16+

«Яшьлегем миләүшә чәчәге кебек кыска булды...»

Кешенең яшьлек еллары чәчәк таҗларына тиң, диләр халыкта. Бөек Ватан сугышы еллары күпләрнең гомер чәчәген салкын кырау кебек иртә сулдырган шул. Апас районының Чирмешән авылында гомер кичерүче Миләүшә Лотфуллина да 15 яшеннән тормыш арбасына “җигелгән”.

«Яшьлегем миләүшә чәчәге кебек кыска булды...»

Кешенең яшьлек еллары чәчәк таҗларына тиң, диләр халыкта. Бөек Ватан сугышы еллары күпләрнең гомер чәчәген салкын кырау кебек иртә сулдырган шул. Апас районының Чирмешән авылында гомер кичерүче Миләүшә Лотфуллина да 15 яшеннән тормыш арбасына “җигелгән”.

Аның әтисе Бари Исмәгыйлев сугыштан бер аягын өздереп кайта. Сөйгән кызы Әминә кулъяулыклар чигеп Барины армиягә озатып кала. Хәрби хезмәтендә җиде ай узгач, Ватан сугышы башланып китә. Бари да беренче көннәрдән үк яуга керә. Сугышларның берсендә янәшәсендә шартлаган бомба дулкыны аны танк астына алып бәрә.

Танк солдатның аягы өстеннән узып китә. Балчык-таш астында ике көн аңсыз яткан егетне, ыңгырашуын ишетеп, җирле халык табып ала. Госпитальдә хәрби табибларның: “Дәваларлык түгел, аякны кисәргә кирәк”, - дигән сүзләрен тетрәнеп кабул итә Бари.

Өч ай госпитальдә ятканнан соң, аны демобилизовать итәләр. Ул бер ай буена, поездан-поездга күченеп, Буа районындагы Кишер Аксуы авылына кайтып төшә. Яралары бераз ныгыгач, сөйгәне Әминәнең кулын сорый. Кыз баш тартмый, гаилә корып яши башлыйлар. Ямьле язда тәүге балалары - Миләүшә дөньяга аваз сала. 

- Әтинең агач аягын салып, караватта сызланып утыруларын күреп, күзләрем ирексездән яшьләнә иде. Гаиләгә ярдәм итәргә кирәк, дип, 15 яшемнән фермага бозаулар карарга эшкә чыктым. Әти башта бу ниятемне хупламаса да, соңыннан, иңнәремнән кагып, рәхмәт әйтә иде, - дип искә алды Миләүшә апа. - Аяксыз булса да, авылның иң уңган балта осталарының берсе иде ул. 

Апас районының Чирмешән авылы егете Марат Лотфуллин кич фермадан эштән кайтып килгән Миләүшәне урлый. Ни эшләмәк кирәк, шул рәвешле килен булып төшә ул. Бу гаиләдә дә өй тулы бала, гаилә башлыгы сугышта һәлак булган.

Ике елдан соң Марат абый авылның елга аръягыннан бер буш йортны сатып ала, яшь гаилә шунда күченә. Миләүшә апа фермада эшләвен дәвам итә, 50 ел бозаулар карый. Мактау грамоталарына һәм хезмәт ветераны исеменә лаек була. Балаларын аякка бастырып, матур гына яши башлаганда Марат абый 62 яшендә вафат була. 

- Миләүшә чәчәге язларда гына чәчәк ата. Минем дә яшьлегем шул миләүшә чәчәге кебек кыска булды шул. Ләкин, тормыш акча түгел, аның бәясе юк. Тормышта сыкранмыйча, тырышып һәм намус белән яшәргә кирәк, - ди Миләүшә апа. 

Азат Мөхәммәтҗан,
Апас.
Фото: https://pixabay.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading