16+

Янгыннан саклану буенча 6 КИҢӘШ

Казанда икенче Хәрби шәһәрчектәге бер катлы ташландык йортта янгына килеп чыккан. Аны сүндергән вакытта бер-ир атның мәетенә тап булганнар.

Казанда икенче Хәрби шәһәрчектәге бер катлы ташландык йортта янгына килеп чыккан. Аны сүндергән вакытта бер-ир атның мәетенә тап булганнар.

Аның кем булуын ачыклыйлар. Янгын бинаның 10 квадрат метрын ялмап алган булган.


Янгыннан зыян күрү очраклары хакында көн саен ишетергә туры килә. Аннан саклану өчен гап гади киңәшләрне истә тотарга кирәк.

– Бик тә өлкән яшькә җиткәннәрне һәм сабыйларны өйдә-фатирда ялгызларын гына калдырмагыз.

– Кечкенә балаларга мич яки газ кабызырга рөхсәт итмәгез, үзегез янәшә торганда да сабыйларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз.

– Бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз.

– Ачык электр җылыткычында кием киптермәгез.

– Сүндерелгән электр җиһазларын (телевизор, радио, өстәл-дивар лампалары) электр челтәреннән тартып алыгыз. Алар, үзләреннән-үзләре кызып, яна башларга мөмкин.
Суыткычлар исә электр челтәреннән өзлексез файдалануга махсус көйләнелгән.

– Бүлмәне газ плитәсе кабызып җылытмагыз, газ приборларын үзлектән төзәтмәгез.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading