16+

Яшел Үзән фермерлары мохтаҗларны кырыннан бәрәңге җыеп алып китәргә чакыра

Яшел Үзән районының Әйшә авылы фермеры Борис Комиссаров мохтаҗларны кырдан бушка бәрәңге җыеп алып китәргә чакыра.

Яшел Үзән районының Әйшә авылы фермеры Борис Комиссаров мохтаҗларны кырдан бушка бәрәңге җыеп алып китәргә чакыра.

Ул «Овощевод» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең кырларын арендага алып, күп итеп бәрәңге игә. «Овощевод» җитәкчесе Илшат Сабирҗанов “ШК”га сөйләгәнчә, сигез гектар җирне ул шуның өчен бүлеп куйган. Бәрәңгене трактор белән казып алып бирә, сиңа барып чүпләп аласы гына кала.

– Бу акция беренче тапкыр гына оештырыла. Узган атнаның ял көнендә йөзләп кеше килеп, бәрәңге җыеп китте. Район администрациясе аз керемлеләргә, мохтаҗларга бу акция турында хәбәр итте. Шулай ук студентлар, югары сыйныфларда укучылар да килеп, узган атнада бәрәңге җыйды, аларны мохтаҗларга тараттылар. Бер көнне генә дә 2 тоннага якын икенче икмәк җыеп алынды, – диде ул.

Илшат Сабирҗанов элек яшелчәчелек белән шөгыльләнгән, аннары терлекчелеккә күчкән. Алай да аз гына өлештә бәрәңге утырта икән. Кырларын фермерларга арендага да бирә. Киләсе елдан үзе кабат яшелчәчелек эшенә кайтырга җыена. Иске фермаларны теплицалар итеп үзгәртеп, анда кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр утыртырга исәп, ди ул.

Бу атнаның якшәмбе көнендә акция дәвам итә. Теләүчеләр кырга барып, үзенә бәрәңге чүпләп алып китә ала. Халыкны иртән сәгать унда Яшел Үзәнгә кергәндә каршы ала торган стелла янында көтәләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading