16+

Яллар сезоны башлана: чит ил паспортын ничек ясатырга?

Соңгы елларда чит ил паспортын ясатучылар саны арткан. Дөрес, бу кешеләр чит илләргә күбрәк йөри башлаган дигән сүз түгел.

Соңгы елларда чит ил паспортын ясатучылар саны арткан. Дөрес, бу кешеләр чит илләргә күбрәк йөри башлаган дигән сүз түгел.

Кайберәүләр, арзанрак вакытта ясатып калыйм, булып торганнан зыян юк, дип, паспортлы булырга ашыга. Чит ил паспортын ясату буенча редакциябезгә дә укучылардан сораулар килә.

Ике чит ил паспорты гамәлдә: биш елга исәпләнгән иске үрнәктәге паспорт һәм ун елга исәпләнгән биометрик яңа паспорт. Кайсысын сайларга кирәклеген кеше үзе хәл итә. Һәрберсе турында аерым аңлатыйк.

Иске үрнәктәге паспортны Казанда бары бер урында – Татарстан буенча федераль миграция хезмәте идарәсеннән генә алырга була. Бу паспорт биш елга исәпләнгән, аны ясату өчен 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тапшырсаң, ташлама каралган, паспорт 1400 сумга гына төшәчәк.

Иске үрнәктәге паспортны ясатучылар аның арзан булуына гына түгел, башка өстенлекләренә дә кызыга. Әйтик, биш еллык паспортка балаларны теркәү җайлы. Әти-әнинең паспортына баласы турында мәгълүмат, аның фотосы беркетелә. Бу очракта чит илгә чыкканда балага аерым чит ил паспорты соралмый. Әгәр дә гариза тапшыручы бик каты авырый, йә Россиядән еракта яшәүче якын туганы вафат булган икән, кичектергесез рәвештә чит илгә чыгарга кирәк булганда, аңа паспортны өч көндә ясап бирәләр.
Кеше турында электрон форматта мәгълүмат туплаган биометрик яңа паспортлар халык арасында популярлаша бара. Документлар тапшырганда, 12 яшьтән узган кешеләрнең бармак эзләрен дә алалар. Ун елга исәпләнгән яңа үрнәктәге паспортны ясату өчен дәүләт пошлинасы 3500 сумны тәшкил итә. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша документлар тапшырганда, 2450 сум гына түләргә туры киләчәк.

Әйткәнемчә, паспорт ясату өчен документларны теркәлү урыннары буенча федераль миграция хезмәтләренең Татарстан идарәсе бүлекләренә тапшырырга, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була. Икесенең дә уңай һәм катлаулы якларын карап узыйк.

1. Документлар җыю, гариза тапшыру

Әгәр чит ил паспортыгыз бар икән, аның куллану вакыты чыкканнан соң гына яңасына алыштырырга гариза тапшырырга мөмкин. Паспорт алу өчен Россия гражданины паспорты, дәүләт пошлинасын түләгәнгә квитанция, фото, ир-атлар өчен хәрби билет, балалар өчен туу турында таныклык кебек документлар кирәк булачак. Миграция хезмәтләре һәр районда, шәһәрдә диярлек бар. Документларны барып тапшырырга уйласагыз, иң башта теркәлү урыны буенча Татарстан федераль миграция хезмәтләре идарәсе бүлекләренең эш сәгатьләрен белешегез. Күбесендә белгечкә эләгү өчен алдан язылырга, талон алырга кирәк.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша документлар тапшыру күпкә җайлырак. Чират торырга, өйдән чыгып йөрергә дә кирәкми. Өстәвенә, электрон портал аша дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге каралган. Дөрес, интернет белән дус булмаганнар өчен электрон рәвештә документлар тапшыру катлаулы булып тоелырга мөмкин. Моның өчен электрон адресыгызны булдырырга туры киләчәк. Паспортның әзерлеге турындагы күп мәгълүмат шунда килеп барачак. Дәүләт хезмәте порталында теркәлү узганнан соң, шәхесеңне раслату өчен, күп функцияле үзәкләргә барырга кирәк булачак. Хәер, хәзер моны интернет аша электрон форматта эшләргә була.

2. Фотога төшү

Документларны электрон вариантта тапшырган булсагыз, почтагызга фотога төшү көнен билгеләп хат киләчәк. Билгеләнгән вакыт сезнең өчен уңайлы булмаска да мөмкин. Шуңа да фотога төшәргә бара алмасагыз, бик борчылмагыз, «вакытында өлгермәүчеләр» өчен миграция хезмәте бүлекләрендә аерым көннәр билгеләнә. Дөрес, монда инде чират торырга туры киләчәк. Ә документларны миграция хезмәтләренә барып тапшыручылар, үзләренә җайлы вакыт сайлап, талон алып фотога төшә ала.

3. Паспортны барып алу

Бер айдан алып иң күбе 4 айга кадәр вакыт эчендә сезгә әзер паспортларны тапшырырга тиешләр. Бу хакта мәгълүмат әлеге дә баягы электрон почтагызга килә. Яңа чит ил паспортын алганда, Россия паспорты да кирәк булачак. Тагын бер файдалы киңәш: паспортны туристлык сезоны башланганчы, әйтик, кыш көне ясатып куйсаң, күпкә җайлырак.


Чит илгә чыкканда, түләнмәгән бурычларыгызны тикшерергә онытмагыз. 10 мең сумнан артык бурычыгыз җыелган икән, илдән чыгармаячаклар. Бурыч турындагы мәгълүматларны Суд приставлары федераль хезмәтенең официаль сайтында тикшереп була.

Балаларга чит ил паспорты ясатканда, аларның туу турындагы таныклыклары кирәк. Бу очракта еш очрый торган проблема – таныклык ламинат белән капланган булу. Андый таныклыкны паспорт бирү бүлекләрендә кабул итмиләр. Ни кызганыч, ламинатны ябыштыру үзәкләре Казанда чат саен булса да, аны куптару хезмәте күрсәтә торганы бөтенләй юк. Бу очракта бердәнбер ысул – туу турында яңа таныклык алу. Моның өчен ЗАГС хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яңа таныклык алу өчен дәүләт пошлинасы 350 сум тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading