16+

Ярминкәгә тиң “Каравон” быел онлайн уздырыла

Рус халкының “Каравон” фестивале быел, башка төрле массакүләм мәгълүмат чаралары кебек үк, онлайн форматта узачак.

Рус халкының “Каравон” фестивале быел, башка төрле массакүләм мәгълүмат чаралары кебек үк, онлайн форматта узачак.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да мондый зур чараның онлайн форматта узуы киләсе елларга тамашачы җыюга ярдәм итәчәк дигән фикердә.

-Моннан ярты ел элек кенә әле “Каравон” бәйрәме шундый кызыклы форматта узар дип күз алдына да китермәгән булыр идек. Әмма ни генә булмасын, Президент Указы нигезендә, 23 май көнне Бөтенроссия “Каравон” рус халык бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Ел саен уздырыла торган бәйрәм мохитен бу рәвешле җиткереп булмас инде. Шул ук вакытта, без башка төбәкләрдәге, башка илләрдәге кешеләрне дә җәлеп итә алачакбыз. Бәйрәмнең төп максаты да шул. Быелгы тамашачылар киләсе елда да бәйрәм белән кызыксынып, чараның географиясен киңәйтербез, - дип өмет баглады урынбасар.

Баксаң, СССРда динне, төрле милли бәйрәмнәрне бетерү сәясәте алып барылган чорларда, 1950 елларда да “Каравон” традицион форматта уздырылмаган булган икән. Бәйрәмне үткәрү гадәте 1988 елның 19 апрелендә генә яңартылган.

Бу чараны зур, күңелле ярминкә белән чагыштыру да борынгыдан калган. “Каравон”да егетләр үзләренә кәләш сайлаган, көзен исә туй иткәннәр.

Бәйрәмдә руслар гына түгел, татар, удмурт, украин һ.б. милләт вәкилләре дә катнаша һәм биредә рус җырларын гына түгел, татар җырларын да ишетергә мөмкин.

Быел “Каравон”ны уздыру дәүләткә 400 мең сумга төшәчәк. Мәдәният министрлыгы вәкилләре бу сумма үзен-үзе аклар, дигән өметтә. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading