16+

«Яратып һәм тынычлап эшлим»

Үзмәшгуль булып теркәлүче­ләр арасында өй кондитерлары шактый. Шуларның берсе – Дарья Нигъмәтуллина. Ул матур бизәкле прәннекләр белән тәмле тортлар пешереп сата.

«Яратып һәм тынычлап эшлим»

Үзмәшгуль булып теркәлүче­ләр арасында өй кондитерлары шактый. Шуларның берсе – Дарья Нигъмәтуллина. Ул матур бизәкле прәннекләр белән тәмле тортлар пешереп сата.

Тумышы белән Дарья Мари Элның Йошкар-Ола шәһәреннән, биш яшендә булганда, гаиләләре Минзәләгә күченеп килә. Мәктәпне тәмамлап, Казан технология институтының ризык инженериясе факультетына укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, сәүдә өлкәсендә эшләп ала. Аннары үз һөнәре буен­ча кондитер фабрикасына эшкә урнаша. Әмма бөтен җирдә тәртип һәм дөрес­лек яраткан гадел Дарьяга андагы кайбер тәртипләр ошамый һәм ул аннан китеп, мәктәптә эшли башлый. Бу вакытка инде кыз тегүче-кисүче һөнәрен үзләштергән була. Мәктәп балаларына да шул һөнәрне өйрәтә.
– Гомумән, кул эшен яратам. Инс­титутта укыганда, игезәк сыңарым белән туйлар өчен аксессуарлар, открыткалар эшли идек, скрап­букинг белән дә шөгыльләнеп алдык. Егетем белән очраша башлагач, аны сок­ландырасым килеп, әниемнең яшь чагындагы рецептны кулланып, торт пешердем. Аңа тортым бик ошады. Кияүгә чыккач, тортлар пешерүемне дәвам иттем. Минем аларны гади, тапталган рецептлар белән түгел, ә ниндидер яңалык кертәсем килеп, катлауландырып, тагын да тәмлерәк итеп пешерәсем килде. Рецептлар эзләп, кондитерлар сайтлары һәм чатларында утыра идем. Башта барысы да барып чыкмады, чүп чиләгенә дә ыргыткаларга туры килде. Тырышып, сабырлыкны эшкә җигеп, алдагы хаталарны кабатламыйча пешерә торгач, остарып киттем. Бу эш миңа чынлап та ошый башлады һәм тагын да ныг­рак шөгыльләнәсем килә башлады. Тора-бара мин пешергән торт-десертларны үзебез генә ашап өлгерә алмагач, күршеләргә дә, дуслар, хезмәттәшләргә дә тарата идек, – дип сөйли Дарья.
Шуннан ул беренче заказлар да ала башлый. Пешергән тортларының фотоларын инстаграмга куеп бара. Инстаграм товарларымны сату өчен төп мәйданчык булып тора, ди әңгәмәдәшем. Заказлар күп булгач, эшеннән китеп, өйдә тортлар пешерергә тотына. Әмма фатирда гына аңа кысан була башлый. Очрак­лы гына бер бина да табылып куя. Дарь­я хәзер шул цехында «могҗизалар тудыра». Бина зур булгач, заказлар күләмен дә арттырырга мөмкинлек бирә. Бәйрәмнәр алдыннан өйгә кайтулар да сирәгәя, эш күбәя, дип елмая яңа танышым.
Май аенда исә үзмәшгуль булып теркәлгән.
– Дөресен әйтәм, башта шикләндем. Барысы халык өчен җайлы, артык зур таләпләр дә куелмый. Моның артында шикле берәр нәрсә юк түгелдер дип уйладым. Очраклы рәвештә генә инстаграмда турыдан-туры эфирда «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Лиана Пахаревага юлыктым. Ул анда үзенең үзмәшгуль булу тарихы турында сөйләде. Май ае иде ул. Үзмәшгульләр өчен махсус лекция укыдылар. Барысын да аңлаешлы һәм гади итеп аңлаттылар. Үземнең сорауларыма да җаваплар таптым һәм шикләремнең урынсыз булуын аңладым. Шул көнне үк «Минем салым» кушымтасына теркәлдем. Бик тиз теркәләсең, җайлы итеп эшләнгән. Үзмәшгуль булу ул, минемчә, тыныч яшәү һәм эшләү. Салым органнарыннан килеп, штрафлар түләтәчәкләр дип куркып уты­рырга кирәкми. Миндә андый курку-шикләр юк хәзер. Беркем дә, бу кеше салым түләми, дип төртеп күрсәтмәячәк. Канун бозам дип тә борчылмыйм. Ә элек, вакыт-вакыт, курку бар иде, – ди Дарья.


РS. «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының сайты (tvoedelo.pro) эшләп килә. Үзмәшгульлек белән кызыксынучылар шул сайттан үзләрен кызыксындырган бөтен сорауларга да җавап таба ала.

«Өй» торты
500 гр эремчек (төерсезе булса тагын да әйбәт), тәменчә шикәр комы, 50 гр каймак, 30 гр атланмай, 120 гр каймак, 30-40 гр какао кирәк була.
Эремчеккә каймак белән шикәр комы салып болгатабыз. Ваниль да салырга була. Печеньены пленка өстенә өчкә өч итеп тезәбез. Һәр печенье өстенә берәр аш кашыгы эремчекле катнашма сылыйбыз. Өч кат эремчекле катнашма һәм өч рәт печенье килеп чыга. Аларны бер-берсенә тыгызлап тоташтырабыз. Формасы белән өй түбәсе килеп чыгарга тиеш. Пленка белән төреп, тортны төнгә суыткычка куябыз.
Глазурь әзерлибез. Савытка каймак, шикәр комы, какао салып җылытабыз. Ут өстеннән алгач, сыер мае кушабыз. Торт өстенә шул массаны агызабыз. Бер сәгать суыткычта тоткач, ашарга да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading