16+

Ярату эчкерсез булырга тиеш

Хәзерге заманда өйләнешеп озак та тормый аерылышучылар күп. Статистика мәгълүматларына ышансаң, гаиләләрнең 50 проценты таркала икән. Гаилә таркалуда гаепле кешене эзли башласаң, очы-ахыры күренмәгән бәхәс кубачак, чөнки күпме кеше булса, шуның кадәр фикер.

Ярату эчкерсез булырга тиеш

Хәзерге заманда өйләнешеп озак та тормый аерылышучылар күп. Статистика мәгълүматларына ышансаң, гаиләләрнең 50 проценты таркала икән. Гаилә таркалуда гаепле кешене эзли башласаң, очы-ахыры күренмәгән бәхәс кубачак, чөнки күпме кеше булса, шуның кадәр фикер.

Хатын-кыз – гаилә тоткасы, диләр. Акыллы, сабыр хатын иренә кирәк чакта киңәш бирергә, дөрес юл күрсәтергә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга тиеш дип уйлыйм мин. «Беренче канал»да баручы «Давай поженимся» тапшыруын күп кеше карый. Алып баручы Роза Сябитова тапшыруда катнашучы кияү егетләреннән: «Фатирың, машинаң бармы? Хезмәт хакың күпме?» – дип сорый. Күп ир-егет ул сораудан аптырап кала.

Бу дөньяда чын ир-егетләр бармы икән ул? Минемчә, юк. Чын тормышта үзләре таба алмаган сөйгән ярны эзләп ник баралардыр ул тапшыруга, һич аңламыйм. Катнашучыларның тапшырудан соң кәефләре төшәдер кебек тоела миңа. Үзең тырышмасаң, бернәрсә дә күктән төшми, шул исәптән байлык та. Үзең эшләп тапкан мал да, үзең тапкан яр да кадерлерәк була ул. Яшь кызларга, байлык артыннан кумагыз, байлык – бер айлык, үзең тапкан бәхет тәмлерәк ул, дип киңәш бирер идем мин. Ир кеше синең мәхәббәтеңне акча, бүләкләр белән кызыктырып сатып алырга тели икән, ул хатын-кызны түбәнсетә, аннан көлә төсле. Бәлки мин ялгышамдыр. Мәхәббәт эчкерсез яратуга корылган булырга тиеш дип саныйм мин.

Раушания Фәйзуллина, Яшел Үзән.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading