. Бер-берең белән аралашу үзе бер дәва бит. Безнең милли мәдәни клубның 80 проценттан артыграгын ялгыз ветераннар һәм аягында йөрүче инвалидлар тәшкил итә. Клубның максаты: ветераннарга ял кичәләре оештыру, аларны җыр-биюгә тарту. Җәй көне еш кына табигать кочагына чыгабыз. Клубтагылар бик тату. Берсе авырып китсә, икенчесе хәл белешә, бер-берсенә булыша.
Мин башлап җибәргәндә, мондый ветераннар клубы Казанда бер генә иде. «Мәңге яшисе килә» клубында ун ел эшләдем. Тора-бара татар ветераннар клубларының саны алтыга җитте. Минем ярдәмчеләрем Флера Бибаева, Зөләйха Яруллина 100әр кешедән торган клублар ачтылар. «Син чәчкән орлык шытымнары корымады, без хәзер өйдә генә утыра алмыйбыз», – диләр алар. Бүген өлкәннәр өчен татар клубларына йөрүчеләрнең саны 800 кешедән артык. Бәйрәм вакытларында мине йөзәрләгән кеше шалтыратып котлый. Кайчак күземә яшьләр килә. Клубларның дус-тату яшәүләренә сөенәм. Хәзер «Яшәү яме» клубы белән җитәкчелек итәм. Хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Ялгыз ветераннар әнә шулай бергә яшибез, тормыштан ямь табабыз. Бу – ялгызларның яшәү рәвеше.
Рафаэль Сальмушев, Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
А каких местах проводится ,
0
0