16+

“Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) Татарстан төбәк чемпионатының төп этабы тәмам

Казанда WorldSkills Russia «Яшь Яшь һөнәр ияләре» төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.

“Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) Татарстан төбәк чемпионатының төп этабы тәмам

Казанда WorldSkills Russia «Яшь Яшь һөнәр ияләре» төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.

Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәният йортында 75 WorldSkills һәм 38 JuniorSkills компетенцияләре буенча укучыларны һәм техникум студентларын бүләкләделәр.

«Республика Хөкүмәте исеменнән беренче этапны тәмамлау белән тәбрик итәм. Мине катнашучылар саны арту, компетенцияләр саны шатландыра, алар елдан-ел арта бара, һәм мине чемпионатны уздыру урыны географиясе киңәюе шатландыра. Бу бөтен республика хәрәкәткә җәлеп ителгән, дигән сүз», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, барлык 96 өлкән һәм 66 яшүсмерләр компетенцияләре буенча ярышлар бара, әмма чемпионатның төп этабы узды, һәм бүген йомгак ясала. Ике этап калды, шуңа күрә ярышларның барлык 43 мәйданчыгында да чемпионат бераз соңрак тәмамланачак.

Бөтен республика буенча Бөгелмә, Буа һәм Алабуга шәһәрләреннән алып Казанга, Түбән Кама, Тәтеш һәм Иннополиска кадәр 43 урында Чемпионат узды.

Бүләкләү тантанасында иң яхшы полиграфия технологларын да ачыкладылар.

«Сер түгел, өйрәнгәндә катнашучылар кыйммәтле җиһазлар куллана алмыйлар, күп кенә университетларның аларны сатып алу мөмкинлеге дә юк. Нәкъ менә шушы ярышлар вакытында алар полиграфия предприятиеләрендә эшләү буенча бик зур тәҗрибә туплый, яңа техника белән таныша, яңа алымнар үзләштерә ала», - диде Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Айдар Сәетгәрәй улының бу тантанада катнашуы һәм чыгыш ясавы очраклы гына түгел, чөнки «Полиграфик технологияләр» компетенциясе кураторы - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Компетенциядә Иван Соловьев җиңде, ул Самарадан Казан тикшеренү технология университетына техник-технологка, полиграфчы белгечлегенә укырга килгән. «Миңа полиграфчы һөнәре якын һәм таныш, чөнки минем гаиләдә күпләр бу өлкәдә эшли, мин шулай ук моның белән шөгыльләнергә, алга таба шул юнәлештә үсәргә булдым», - диде җиңүче. Төбәк чемпионатыннан соң Иван илкүләм чемпионатка әзерләнәчәк, анда да җиңү яуларга планлаштыра.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading