16+

Яраткан эш рәхәтлек тә, акча да китерә

Гөлфиягә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Тегә дә, бәйли дә, пешерә дә, җыр­лый да, чәч тә кисә. Казан кызы димәссең үзен.

Яраткан эш рәхәтлек тә, акча да китерә

Гөлфиягә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Тегә дә, бәйли дә, пешерә дә, җыр­лый да, чәч тә кисә. Казан кызы димәссең үзен.

«Камыр басарга әбием өйрәтте, җиде яшемдә аңа булыша идем инде. Күп шөгыльләргә мәктәптәге түгәрәкләрдә өйрәндем. Тегү, бәйләү, бию ди­сеңме – барысын да сынап чыктым. 7-8нче сыйныфта укыганда, җырчы Гөлзадә Сафиуллина оештырган җыр түгәрәгендә дә шөгыльләндем әле», – дип сөйли Гөлфия Исхакова.

Белгечлеге буенча ул – чәчһәвәс. Инде 20 елдан бирле чәч кисә. Үз эшенең остасына әйләнгән. Бүген үзенең чәчтарашханәсе дә бар.
Гөлфия ире Фаил белән өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Олысы белән төпчек улы арасында яшь аермасы зур булу аның өчен гадәти хәл, үзенең дә 13 яшькә кечерәк энекәше бар. «Һәр бала үз ризыгы белән туа, бәхетле булсыннар», – ди Гөлфия.

 Әңгәмәдәшем сабын кайнату белән дә шөгыльләнә. Моның белән кызыксынуы очраклы башланган.
– Уртанчы улым беренче сыйныфка укырга кергәч, мине ата-­аналар комитетына җитәкче итеп куйдылар. Укытучылар көне җиткәч, нинди оригиналь бүләк бирергә икән, дип баш вата башладык. Ул чакта конфетлардан, җимешләрдән букетлар ясау модага кергән чак иде. Тәвәккәлләдем дә мин дә шундый бүләк ясап карарга булдым. Бик матур килеп чыкты, барысы да ошатты. Үземдә дә кызыксыну уянды. Икенче елны тагын бүләк алыр вакыт җитте, гел конфет букеты биреп булмый, дип, тагын эзләнә башладык. Бу юлы бер кызыклы кибеткә тап булдым. Анда нәрсәләр генә юк. Сувенир мәчеләр, этләр, чәчәкләр. Барысы да сабыннан ясалган. Ун сабын алганымны күреп, сатучы: «Нигә үзегез дә ясап карамыйсыз соң?» – дип әйтеп куймасынмы. Үземне бу өлкәдә дә сынап карарга булдым. Бу эш бик тә ошады, – дип искә ала Гөлфия.

Хәзер инде биш еллап сабыннар ясый. Аларны төрле ярминкәләрдә сатып акча эшләгән. Ярминкәдә төрле кешеләр белән танышып аралаша торгач, Гөлфия яңа шөгыльләр белән кызыксына башлаган.

– Ярминкәдә матур курчаклар саталар иде. Туганнарым да сабыннан туйганнар иде бугай инде, бу шөгыльне үзләштерергә булдым. Укыдым, өйрәндем дә курчаклар тегә, бәйли башладым. Курчак дөньясы мине шуның кадәр үзенә алып кереп китте. Күңелемне биреп, рәхәтлек тоеп эшли идем, – ди Гөлфия.

Тик курчаклар белән генә дә тукталып калмаган ул. Прәннекләр ясап карарга уйлаган.
– Бу эш миңа бик авыр бирелде. Ләкин авырлыклар алдында туктап кала торган гадәтем юк, беренче прәннекләр матур килеп чыкмый иде, тик берсе дә әрәм булмады, өч улым бар бит. Алар рәхәтләнеп ашый иде. Хәзер, киресенчә, брак прәннекләрең бетте, дип күңелсезләнәләр. Аларга кай­чак прәннекләрне аерым да пешереп тә бирәм, – ди әңгәмәдәшем, елмаеп.
Ә күптән түгел генә ул зефир җитештерү эшенә тотынган. Монысы тагын да катлаулырак булып чык­кан. Ләкин эш рәхәтлек бирә икән, Гөлфия ахыр­гача, җиренә җиткәнче башкара. Бер порция зефирны ясар өчен бер сәгатькә якын вакыт кирәк, ди. Аннары ул 12-24 сәгать тик торырга тиеш. «Технологиясен белеп эшләсәң, телеңне йотарлык зефирлар килеп чыга», – ди ул. Зефирлардан төрле композиция­ләр тудыра.

– Кайбер кеше, зефир яратмыйбыз, ди. Кабып карыйлар да, моның тәме башка икән бит, дип, өйдә пешерелгән зефирларны алып та бетерәләр, – ди әңгәмәдәшем.
Теләгән кешегә шөгыльләр җитәрлек, һәрберсенә өйрәнергә мөмкинлекләр бар дип саный Гөлфия.

– Дөрес, беренчел кертемең булу да кирәк, ансыз булмый. Минем эшләрем дә идеаль дип әйтә алмыйм, әмма камилләшергә омтылам. Үземә ят тоелган яңа өлкәләрне үзләштерергә яратам. Бары күңелгә якын эш кенә акчасын да, рәхәтлеген дә китерә ала, – ди ул.  
Хәзер үз эшен башлаучылар өчен яңа мөмкинлекләр булуга да сөенә ул. Эшеңне законлаштырсаң, курыкмыйча сатарга, товарыңны тәкъдим итәргә була дип саный.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading