16+

«Ярар инде, бәгырь, кеше хатын алыштыра, мин – ат»

Әтием Мостафин Әхәт Фәйзерахман улының якты истәлегенә багышлыйм

«Ярар инде, бәгырь, кеше хатын алыштыра, мин – ат»

Әтием Мостафин Әхәт Фәйзерахман улының якты истәлегенә багышлыйм

Шушы исемне ишетүгә, күпләрнең күз алдына ат өстендә утырган яки җитез атлап барган кечкенә буйлы, юантык гәүдәле, түгәрәк, ачык йөзле, көр күңелле лесник Әхәт килеп баса. Авылым кешеләре дә, Каз Чаллы керәшеннәре дә, Иванай урыслары да, Зәңгәр күл, Күгәрчен, Ямаш, Күки, Тегермәнлекләр дә аны бары шундый: ачык йөзле, күтәренке кәефле, кешеләргә игътибарлы, ихрамлы итеп кенә искә алалар. Күпләре: «Андый кешеләр сирәк...» дип тә өстәп куялар.

Әйе, заманында урманчы – авылларда иң дәрәҗәле кеше, ә урманчы һөнәре иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе иде...Чөнки кеше ул чорда урман белән яши иде шул. Теләсәң-теләмәсәң дә, кышлык утын, коймалык җепсә, капкалык багана сорап, лесникка (урманчыга) барырга туры килә...

Иртәдән атка атланып эшкә киткән әтине кичен без дә, алда санап киткән күрше авыл кешеләре дә зарыгып көтә. Капка төбендә сине кеше көтеп торганда, өстәл артында ашап утырып буламы?! Эштән арып кайтуына да карамастан, кешеләргә караңгы чыраен күрсәтми ул. Киресенчә, әллә каян елмаеп килеп, яшьрәкләренә: «Нихәл, парин!», олыракларына: «Нихәл, агайне!» – дип сәлам бирә, һәрберсенең зарын тыңлый. Ул да булмый, кләймә суга торган чүкечен кесәгә тыгып, әти тагын урманга китә. Бу юлы атта түгел, ә утын сорарга килгән кешеләрнең мотоциклында яки машинасында. Һәр көн диярлек шулай...

Кичке аш вакытында әни пешергән тәмле ризыкны бисмилласын әйтеп ашый әти. Бервакытта да теге ошамый, бу ошамый дими, һәрвакытта да: «Нурбат, тәмле булган», – дип, табын яныннан кузгала. Нурлыбанат исеме шактый озын булгангамы, әти аны үзенчә шулай кыскартып, йә «Нурбат», йә «бәгырь» дип яратып дәшә әнигә.

Кичен хуҗалыктагы эшләр дә эшләнә, без – балалар да игътибарсыз калмыйбыз. Бергәләшеп чемоданга кереп китеп, әтинең мактау кәгазьләрен кабат-кабат карыйбыз, кәгазьләрен тәртипкә китерәбез, шашка уйныйбыз, фоторәсемнәр актарабыз. Әти белән әни безгә ничек өйләнешүләре, кайда, ничек яшәүләре турында сөйлиләр. Алар арасында кызыклары да, кызганычлары да җитәрлек. Өйләнешкәч, күршедәге Закир бабай белән Хәдичә әбине тәрбияләгәннәрен дә, урман аланында яшәгәннәрен дә искә алалар. Безгә бигрәк тә урман аланында яшәү турындагы кыйссалар ошый. Кышкы салкында туңган юлчыларның аларга кереп җылынганын, җәйге челләдә баскыч төбендә еланнарның бөгәрләнеп кояшта кызынуларын, Муллахмәт абыйның көзен арышлар арасына кереп югалганын, Нурислам абыйның: «Әни, күңелсез монда, күршеләр дә юк», – дип моңсуланып түшәмгә карап ятканын кызык итеп сөйли алар.

Кайвакыт, идәндә безнең белән уйнаган килеш, әти йоклап та китә. Йоклаганда да уяу йоклый ул! Әнинең: «Әнә телевизордан атлар күрсәтәләр!» – диюе була, ялт итеп сикереп торып, атлар карый башлый.

Атлар... Бу акыллы йорт хайванын әти бөтен җаны-тәне белән ярата. «Ат җене кагылган Шәйдулла!» дип көлә аннан әни. Заманында ярсу атны йөгәнләгәндә каты җәрәхәт алуы да атлардан биздерми аны. Атны хуҗалык эшләрендә дә кулланмый ул, күңеленә бер рәхәтлек алу өчен тота. Сөя, иркәли, сөйләшә, утырып йөри. Көннәрдән бер көнне күзләре очкынланып кайтып керә: «Нурбат, шундый шәп ат күрдем, алыштырам!» – дип башлый ул сүзен. «Монысына ни булган? Монысын да бик мактап алып кайткан идең бит әле!» – ди әни, гаҗәпләнеп. «И Нурбат, монысы машинадан курка, вәт тегесе шәп ичмасам! Ярар инде, бәгырь, кеше хатын алыштыра, мин – ат...» – дип, әнинең ризалыгын ала ул. Мондый ат алыштырулар ел саен диярлек булып тора. Әйтәм ич, алыштырса да, һәр атны яратып, кадерләп тота әти. Гәүдәгә шактый авыр булса да, атка егетләрчә җитезлек белән сикереп менә, сикереп төшә ул. Машина-тракторлар тәгәрмәченә кадәр сазга күмелеп батып ятканда, ул рәхәтләнеп барасы җиренә бара, кайтасы җиреннән кайта. Яраткан урманын аркылыга-буйга иңли...

Урман... Әти аның белән бергә яши, бергә сулый иде шикелле. 36 ел буе җәен-кышын, язын-көзен урманда булган әти аның һәр сукмагын, һәр агач төбен белә иде бугай. Һәрхәлдә, безгә шулай тоела иде. Без инде, билгеле, урманны җәен яки көзен күрәбез. Әти арбасына утырып, җиләккә яки чикигә (чикләвеккә) менгәндә генә...

Кояш әле күтәрелеп өлгермәгән. Без арбада дыңгырдап барабыз. Бөтен гәүдә кызык кына селкенә. Әти ниндидер җыр көйли йә булмаса үзе язган шигырен сөйли. Аның тавышы да өзек-өзек булып ишетелә. Урманга җитүгә: «Менә монысы Гали абый посадкасы, менә монысы...», – дип, безгә «экскурсия» үткәрә башлый әти. «Ии, агачын кискәннәр, төбен чистартып калдырмаганнар, рәхмәт төшкере...» – дип, кемнеңдер малайларын ачуланып алырга да өлгерә.

Агач төбендә аунап яткан гәҗитне кулына алып, кемнәрнең урманны чүпләп калдырганын да күңеленә киртләп куя. Кайлардан белә дисәң, «Социалистик Татарстан» гәҗитенә почтальон ручка белән кемгә икәнлеген язган икән! Менә сиңа мә! Йөр син чүпләреңне уңга-сулга чәчеп! Шерлок Холмс бер якта торсын! Кемнәрнең рөхсәтсез агач аударганнарын да минут эчендә ачыклый әти! «Әһә, бу машинаның арткы тәгәрмәче пеләш булган, бу шуның машинасы бит...» – дип, кем машинасында кемнәр менгәнен дә шундук исәпләп чыгара. Билгеле инде, мондый вакыйгалар сирәк була һәм алар тыныч кына, шау-шусыз тәмамлана. Агач төпләре дә чистартыла, гаепләр дә таныла, яңа агачлар да утыртыла. Ипле, үтемле итеп сөйләшкән Әхәт абый алдында кызарырга туры килә кайберәүләргә, уңайсыз, бик уңайсыз булып китә... Бик ачуы килгән чакларында да сүгенми, кычкырмый ул, кашларын җыерып: «Ии, рәхмәт төшкере!» – дип куя да, шуның белән шул. Хәзерге көндә ир кешеләрнең генә түгел, хатын-кызларның да ямьсез итеп сүгенүләрен ишеткәч, ирексездән, колакка әтинең шул «рәхмәт төшкере»се килә. Бик ачуын китергән кешеләргә дә рәхмәт төшүен теләгән кешеләр сирәк шул хәзерге заманда...
Урманны, эшен, атларны, кешеләрне чын күңелдән ярата әти. Урманчы булуы белән горурлана. Мин дә горурланам. Миңа да «лесник Әхәт кызы» булу бик ошый. Юк, ялгышам, лесник Әхәт кызы түгел, ә матур күңелле Әхәт кызы булу ошый икән миңа. Әгәр усал, кансыз, кешелексез лесник булса, горурланып булмас иде, мөгаен...

...Радиодан Салаватның: «Истәлеккә калды, әткәй, син утырткан юкәләр...» дип җырлавын исәрләнеп тыңлыйм... Әти капкадан: «Нурбат, кайттым мин», – дип кайтып керер дә көне буе ниләр майтаруын сөйли башлар кебек. Сөйли башлар да: «Әхәт абыең булдыра ул!» – дип тәмамлар төсле...

Нәзирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото бизәү өчен бирелде: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading