16+

Ике авыру бала тәрбияләүче ялгыз ана: «Еламый калган бер төнем дә юк»

«Кешедә моның кадәрле күз яше буладыр дип һич кенә дә уйламый идем. Еламый калган бер төнем дә юк бит. Инде 13 ел башымны бер сорау бораулый: Аллаһы Тәгалә нишләп миңа шулкадәрле сынау язды икән? Ике баламның берсе дә сау-сәламәт түгел бит».

Ике авыру бала тәрбияләүче ялгыз ана: «Еламый калган бер төнем дә юк»

«Кешедә моның кадәрле күз яше буладыр дип һич кенә дә уйламый идем. Еламый калган бер төнем дә юк бит. Инде 13 ел башымны бер сорау бораулый: Аллаһы Тәгалә нишләп миңа шулкадәрле сынау язды икән? Ике баламның берсе дә сау-сәламәт түгел бит».

Чаллыда гомер итүче Альмира Галиуллинаның миңа күз яшьләре аша әйткән шушы сүзләре инде ничәнче көн уемнан чыкмый. Аңа әле 36 яшь кенә, әмма башыннан кичергәннәре калын бер роман китабы язарлык. Хыянәт ачысын да, авыру баласы янында никадәрле йокысыз төннәр дә, кешеләрнең мәрхәмәте белән беррәттән кырын карашларын да күрергә, кичерергә туры килгән аңа.

«Улыгыз гарип булачак»

Альмира мәктәпне тәмамлагач, педагогика училищесында укый. Аннан соң «Чаллы икмәк» кибетендә эшли. 22 яшендә яраткан кешесе белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Бераздан Альмира үзенең йөккә калуын белә, ләкин көтеп алган йөрәк җимеше дөньяга вакытыннан алда аваз сала.
– Улым Эмиль җиде айдан туды. Бүгенгедәй хәтерлим, төнлә температурам күтәрелеп, бала тудыру йортына алып киттеләр. Туганда, Эмильнең авырлыгы 2 кг 400 грамм иде. Хәлсез булды, үзе сулый алмады. Шунда ук «үпкә ялкынсынуы» дип диагноз куйдылар. Шуңа күрә ул гомеренең беренче көннәрен реанимациядә уздырды. Баламны табып, аякка баскач, табиб мине үз янына чакырып китерде дә, күземә туп-туры карап: «Ирең читкә йөри идеме әллә?» – дип сорады. Минем үз-үземне белештермичә елый башлавымнан барысын да сүзсез аңлады. Шуңа күрә ул, артык сораулар биреп, җанымны телгәләмәде. «Балаңның хәле авыр. Моның өчен иреңә «рәхмәт» әйт. Бала карында чакта инфекция эләктергән. Синдә ул йогышлы авыру юк. Ул бары тик иреңнән генә күчә ала», – диде. Баланың вакытыннан алда тууына да шушы сәбәпче булган икән, – ди Альмира.

Сабый, ай ярым реанимациядә ятканнан соң, җитлекми туган балалар бүлегенә күчерелә.
– Баштагы вакытларда улымны «зонт» аша тукландырдылар. Аз булса да ана сөте керсен дип, күкрәгемне савып эчертергә тырыша идем, – дип искә ала Альмира ул авыр көннәрне.
Бераз авырлык җыйгач, ана белән баланы хастаханәдән чыгаралар. Дөньяга аваз салганнан бирле яшәү өчен көрәшкән баласын куенына кысып өйгә кайткан яшь хатын өчен өйдә тагын бер «сюрприз» әзерләнгән була әле: ул ирен башка хатын белән «тота». Иренең хыянәтен кичерә алмаган Альмира, елый-елый, әти-әнисе йортына кайтып егыла. Ә алда аны тагын сынаулар көткән булып чыга.
Дүрт ай вакытта Эмильгә АКДС, полиомиелитка каршы прививка ясыйлар. Шуннан соң баланың хәле кискен авырлаша.
– Прививкадан соң Эмильнең температурасы бик нык күтәрелде. Шуннан соң безне ашыгыч рәвештә Казанга җибәрделәр. Анда нейрохирургия бүлегендә яттык. Табиб миңа шунда ук: «Сезнең балагыз гарип булачак», – диде. Улымның башына су җыелганлыктан, ул бик зур булып үсте. Хәзер аның баш әйләнәсе 54 см, ә ул чагында 52 см иде. Хастаханәгә кергәннең дүртенче көнендә катлаулы операция ясадылар. Башына аппарат куйдылар. Артык сулар тән аша уза торган трубка ярдәмендә агып тора. Шуңа күрә Эмиль кече йомышын бик күп башкара. Гел памперслар алып торырга кирәк. Шул аппаратны куйгач, башына су җыелмый башлады. Ай саен Казанга барып, икешәр-өчәр атна хастаханәдә ята идек. Чаллыга кайтып, бер-ике көн ял итәбез дә кабат Казанга китәбез. Аның белән хастаханәләрдә ятканда, бәдрәфкә барудан куркып, ашамаска тырыша идем, чөнки Эмильнең үзен генә калдырып булмый, – ди ана.

«Ул көнне елауларым...»

Эмильгә дүрт яшь булганда, Альмира булачак икенче ире белән таныша. Егет Апасныкы булганлыктан, шунда өйләнешәләр дә яшәргә Казанга күченәләр.
– Икенче иремне яратып чыктым, чөнки әйбәт кеше иде. Мине шундый авыру бала белән алуына да зур рәхмәтлемен аңа. Тормышымда андый кешеләр бик сирәк очрады. Бер-беребезне ярата идек. Раил – гаиләдә төпчек бала, шуңа күрә өлкән яшьтәге әнисе гел: «Оныклар күрәсем килә», – дип әйтә иде. Шулай итеп, 2009 елның 17 июлендә Казанда 4 килограммлы кыз бала – Лилиябезне алып кайттым, – ди Альмира, икенче тапкыр әни булу хисләрен татуны искә алып. – Кызым бик матур. Тугач ук, аның янып торган зәңгәр күзләрен, сары чәчләрен яраттым. Ләкин шул ук вакытта Лилиянең күзләренә игътибар иттем. Ул горизонталь рәвештә хәрәкәт итеп тора иде. Мин бу кимчелекне бала үсә-үсә бетәр дип өметләндем.

Аннан соң Альмирага ике баланы карарга авыр була башлагач, әти-әнигә якынрак булырбыз дип, яшь гаилә кабаттан Чаллыга күченә. Тик әллә бу күченүне ире авыр кичерә, әллә башка сәбәпләр була, Раил акрынлап исерткеч эчемлекләр белән мавыга башлый.
– Иремә карата мәхәббәтем сүрелде. Яраткан кешене көн саен күрәсе, аны кайгыртасы килә бит. Бездә андый нәрсә бетте. Аралар суынды. Ике бала белән ялгызыма бик авыр буласын чамаласам да, аның белән аерылышырга карар кылдым, – ди Альмира.

Шуннан соң ул, ике баласы белән, кабаттан әниләре янына кайта.
– Өч ел элек ике баланы да окулистка алып бардым. Башта – Эмильне, аннан Лилияне карады да табиб, мине аерым бүлмәгә дәшеп алды. Ул: «Утырыгыз», – диюгә үк, йөрәгем урыныннан купты. Шуннан соң табиб, җайлап кына: «Сезгә бит күптән инвалидлык бирергә тиешләр. Кызыгызда «горизонталь нистагм» дигән диагноз. Бу – дәвалап булмый торган авыру. Лилия ун процент кына күрә», – диде. Ул көнне елауларым, ул көнне елауларым... Бу хәлләр башыма сыймый иде. «Ярый әле кызым сау-сәламәт. Улымны карашырга булышыр» дип йөргән хыялларым чәлпәрәмә килде. Мондый хәсрәтләрне беркемгә дә теләмим. Хәзер Лилия белән ел саен инвалидлык үтәбез. Эмильгә исә инвалидлыкны 18 яшькә кадәр бирделәр, – ди яңа танышым.

Эмиль «Амин!» дияргә ярата

Хәзерге вакытта Эмильгә – 12, Лилиягә – 8 яшь. Кыз бала быел махсус мәктәптә икенче сыйныфны тәмамлый. Әлеге уку йорты Чаллының икенче башында урнашканлыктан, коляскалы авыру бала белән гел йөреп булмаганлыктан, Альмира мәктәпкә якын аерым фатир арендалап яшәргә мәҗбүр. Аның өчен ай саен 9 мең сум акча түләргә кирәк. Әле тагын торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түлисе бар.
– Бик авыр, – ди ул. – Зарланмаска тырышсам да, булдырып булмый. Эмиль үсә, авырая. Аны гел юындырып торырга кирәк. Урамга чыккач, транспортка менгәндә дә бик сирәк булышалар. Минем хәлемне авыру караган кеше генә аңлар. Әлегә әти-әни янына да кайтып булмый. Беренчедән, мәктәпкә ерак булса, икенчедән, алар өченче катта яшиләр. Эмильне баскычлардан алып менәргә читен. Кызым мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укый. Аннан тыш, сәнгать мәктәбенә дә йөри. Рәхмәт инде аңа. Ә улымны өйгә килеп укыталар.

Эмильгә көн саен өч памперс кирәк икән. Айга 90 данә дигән сүз. Социаль яклау бүлегеннән һәр квартал саен 270 памперс каралса да, алар гына җитми. Альмира әйтүенчә, памперссыз торып булмый, ә дәүләт биргәне бер айда бетә. Киң күңелле кешеләр ярдәме белән, узган елның октябрь аенда Эмильгә уңайлы инвалид коляскасы алынган. Альмира әйтүенчә, аңа кадәрге коляска белән кыш көннәрендә урамда йөрүе бик авыр булган. Шуңа җәйне без зарыгып көтеп ала идек, ди ул.

– Эмиль саф һавада йөрергә, татарча җырлар тыңларга ярата. Аеруча Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиеваны бик яратып тыңлый. Фирдүс Тямаевка үзенчә гел биеп утыра. Авыруына карамастан, сабыр ул. Елмаеп кына тора. Берәр җире авыртсада, сирәк елый, «бу-бу» гына ди, – ди әни кеше.
Әнисенең «ул бик шаян» дигән сүзләрен ишеткәч, Эмиль «тәти малай» дип әйтеп куйды. Тиздән Эмильнең башына дүрт айлык чагында куйган аппаратын алыштырырга кирәк булачак икән. Шуңа күрә Альмирага кабаттан Казан хастаханәсендә ятарга туры киләчәк.

Эмильнең әтисе берничек тә ярдәм итмәсә дә, Лилиянеке алиментын түләп бара икән. «Рәхмәт инде аңа», – ди Альмира. Лилиягә дә күзлекнең линзаларын башка шәһәрләрдән заказ белән кайтарталар икән. Соңгы тапкыр күзлек алыштыру гаилә бюджетына 6 мең сумга төшкән.
– Табиблар әлеге авыруны нәселдән килә дип аңлаттылар. Бу ерак бабамда булган икән. Аннан соң сукырайган ул. Лилиянеке дә шулай булырга мөмкин, диләр табиблар. Шуннан бик куркам, – ди Альмира.
Альмира балаларын алты ел ялгызы тәрбияли.
– Башка ир-егетләр белән танышу ниятен карамыйм да инде, – ди ул. – Кайвакыт, әйдә танышабыз, диләр. Тик балаларым турында белгәч, саубуллашмыйча да юкка чыгалар. Булган очракта да, балаларны ярата торган кешелекле, зур йөрәкле кеше булсын иде.
Гаилә фатир буенча гомум чиратта тора икән торуын, тик әлеге чиратта алар 6123нче кеше. Әле ул кайчан килеп җитәр, билгесез.
Әнисенең: «Памперс, Эмильгә массажга булса да бераз ярдәм итүчеләр булса, безнең өчен зур бәхет булыр иде», – дигән сүзләрен ишеткәч, Эмиль: «Амин!» – дип әйтеп куйды. Шуннан соң Альмира: «Безнең Эмиль «Амин!» дияргә ярата шул, – диде һәм, балаларына карата аерым бер ярату хисләре белән: – Менә бит нинди җимешләр алар. Ничек яратмыйсың инде аларны?» – дип елмайды.

РS. Альмира турында мин Инстаграмда таратылган бер видео аша белдем. Аны үз аккаунтына популяр җырчы Фирдүс Тямаев төркемендәге биюче егет Альберт Әхмәтов элгән иде. Альберт Альмираның бертуган энесе булып чыкты. Ул Фирдүс белән бергә эшләгәч, яңа танышымнан: «Җырчының, сезнең турында ишетеп, ярдәм иткәне булдымы соң?» – дип кызыксындым. «Әйе, улыма коляскага дип акча җыйганда, Фирдүс ярдәм итте», – диде ул.
Кадерле укучым! Әгәр сездә дә ике авыру бала тәрбияләүче бу анага ярдәм итү теләге туган икән, түбәндәге исәп-хисап счетларына акча күчерә аласыз.
Наименование Банка Отделение Банк Татарстан №8610 ПАО Сбербанк, БИК 049205603, К/с 30101810600000000603, ИНН Банка 7707083893. Номер счета карты 2202200330842681 Сбербанк. Галиуллина Альмира Модарисовна.

Чаллы

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла туземлек бирсен Альмирага! Балаларын государствога ташламаган, ничек та узе карый. Памперсларга чыннан да БИК куп китя акча

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер Аллам,ходай тэгалэм сезне ярдэменнэн ташламасын.Сезгэ сабырлык,туземлек телимен.

      Мөһим

      loading