Әйтик, доула хезмәте. Фатыйма Шәйдуллина бу эш белән биш еллар элек шөгыльләнә башлаган. Доуланың төп вазифасы – бала табарга җыенган хатынга ярдәм итү. Доула сүзе үзе дә грек теленнән «кол хатын» дип тәрҗемә ителә.
– Доулалар Европада бик популяр. Анда хәтта бала тудыру йортларында махсус штатлар барлыкка килгән. Табиблар да аларга каршы түгел, чөнки аның никадәр мөһим икәнлеген беләләр. Соңгы елларда бу хезмәттән Мәскәүдә дә актив кулланалар. Безнең Казанда исә доула турында күптән түгел генә белә башладылар, – ди Фатыйма.
Фото: maminayoga.ru
Доуланы бала таптыручы акушерка белән бутарга ярамый, медицина хезмәткәре түгел ул. Доуланың максаты – булачак әни кешегә мәгълүмати, эмоциональ, психологик ярдәм күрсәтү. Кирәк вакытта массаж да ясый, чәй дә ясап эчертә. Куркудан арынырга, тынычланырга булыша. Бәбили торган хатын өчен терәк-таяныч ул.
– Акушерлар баланы таптыру белән генә чикләнә. Әни кешенең һәм баланың сәламәтлеген кайгырталар. Ә менә хатын-кызның эмоциональ халәте аларны борчымый. Анысын да кайгыртырга вакытлары юк. Без исә әни кешегә баласы белән өйгә кайткач та булышып торабыз. Сабыеңны тудыргач, ничек элекке хәлеңә кайтырга, сәламәтлегеңне ничек сакларга, икенче балаңны тагын кайчан табарга ярый – шактый сораулар җыела. Ул сорауларны акушерга биреп тормыйбыз бит. Ә тәҗрибәле доула бу сорауларны беркайчан да ачык калдырмый, – ди әңгәмәдәшем.
– Хатын-кызга ярдәм итәргә ире, әти-әнисе, туганнары да бар. Акча түләп, махсус доула чакыру үзен аклыймы?
– Сез әйтеп киткән кешеләр доуланы алыштыра алмый. Үз хатыны яки кызы булгач, алар үзләре дә борчыла. Каушаган, борчылган кеше ничек ярдәм итә алсын? Кайсы вакытта аны тынычлыкта калдырасын, нинди сүз табып юатасын, су бирәсен һәм башка безнең карашка вак кына тоелган моментларны белергә кирәк. Статистика мәгълүматларына караганда, доула хезмәтеннән кулланчылар арасында бала тапканда килеп чыккан күңелсез хәлләр бик күпкә аз.
Фатыйма үзе дә әни кеше. Доула хезмәте турында гарәп илендә яшәгәндә белеп алган. Аның хатын-кыз өчен никадәр кирәк икәнен аңлагач, махсус курсларда укыган, хәзер үзе дә бала табучы ханымнарга булыша. Мин күбрәк мәгълүмати ярдәм күрсәтәм, ди ул. Бу хезмәтнең ничә сум торуы белән дә кызыксындым. Казанда ул 10 мең сум тора икән.
Киңәш: бала көткән хатын-кыз үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Дөрес тукланыгыз, витаминнарга бай ризыклар ашагыз. Шикәрдән, глютенлы ризыклардан баш тартыгыз. Эчәклеге сәламәт булган әни кешенең баласында аллергия булмаячак, эче авыртмаячак.
Бала тапкан хатынга остеопатка барырга киңәш итәм. Авырлы булганда организмда, шул исәптән умыртка баганасында да үзгәреш булмый калмый.
«Биләүсәгә төрүче»
Тагын бер кызыклы, әмма әлегә бик билгеле булмаган хезмәт – бала тапкан хатын-кызга сәламәтлеген, энергиясен кайтарырга булышу. Русча ул «повивание» дип атала. Атамадан күренгәнчә, повитуха сүзеннән алынган. Ягъни кендек әбисе.
Фото: pixabay.com
– Элекке вакытларда баланы хатын-кыз кендек әбисе ярдәмендә тапкан. Кендек әбисе бала тапкан процесста гына катнашып калмыйча, әнисе белән баланы мунча керткән, чәй эчерткән, баланы көйләп юаткан, берничә көн тәрбияләп-карап торган. Үзенең билгеле бер йолалары да булган. Хәзерге тел белән без аны бала табу процессын «япкан» дибез, – дип сөйли Гүзәл Солтанова. – Кендек әбисе вазифасын хәзер акушер алыштыра, ә менә аның бала тапканнан соңгы ярдәмен хәзер без башкарабыз. Бу процесска нокта куябыз дияргә була. Аны үзебезчә «биләүсәгә төрү» дибез. Бала тапкан ханымнарда кайвакыт депрессия дә була, яңа халәткә кереп китә алмый. Ул башта баланы үз карынында йөртә, бербөтен булалар. Баласын тапкач, ул әнисенең кендегеннән аерыла. Ниндидер курку барлыкка килә. Яки булмаса, әни кеше бала табуны үзенчә күзаллаган була, ә аның башкача килеп чыга. Болар барысы да психикага тәэсир итә.
Бала тудырганнан соң, беренче көнне Г хәрефе кебек йөрегез. Баладан соң калган «буш урынга» органнар төшмәсен өчен, йөргәндә тураерга кирәкми. Ике-өч атна эчегезне бәйләп йөрегез. Бандаж яки махсус пута киеп куярга кирәкми.
Баланы утырып имезгәндә, тезегезгә бала астына мендәр куегыз. Баланы кулда тотарга кирәкми. Бу аркагызга авырлык килүдән саклый.
Сүз уңаеннан: бала имезергә өйрәтә торган белгечләр дә бар икән хәзер.
Тәртип урнаштыручы
Хәзер өеңне юып, чистартып кына түгел, шкафларыңны тәртипкә салып китүчеләр, ягъни тирәлекне оештыручылар да бар. Алар фатирыңны яки эш урыныңны уңайлы итәргә, тәртипне сакларга булыша.
Фото: pixabay.com
– Көнбатыш илләрендә, Япониядә егерме еллар элек барлыкка килгән бу хезмәт турында Россиядә соңгы өч елда гына сөйли башладылар. Бөтен әйбер дефицит булган вакытта кем нинди мебель таба алды – шуны алып кайтып куйды. Ошыймы, җайлымы-түгелме, барысы да өйдә урын тапты. Бу гадәт кайберәүләрдә әле дә бар. Кеше кирәксез әйбер җыелып яткан фатирда яшәргә тиеш түгел, чөнки алар безнең эмоциональ халәтебезгә дә тәэсир итә. Күпләр иске әйберләр белән авыр хушлаша, чыгарып бәрергә кулы бармый. Мондый очракта без ярдәмгә киләбез, – ди «тәртип урнаштыручы» Рамилә Аппакова.
Кирәкмәгән әйбердән котылырга гына түгел, өйдә озак вакыт тәртип саклансын өчен дә тырыша алар. Беренче эш итеп фатирга баралар, өйдәгеләрнең ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып план төзиләр: шкафның кайсы киштәсендә нәрсә ятарга тиеш, кайсы предмет кайда урын алачак һәм башка шундый кирәкле нәрсәләрнең берсен дә күз уңыннан ычкындырмыйча, уңайлы тирәлек формалаштыралар. Эш барышында кәрҗин, органайзер, аяк киеме тартмалары эшкә җигелә. Артык әйберләрне кемгә бирергә, кая озатырга – шулар хакында да тәфсилләп сөйләп бирәләр.
Тирәлекне урнаштыручылар исә үз хезмәтләре өчен сәгатенә 800 сум акча ала. Аларның эше берничә этаптан тора: башта фатирны барып карыйлар, аннары план төзиләр, кибеттән кирәкле әйберләрне алалар, фатирга барып шуларны урнаштырып, тәртипкә салалар.
Комментарийлар