16+

Яман шештән дәваланган кеше 5 ел яши икән, бу – зур җиңү

4 февраль – Яман шешкә каршы бөтендөнья көрәш көне

Яман шештән дәваланган кеше 5 ел яши икән, бу – зур җиңү

4 февраль – Яман шешкә каршы бөтендөнья көрәш көне

Республикада үлемгә китергән авырулар арасында онкология чирләре икенче урында тора. “Яман шеш белән авыручылар саны Татарстанда үсәме? Үсә. Һәм бу начар түгел”, –  дип саный Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы Рөстәм Хәсәнов.
 
– 20-25 ел элек яман шеш белән авыру очраклары ике тапкырга азрак күзәтелә иде. Ә чит илләрдә хәзер онкология белән авыручы кешеләр Татарстанга караганда ике тапкырга күбрәк. Алар начар яши димәкче буласызмы? Юк, алар бары башка авыруларны җиңә алган дигән сүз. Онкология чирләре баш калкыта башлаган икән, димәк, аннан да куркынычрак: йөрәк-кан тамырлары авыруларын, йогышлы инфекцияләрне җиңә алганнар. Өстәвенә кешенең уртача гомер озынлыгы артты, медицина алга китте, онкология авыруларын күбрәк ачыклый башладылар, – дип төгәллек кертте профессор.

Бүген республикада яман шеш белән авыручылар саны 114600 кеше. Бу былтыргы белән чагыштырганда 3,9 процентка күбрәк дигән сүз. Дәваланганнан соң биш һәм аннан да күбрәк ел яшәүчеләр саны да 0,4 процентка арткан.

– Бу – зур җиңү. 20нче гасыр ахырында гына ракны җиңеп 5 елдан артык яшәүчеләр саны 46 процентны тәшкил итә иде, хәзер бу сан 60 процентка җитте, – ди Рөстәм Хәсәнов.

Республика клиник онкология диспансерында баш табибның медицина буенча урынбасары Илсур Шәймәрданов әйтүенчә, яман шешне дәвалаганнан соң, беренче биш ел эчендә өзлегүләр, авыру кабатлану очраклары күзәтелергә мөмкин. Әгәр кеше шушы вакытны уңышлы уза икән, аның озак яшәргә өмете бар.

Табиблар фикеренчә, рак – бик мәкерле авыру, еш кына беренчел стадиядә билгеләр сизелмәскә мөмкин. Шуңа да кемдер килеп ярдәм иткәнне көтәргә түгел, үзеңә саклык чараларын күрергә кирәк. Вакытында диспансеризация узу, нәселдә рак белән авырулы кешеләр булса, өстәмә тикшерүләр үтү мөһим. Организмдагы үзгәрешләр, сәламәтлек борчу кешене һәрчак уяу булырга өндәргә тиеш.

Ямен шеш авырулары белән көрәш беренчел звенода башкарыла. Шуңа да республиканың сигез районында  онкология ярдәме күрсәтелә торган 9 амбулатор үзәк төзергә ниятлиләр. Биредә диагностика, химия терапиясе узарга мөмкин булачак. Казанның 21нче сырхаунәсендә шундый үзәк былтыр ачылган иде. Декабрьдә анда 11 химия терапия сеансы үткәрергә өлгергәннәр. Онкология авыруларын дәвалауның асылында – хирургия алымы, химия терапия һәм радиотерапия ята, ди табиблар. Бу мөмкинлекләрдән киләчәктә хастаханәнең һәр филиалында файдаланып булачак.

– Беребез дә мәңгелеккә килмәгән, тик менә гомерләр яшь чакта өзелмәсен иде, кеше сәламәтлегенә карата игътибарлы булсын, – ди Рөстәм Хәсәнов.

2019 елда яман шеш:

13,9 % - меланома, тире рагы
13,2 % - юан эчеклектә шеш
12,2 % - күкрәк бизе яман шеше
9,5 % –үпкә рагы
9 % – хатын- кыз җенес органнарында яман шеш
6,3 % – ашказаны рагы
5,9 % – мәни бизе рагы

 

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading