16+

Ялт-йолт килеп торсын өчен

Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.

Кирәкле әйберләр: аяк киеме төсендәге яки төссез крем, воск, киҗе мамык тукыма кисәге, йомшак «тешле» щетка, җылы су белән савыт, виски.
1 этап. Шнурлы аяк киеме булса, аны сүтеп алыгыз. Ботинка башына кәгазь тутырыгыз. Йомшак щетка белән тузаннан, пычрактан чистарткач, дымлы чүпрәк белән сөртегез.
2 этап. Чүпрәк белән бераз крем сылагыз, ботинкада тишекле бизәкләр булса, сак кыланыгыз.
3 этап. Ботинканың бөтен өлеше дә түгел, ә очлары ялтырарга тиеш. Крем тигез ятсын өчен, күн белән табан өлеше кушылган урынны әйбәтләп ялтыратырга кирәк. Кремны аяк киеме «шыгырдап» торганчы, 20-30 тапкыр әйбәтләп ышкырга иренмәгез. 
4 этап. Чүпрәкне җылымса суда юеш­ләтеп әйбәтләп сыгыгыз. Аны ике бармакка чорнап, аз гына воск тидереп алыгыз һәм аяк киемен әйбәтләп ышкып ялтыратыгыз. Чүпрәк кипкәч, аяк киеменә берничә тамчы су тамызырга һәм кабат воск белән ялтыратырга кирәк.
5 этап. Ялтыратканнан соң эзләр калмасын өчен, аяк киемен аз гына вискига манчылган чүпрәк белән сөртеп алыр-га кирәк. Ул күнне киптерә, тигезли, ялтырата.
Иренмичә шул рәвешле чистартсагыз, ботинка «йөзе»ндә хәтта үзегезнең чагылышыгызны күрә алырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading