16+

“Яртылаш тере, яртылаш үле дәрәҗәсендә идем”

Ленар Кәшәфетдинов –  концерт продюсеры, ике бала әтисе. Теләче районы Олы Нырсы авылында туып үскән. Тормышы гел күңелле концертлардан гына торса да, язмыш аңа бик күп сынаулар биргән.

“Яртылаш тере, яртылаш үле дәрәҗәсендә идем”

Ленар Кәшәфетдинов –  концерт продюсеры, ике бала әтисе. Теләче районы Олы Нырсы авылында туып үскән. Тормышы гел күңелле концертлардан гына торса да, язмыш аңа бик күп сынаулар биргән.

-    Ленар, концерт продюсеры нәрсә белән шөгыльләнә ул?

-    Гомумән, безнең татар эстрадасында “продюсер” дигән сүз әле яңарак кына кергән дип уйлыйм мин. Шуңа бик күп кеше продюсерның кем икәнен аңлап та бетермидер. Концерт продюсеры – ул концерт белән шөгыльләнүче кеше. Концертны булдыру, аны әзерләү, сценарий авторын, алып баручыларны табу, җырчыларны туплау, аларның репертуарларын сайлап алу, мәйданчыкны эзләп табу – болар барысы да концерт продюсеры тарафыннан эшләнә торган әйберләр. 

-    Ә җырчылар концертка ничек сайлана? Нинди җырчыларга күбрәк өстенлек бирәсең?

-    Һәрбер концертның үзенең тематикасы була һәм җырчыларны шул тематикага туры китереп сайлыйбыз, аларның репертуары бик мөһим роль уйный. Әйтик, ниндидер ретро концерт оештырабыз икән, монда билгеле олпат артистларыбызны чакырып, элеккеге җырлар җырлатабыз. Ләкин  һәрбер концертыбызга яшь, әле танылмаган җырчыларны да чакырырга тырышабыз, чөнки бездә моңлы, матур тавышлы яшьләр бар ул, аларны халык белеп бетерми генә. Иң мөһиме – җырлар концертка туры килә торган булырга тиеш. Без төрле: сагышлы да, дәртле дә, кешене арытмый торган, матур, мәгънәле җырлар сайларга тырышабыз. 

-    Ленар, син бу һөнәргә укыдыңмы?

-    Юк, мин Казан дәүләт университетында журналистика, тарих, юриспруденция буенча белем алдым, төп белгечлегем – археолог. Мин әллә кайларда казынып, актарынып йөрүче кеше (көлә). Ләкин кечкенәдән үк җырларга яраттым, төрле конкурсларда катнашып, беренче урыннар яуладым. Абыйларым гармунда уйнады, әни бик матур җырлый иде, бәлки, җыр-моңга мәхәббәт миңа гаиләдән килгәндер. 2004 елда университетка укырга кердем һәм шунда КДУның базасында булган хорга йөрдем. Ә 2006 елда үземнең апам, авылдашым Минһаҗева Нурзия язган сүзләргә көй язып, беренче җырымны булдырдым. Бу җыр белән бик күп концерт, солянкаларда чыгыш ясадым, радио-телевидениедә дә пәйда булдым. Аннан соң тагын бер-ике җырым чыкты. 

-    Ә нигә җырлавыңны дәвам итмәдең?

-    Бәхетемә каршы, 2010 елда таныш кыз мине телевидениегә эшкә чакырды. Анда реклама бүлегендә эшләдем, аннан соң 2015 елда мине продюсер итеп куйдылар. Концерт продюсеры эшчәнлеге менә шушы чорда башланды да инде. 

-    Телевидениедә эшләп, параллель рәвештә җырлар яздыра алмадыңмы?

-    Минем кечкенәдән үк зур сәхнәгә чыгып җырлау теләге бар иде. Мин ул хыялны тормышка ашырып, максатыма ирештем дә, җырга кызыксынуым бетте. Дөресен генә әйткәндә, нигә шулай булганын үзем дә аңламадым. 

-    Хәзер яңадан җырлый башлыйсың килмиме соң?

-    Менә хәзер, концертлар оештыручысы булгач, сәхнә артыннан җырчыларга карап торганда, җырга мәхәббәт яңадан уяна башлады. Һәр концерт саен дәрт арта да арта, йөрәгем миңа: “Ленар, нишләп син җырламыйсың?” – ди. Һәм мин йөрәгемне тыңларга булдым. Быел танылган җырчы, композитор Гүзәлия миңа җыр язып бирде, ул җырга без инде аранжировка да эшләдек. Исән-сау булып, тавышларымны яздырып бетерсәм, нәкъ Яңа елга өр-яңа җыр тәкъдим итәчәкмен. 

-    Эшеңдә иң яраткан әйбер нәрсә?

-    Эшемнең иң рәхәт мизгеле – ул концертны булдыру. Продюсер – ул идея табучы, концертның форматын булдыручы, гади генә әйткәндә: юктан бар ясаучы кеше. Эзләнүләр, актарынулар, җырчыларның репертуарын барлау, һәрбер сүзләрен җентекләп тыңлау – ул, минемчә, иң рәхәте. Ә инде икенче көнгә, концерт турында яхшы фикерләр ишетү – үзе бер ләззәт. 

-    Ә яратмаган әйберләр бармы соң?

-    Җырчыларның концертка соңга калып килүләрен һәм репетициягә килмәүләрен яратмыйм. Анда бит мин генә түгел, анда җитәкчелек, режиссерлар, хакимиятчеләр, тавыш операторлары бар. Һәм алар барысы да җырчының чыгышын, халыкка матур, яхшы, сыйфатлы итеп күрсәтер өчен эшли. Әгәр дә җырчы репетициягә килми икән – ул безне дә, үзен дә уңайсыз хәлгә куя. 

-    Ленар, концерт оештыру өчен күпме акча кирәк?

-    Һәрберсе индивидуаль, концерт залларының аренда бәяләре дә төрле. Концертның кайда, нинди форматта, нинди җырчылар белән узуыннан тора бу. Без һәрбер концертны үзебезнең чыгымнарыбызны капларлык итеп оештырырга тырышабыз. Әгәр дә инде уртача алсак, бер яхшы концерт булдыру өчен миллион сумга якын акча кирәк. 

-    Концертны оештыру процессын сөйлә әле...

-    Иң беренче булып, җитәкчелек белән сөйләшәсең, аннан соң концертның кайсы айда узасын һәм аны нинди бәйрәмгә бәйләп булуын карыйсың. Аннан соң идея табып, җырчылар барлый башлыйсың, әйткәнемчә, аларның репертуарын өйрәнәсең. Шуннан соң команда җыясың, монда сценарий авторы, режиссер, инженерлар, техниклар, ут куючылар, тавыш операторлары, сәхнәне төзүчеләр керә. Һәм шушы команда белән син концертның концепциясен төзисең: сәхнә нинди булырга, никадәр ут куелырга тиеш – боларның барысын да җентекләп өйрәнәсең. Алып баручыларның, җырчыларның киемнәрен дә сайлыйбыз. Әгәр дә концертта экраннар бар икән, җырчыларның киемнәренә туры китереп, футажлар ясыйбыз. Аннары сценарный план төзибез, шул планга туры китереп сценарий языла. Концерт көнне без иртән үк җыелабыз, сәхнәгә утлар куела, тавыш корыла, артистлар килеп, алар белән репетиция уздырабыз. Концертка бер сәгать кала бераз ял итеп алырга да вакыт табыла, аннан соң концерт башлана инде. 

-    Ленар, син клиплар төшерү белән дә шөгыльләнәсең бугай?

-    Әйе, без концерт белән генә чикләнеп калмыйбыз, җырчыларга клиплар да төшерәбез әле. Әгәр дә җырчылар клип төшерергә сорыйлар икән – без каршы килмибез. Клип төшерү өчен дә, беләсеңме, күп кенә чыгымнар китә. Әгәр дә яхшы, сыйфатлы клип төшерәсең килсә – ким дигәндә 200 мең сумыңны кесәңнән чыгарырга әзер бул. 

-    Безнең татар клиплары барысы да бертөрле, миңа калса. Шул ук мәхәббәт, нәфрәт, авыл темалары...

-    Безнең татар эстрадасындагы клипларның барысына да сюжет линиясе корылган. Ал син рус клипларын, күбесендә махсус эффекттан башка берни дә юк бит. Әйе, бәлки алай отышлырак, яңачадыр да, тик миңа калса, безнең татар халкы андый нәрсәне аңламастыр. Җырның эчтәлеген 3Д графика аша түгел, ә сюжет аша җиткерәсем килә минем, бу безнең халыкка якынрак дип уйлыйм. 

-    Ленар, тормыш иптәшең белән ничек таныштың? Мәхәббәт тарихын сөйлә әле.

-    Без аның белән бер авылдан, ләкин безнең беркайчан да күрешеп, аралашкан булмады. Ул - минем энекәшнең сыйныфташы. Мин Казанда укыган чакта әтием инсульт кичерде, шул вакытта әни шалтыратып, авылга берәр елга, әтине карашырга ярдәм итергә кайтуымны сорады. Мин бөтен нәрсәмне ташлап, ике дә уйламыйча авылга кайтып киттем. Авыл мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта башладым. Бүгенге көндә хәләл җефетем булган Миләүшә исемле кыз, ул вакытта 11нче сыйныфта укыган, минем укучым иде. Монда никтер Габделфәт Сафинның “Соңгы кыңгырау, чыңлама” җыры искә төшә (көлә). Шунда мин аңа гашыйк булдым, смслар яза башладым, аннан соң бергә йөреп киттек, тик мөнәсәббәтләребезне яшерә идек. Ул мәктәпне укып бетереп, Казанга укырга кергәч, бер елдан соң мин аның артыннан киттем. Әнием вафат булганнан соң, икенче елга без өйләнештек.

-    Ленар, әниеңә нәрсә булды?

-    2011 елның апрель аенда әни эткә ашарына бирергә чыккан җиреннән ишегалдында таеп егылды. Мин кибеттән кайткан мәл иде ул, капканы ачтым да, әни егылганын күрдем. Аны өйгә алып кердем, башына шеш чыккан иде. “Хәлең ничек?” – дип сорагач, “Яхшы” – диде. Ул көнне әни үзен яхшы хис итте, безгә тәм-томнар пешереп, Казанга да озатып калды әле. Мин әтине Казанга хастаханәгә алып киттем, шунда акча өйдә калганын аңлагач, ярты юлда кире өйгә борылып кайттым. Мин кайтканда, әни караватта утыра иде, мин тагын хәлен белештем, ул: “Хәлем яхшы, барыгыз-бырыгыз”, – дип кугандай безне озатып җибәрде. Без киткәч, ул әкренләп сүрелә башлаган, апага шалтыратып, аны хастаханәгә салганнар, шунда ул комага кергән. Без кайтканда да комада иде, шунда килеш үлеп тә китте. Таеп егылуы аркасында, кан тамыры шартлап, башына кан киткән булган аның. 

-    Энекәшеңне дә җирләгәнсең бугай?..

-    Әйе, энекәшем 2008 елда 16 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның тумыштан йөрәк белән проблемалары бар иде. Ел саен Мәскәүгә тикшеренергә йөрде, анда, билгеле, хастаханәдә ятып дәвалану үтәсең бит. Шулай бер барганында, атна буе хастаханәдә ятты, көн саен телефоннан сөйләштек, бер вакыт шалтыратабыз – алмый, икенче көнне табиблар безгә аның реанимациядә ятканын хәбәр иттеләр. Без шунда ук килеп җиттек, аның ике тапкыр йөрәге туктаган булган. Йөрәкне эшләтеп җибәргәннән соң, ике көн ятты да, реанимациядә үлеп китте. 

-    Иң зур газап – балаңны соңгы юлга озату диләр, әти-әниең моны ничек кичерде?

-    Энекәш бакыйлыкка күчкәч, ике айдан әтигә инсульт булды. Бу, әлбәттә, кайгырулар аркасында, әти сау-сәламәт, бер тапкыр да хастаханәгә бармаган кеше иде. Ә өч елдан соң әни дә китеп барды, әни көн саен энекәшнең каберенә йөри иде: яңгырмы, кармы, пычракмы – мөһим түгел, зиратка бармаган бер көне дә юк иде. 

-    Бүгенге көндә сез әтиегез белән икәү генә, димәк?

-    Без әтине өйләндердек, башта мин моңа бик каршы килдем. Тик әти инсульт кичергән кеше, ә андый кешеләр алар, барыбер ничектер башка төрле булалар. Без гаиләбез белән Казанда, әти авылда үзе генә тора, янында беркеме дә юк. Әтигә иптәш булырлык, әтине карарлык, аңа ярдәм итәрлек Мөхлисә апага өйләндердек. Хатын-кыз үзе генә тора ала ул, ә ир-ат ялгызлыктан сүрелә. 

-    Ленар, Аллаһы Тәгалә сиңа тагын бер сынау биргән бит әле...

-    Әйе, 2019 елда коронавирус дигән зәхмәт килде бит инде безгә. Ул чир башланган гына чорда күп кеше моңа ышанмады, дөрес нәрсә түгел дип уйлады, шул исәптән мин дә. Тик бер матур, аяз көнне бу чир безнең ишекләрне дә кагып керде. 6 яшьлек кызым йөткерә башлады, тик ул йөткерүләр бик сирәк иде, атнага бер, айга бер йөткереп ала иде. Кызыбызны табибларга күрсәтә башладык, алар безгә моның аллергия икәнен әйтте. Хастаханә юлларын күп таптадык без, имештер, аллергиядән дәваланабыз. Ләкин аның йөткергәне арта гына барды, шунда бер табиб үпкәләрен рентгенга төшерергә кушты. Үпкәләрен тикшерткәч, 45%лык ике яклы пневмония икәне ачыкланды. Шул ук көнне безне хастаханәгә салдылар, ике атна дәваланып, “Булды, сез сау-сәламәт, пневмония бүтән юк” – дип өйгә кайтарып җибәрделәр. Озак та үтмәде, бишенче көнне иртә белән кызыбыз елап уянды, аның күзләре әллә нишләгән, авызы кыегайган иде. Мин ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым – алар килмәде, шунда үз машинама утырттым да, тиз генә хастаханәгә алып бардым. Кызыбызны реанимациягә салып, инсульт булганын әйттеләр. Ул вакытларны искә дә төшерәсем килми, бик авыр булды. Мин анда яртылаш тере, яртылаш үле дәрәҗәсендә идем, хатыным белән ничек түзеп чыкканбыздыр, белмим. Мондый сынаулар беркемнең дә башына төшмәсен иде. 

-    Хәзер кызыңның хәле ничек соң?

-    Аллаһка шөкер, яхшыра. Аксап булса да, үз аягында йөри, уң кулы яхшы эшләмәгәнгә күрә, хәзер ул сул кулы белән язарга өйрәнде. Быел аны укырга бирдек, тик әлегә ул өйдә генә укый. Бик нык рәсемнәр ясарга ярата, һәрвакыт өстәл артында утырып, нидер эшли, тик ятмый. Кызымның көчлелегенә шаккатам.

-    Ленар, синең өчен яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

-    Әлбәттә, ул минем балаларымда, минем киләчәгемдә. Алар исән-сау булып, кайгы-хәсрәтләрсез, матур тормышта яшәсеннәр иде. Иң мөһиме шул.        

Индира. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading