16+

Бер рәхмәт мең бәладән коткара: ярдәм янәшәдә генә

Пандемия шартларында волотерларның берләшеп эшләүчеләре аеруча нәтиҗәле. Волонтерлар штабы, аларның эшчәнлекләре турында «Игелекле Казан» автономияле коммерциячел булмаган оешма директоры Марат Исмәгыйлев белән сөйләштек.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара: ярдәм янәшәдә генә

Пандемия шартларында волотерларның берләшеп эшләүчеләре аеруча нәтиҗәле. Волонтерлар штабы, аларның эшчәнлекләре турында «Игелекле Казан» автономияле коммерциячел булмаган оешма директоры Марат Исмәгыйлев белән сөйләштек.

– “Игелекле Казан” оешмасы ниләр белән шөгыльләнә?
–  “Добрая Казань- Игелекле Казан” оешмасы ике юнәлешне истә тотып проектларны гамәлгә ашыра. Аның берсе тарих, икенчесе хәйрия эшләре, мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән. Беренче сыйныф укучыларына игелекле эшләр көндәлеге тапшыру, мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре оештыру – безнең проектларның кайберләре генә. Коммерциячел булмаган оешмаларга мөмкинлекләрен күрсәтү өчен махсус мәйданчыклар оештырабыз. Активистларның фикерләрен шәһәр җитәкчелегенә җиткерүдә дә элемтәче булып торабыз. Зур чараларыбызның берсе – “Игелекле Казан” форумы. Анда алдынгы белгечләр хәйриячелек технологияләре һәм аларның үсеш перспективалары турында фикер алыша.

–  Мәктәпләрдәге хәйрия ярминкәләрендә шактый күләмдә акча җыела иде. Бу мохтаҗ кешеләргә сизелерлек ярдәм булды. Быел шундый ярминкәләр планлаштырасызмы?
– Хәйрия ярминкәләренә килгәндә, ул  ел саен яз, көз айларында  мәктәпләрдә уза иде. Тик быел ничек буласы билгесез. Бу уку елы беткәнче ярминкәләр булмас. Алга таба нәрсә буласы илдәге вәзгыятькә бәйле.Үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башладык. Әмма, массакүләм чараларны соңгы чиратта гына рөхсәт итәрләр, мөгаен.  

- Волонтерлар штабы турында тулырак сөйләгез әле. “Все вместе – Барыбыз бергә” проекты кысаларында ниләр башкарыла?  
- “ Все вместе - Барыбыз  бергә” Россия күләмендәге проект төрле төбәкләрдәге оешмаларны берләштерде. Казанда да хәйрия оешмалары берләшеп волонтерлар штабы барлыкка килде. Татарстан волонтерлык штабын республиканың яшьләр эшләре министрлыгы җитәкли.  Пандемия шартларында авыруны, беренче чиратта, йоктырырга мөмкин булган категория кешеләргә үзизоляция режимын катгый үтәргә туры килде. Аларга кибетләргә бару да тыела. Урамнарга чыгып йөрергә, кешеләр белән элемтәдә булырга киңәш ителми. Бу штаб, беренче чиратта, әнә шундый ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша. Өйдән чыга алмаган кешеләр кибеттән продуктлар алып кайтып бирү, чүп түгү, башка хезмәтләрне үтәүне сорап телефон аша заявка калдыралар. Үземнең дә коронавируслы кеше белән элемтәдә булып карантинда утырырга мәҗбүр булган хатынның этен  урамга алып чыгарга туры килде. Хәйрия фондлары үз эшләре белән дә шөгыльләнә. Әйтик, “Ярдәм” ислам хәйрия фонды мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итә.

- “Ярдәм янәшә- Помощь рядом” проектына карата да фикерегезне беләсем килә.
- Әлеге республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплыйм. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» проекты 60 меңнән артык волонтер, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, кече эшмәкәрләрне, битараф булмаган гражданнарны берләштерде. Проект кысаларында Татарстанда 10 меңнән артык кешегә азык-төлек җыелмасы: токмач, май, шикәр комы, кыскасы, яшәү өчен, беренче чиратта, кирәкле булган ризыклар тапшырылды.  Бу җыелмалар коронавирус аркасында эшен югалтучыларга, зыян күргәннәргә, күп балалыларга, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  төзегән исемлеккә кергәннәргә бирелде.  

– “Игелекле Казан” оешмасы якын киләчәктә тагын нинди проектлар тәкъдим итәргә җыена?
– Икенче атнага велосипедлар прокатын ачарга җыенабыз. Былтыр бу проект казанлыларга бик ошаган иде. Паркка киләсең дә, документ калдырып, велосипедта бушлай йөрергә була. Быел да халык бу мөмкинлектән файдаланыр дип уйлыйм.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading