Запас әзерләү безнең канга сеңгән. Ярма, он, шикәр комын капчык-капчык алып куючылар бар. Озак сакланган әйбер сыйфатын югалтмыймы? Бу хакта Татар төбәкара ветеринария лабораториясе агрономы Рамилә ТАҖЕТДИНОВА белән сөйләштек.
– Ярмаларның саклану вакыты – иң күбе алты ай. Барлык шартлар үтәлгәндә, бер елга сузылырга мөмкин. Тарыныкы бер генә ай. Шуңа да запас алып куюның файдасы юк. Карап торышка коры ярма бозыла алмый кебек, әмма һәр бөртекле культура составында 20 процентка кадәр майлар бар. Озак торганда, аеруча бүлмә температурасында бу майлар оксидлаша башлый. Әче тәм бүлеп чыгара, – ди Рамилә ханым.
– Кайвакыт боткалар пешергәндә әче тәм килә, бу ярманың дөрес сакланмавына бәйлеме?
– Әйе, шуңа да ярмаларны йә суыткычта, йә кыш көне балконда, салкын урында сакларга киңәш итәм, чөнки суыкта бөҗәкләр дә үлә. Складларда да ярмаларны алты ай саен бер урыннан икенче урынга күчерү каралган.
– Бөҗәк дигәннән, ул кортлар ярмаларга ничек эләгә соң?
– Ярмаларны капларга тутырганда кереп калган булырга мөмкин. Бер личинка эләктеме, бөтен ярма яраксызга әйләнә. Бер бөҗәк берьюлы 350ләп күкәй салырга сәләтле.
– Ярма сатып алганда, ул бөҗәкләрне кеше күрәме соң?
– Бөтен бәла дә шунда: бөҗәкләр күренми. Аеруча дөгедә амбар коңгызы (длинноносик) еш очрый. Ул бөртекнең эченә кереп урнашкан була. Үсә-үсә, кортка әйләнә. Кайвакыт пакетны да тишеп чыга. Бүлмәгә тарала. Кайбер кешеләрнең үз өйләрендә кара төстәге каты вак, тар кортларны күргәне бардыр. Мондый кортлы дөге организм өчен зыянлы. Шуңа да ярмаларны сатып алганда куллану вакытына игътибар итәргә һәм өйдә дөрес сакларга кирәк.
– Кибет киштәләрендәге ярмаларның сыйфатын тикшерә торган оешмалар бармы?
– Кибеттәге товарны болай гына тикшереп булмый. Бары тик шикаятьләр булганнан соң, Роспотребнадзор идарәләре конкрет вакыйга буенча тикшерү уздыра ала. Элек 2005 елларга кадәр дәүләт ашлык инспекцияләре эшли иде. Алар һәр товарның сыйфатын тикшереп торды. Хәзер барысы да җитештерүчеләр намусында. Иң әйбәт дөге – Краснодар өлкәсенеке, ә карабодай Бөгелмәнеке санала. Тик этикеткаларны алыштырып куярга, кулланучыны алдаларга да мөмкиннәр. Ярманың сыйфатсыз икәнен пешергәч кенә аңлыйсың. Ләкин кем кәстрүле белән ботканы кибеткә алып барып күрсәтсен инде, шикаять язучылар да сирәк. Халык үз хокукларын белеп бетерми.
– Ә сыйфатсыз товар еш очрыймы?
– Очрый. Әле менә бер кибетләр челтәрендә «Полтавский тары ярмасы» дип сатыла торган товарның исеме җисеменә туры килмәве ачыкланды. «Полтавский» шактый кыйммәт йөри торган төр һәм ул ярманың каты сортыннан эшләнә, ә моны йомшак сорт тарыдан ясаганнар. Нәтиҗәдә, тәме дә, төсе дә башка. Югыйсә, акчаны сыйфатлы ярма өчен дип түлисең. Арпа ярмасы урынына бодай сатучылар очрый. Карап торышка аларны аерып та булмый, ә менә тәмнәре бүтән. Күп заводлар, экономия максатыннан, арпаны тиешенчә эшкәртеп тормый.
– Карабодайны пешергәч, кайчакта көйгән тәм килә. Бу да сыйфатсыз ярма билгесеме?
– Юк. Иң яхшысы булып саналган, Бөгелмәдә җитештерелгән карабодай үзебезнең кибет киштәләренә сирәк чыга, экспортка китеп бетә. Ярминкәләр вакытында алып калырга була анысы. Ә безнең илгә карабодай күбесенчә Алтай краеннан, Оренбургтан кайтартыла. Билгеле булганча, ул якларда карабодай тиешенчә өлгереп җитми. Яшькелт аграк төстә була. Ярманы кара-коңгырт төскә әйләндерер өчен аны көйдерәләр. Пешергәч, карабодайдан көйгән тәм килергә мөмкин. Мондый ярма зыянлы түгел, сыйфат ягыннан да бәйләнерлек сәбәп юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар