16+

Ярдәмләшергә ашыгыйк

Бу көннәрдә туган авылыбыз – Алексеевск районы Кыр Шонталысыннан куанычлы хәбәр килеп иреште. Авылдашлар «Хамзә» мәчетендә бик матур итеп Мәүлид бәйрәмен уздырган. Кунаклар да килгән.

Ярдәмләшергә ашыгыйк

Бу көннәрдә туган авылыбыз – Алексеевск районы Кыр Шонталысыннан куанычлы хәбәр килеп иреште. Авылдашлар «Хамзә» мәчетендә бик матур итеп Мәүлид бәйрәмен уздырган. Кунаклар да килгән.

Район мөхтәсибәте җитәкчесе Рөстәм Вальщиков, Аксакаллар шурасы рәисе Нурлыгаян ага, баш остабикә Гөлсинә Нәбиулла кызы, шулай ук авылыбыз мулласы Айрат Камалов, остабикәбез Язилә Галиева, мәчеткә килүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, Мәүлид бәйрәменең асылы, аның фазыйләтләре турында сөйли.

Әлеге бәйрәм, икенче төрле әйтсәк, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне буларак билгеләп үтелә. Шунлыктан ул көннәрдә салават, мөнәҗәтләр әйтелә, вәгазьләр сөйләнә, әрвахлар рухына догалар кылына. 2012 елда Ураза гаете көнендә әтисе хөрмәтенә Фәнис Гатин хәйриясендә ачылган мәчеттә дә бу көнне аның тырышлыгы белән оештырылган зур мәҗлестә 100дән артык өлкәннәр һәр сөйләгән сүзгә хушланып утыра. Тирән мәгънәле, һәркем өчен файдалы дини кичәдән барысы да канәгать калган.

– Үзем дә кайтасы идем, насыйп булмагандыр инде, юлга чыга алмый калдым. Дөнья куабыз бит. Авылдашларның шулай җыйнаулашып килүенә бик тә күңелем булды. Һәрберебезнең уйлаган изге ниятләре тормышка ашсын, догаларыбыз кабул булсын. Авыл халкы безнең, шөкер, эшкә дә, ашка да батыр. Исән-сау булып очрашып торырга насыйп булсын, һәммә кешегә дә сәламәтлек телим, – ди «Сельхознаб» оешмасы директорлар советы рәисе Фәнис Гатин.

Авыл уртасында бик матур итеп салынган агач мәчеттә гает, корбан бәйрәмнәрен, җәйләрен клуб бакчасында авыл көннәрен уздырып килүче эшмәкәр Фәнис Хамзә улын авылда бик хөрмәт итәләр, ул уздыра торган чараларны яратып көтеп алалар. Һәр эштә алдан йөрүче, мәчетләрне (авылда алар икәү безнең) карап, андагы хуҗалык эшләрен алып баручы абыйсы – Алексеевск бистәсендәге «Харас» ҖЧҖ генераль директоры Харас Гатинга да авыл халкы бик ихтирамлы.

– Фәнис Мәүлид бәйрәмен уздырып алыйк, дигәч, мәчет картлары да, хатын-кызлар да күтәреп алды. Хәзер эшләр беткән, халыкның күңеле көр. Сания апа Зәйнетдинова әзерләгән ашны, Гөлфия Мингалиеваның бәлешләрен, Чәчкә Нургаязованың камыр ризыкларын да бик яраттылар. Гөлкәй Әхмәтова, Ирек Кыямов, тагын башка авылдашлар да күчтәнәчләрне мулдан алып килде. Табынны авыл советы, мәдәният йорты кызлары, мәктәп укытучылары бергәләп әзерләде. Хәзрәтләрнең, остабикәләрнең вәгазьләрен тыңлагач, салаватлар әйтелгәч, табында бергәләп сөйләшә-сөйләшә гөрләшеп ашау-эчүе дә күңелле бит, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Әлим Миндубаев.

Әйе, авылда канат ярган авыл балалары кошлардай төрле якларга очып, чит-ят җирләрне үз итеп яшәсәк тә, туган җир урыны – һәркемнең йөрәк түрендә. Очрашкан чакларда да беренче сүз: «Авылга кайткалыйсыңдыр, ниләр бар анда?» – дип, авыл халкының хәлен белешүдән башлана. Шул чакта күңелгә һәрчак Шәүкәт ага Галиевнең «Үзең читтә чакта да күңелең туган якта яши», дигән канатлы сүзләре искә төшә. Күңелдә исә туган җирдә торып калып, тормыш мәгънәсен шунда табып, авылга яшәү көче бирүчеләргә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучы фидакарь авылдашларыбызга рәхмәт хисләре тула.

Ә бит бүгенге көндә, берәүгә дә сер түгел, аларга авылны исән-имин яшәтү бер дә җиңел түгел. Биредә, һичшиксез, читкә таралып та югалмаган авылдашларыбыз, якташларыбыз ярдәме бик тә кирәк. Шөкер, Фәнис Хамзә улы кебек олпат ир-атларыбыз, авыл өчен җан атучы хатын-кызларыбыз бар безнең. Бары аның үрнәгендә активрак булырга, туган авыл, газиз ата-бабаларыбыз җире өчен кулдан килгән кадәр игелек кылырга тырышасы гына бар. Туган җир алдында һәркемнең бурычы әти-әнисе алдында торган бурычы кебек үк олы, дип юкка гына әйтелмидер.

Авылларыбызның тарту көче булганда кайтырга, күрешергә, ярдәмләшергә ашыгыйк. Гомер һәрберебезгә дә бер генә бирелә. Үткән гомер түгел, әрәм үткән гомер жәл диярлек булмасын иде лә ул.

Надия Шәйхетдинова, Казан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X