16+

Яшелчәләрдән битлекләр ясау ЫСУЛЫ

Бакчада үскән яшелчәләр­дән бит тиресен сыгылмалы итә, арыганлыкны бетерә торган битлекләр дә ясап калырга ашыгыгыз. Моның өчен яшелчәләрне кабыгыннан чистартып, угыч аша чыгарырга кирәк.

Яшелчәләрдән битлекләр ясау ЫСУЛЫ

Бакчада үскән яшелчәләр­дән бит тиресен сыгылмалы итә, арыганлыкны бетерә торган битлекләр дә ясап калырга ашыгыгыз. Моның өчен яшелчәләрне кабыгыннан чистартып, угыч аша чыгарырга кирәк.

Берәр чәй кашыгы кыяр, ташкабак һәм бәрәңге, бер аш кашыгы зәйтүн маен бергә кушып, бит тиресенә мул итеп сылагыз. Өстенә дымлы марля куегыз. 20 минуттан юып төшерегез. Бу битлекне аена ике-өч тапкыр кич белән ясагыз. 

Баклажан исә агарту үзлегенә ия. Аны пигмент таплары һәм сипкелләре булган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр. Моның өчен бак­лажанның йомшагын блендерда изеп, битегезгә 20 минутка сылагыз. Соңыннан җылы су белән юыгыз. Бак­лажан янына шул ук күләмдә угычтан уылган алма да салырга була (икесен дә берәр аш кашыгы күләмендә алыгыз). 

Кишерне вак угычтан чыгарып, аңа каймак һәм йомырка сарысы салып болгатыгыз. Барлыкка килгән ботканы битегезгә сылап, 20 минут тотыгыз. 

Коры бит тиресе өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итәбез: бер помидорны блендерда изеп, аңа берничә тамчы зәйтүн мае һәм бер йомырка сарысы салыгыз. Катнашманы битегезгә сылап, 15 минут тотыгыз. Әлеге битлек бит тиресе купшакланып торучылар өчен яхшы.

фото - fabrikamakiyazha.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading