Студентлык еллары кеше гомеренең иң гүзәл, мөкатдәс чоры дисәм, һич ялгыш булмас. Яшьлек белән бәйле булган әлеге кабатланмас чорны мөмкин кадәр файдалырак, күңеллерәк итеп үткәрү студентларның үзләреннән тора.
Бу уңайдан узган гасырның 80нче еллар башында Казан дәүләт университетында филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә 1093нче төркемдә белем алганнар да нәкъ шул фикердә.
– Бер генә көнебез дә әрәмгә узмады. Тырышып уку белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаштык, ял итәргә, күңелле, матур чаралар уздырырга да өлгердек. Күмәкләшеп концерт-театрларга, әдәби, мәдәни чараларга йөрү турында әйткән дә юк инде. Старостабыз, сезнең район егете Ралиф Низаметдинов бик актив егет булып чыкты. Кичә генә авылдан килгән без – яшь җилкенчәкне ул кулдан җитәкләп диярлек йөртте, – диде алар, бертавыштан. Алар дигәнем 1093нче төркем кызлары: Резедә Галиәхмәтова, Альмира Зәйнуллина, Халидә Ибраһимова, Рузалия Каюмовалар. Алар, яшьлектәге эзләрен сагынып, Кече Кибәхуҗа авылына кайтканнар (ул чакта әлеге хуҗалык «Уңыш» колхозы дип йөртелсә, хәзер җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» ширкәте дип атала). Казан дәүләт университетына укырга керүгә үк аларны бирегә ындыр табагына эшкә җибәргән булганнар.
– Кырык елга якын гомер узса да, монда безгә барысы да якын, кадерле, хуҗалыкның исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук. Без белгәннәрнең күбесе бу дөньяда юк инде. Алай да берничә таныш-белешне очраттык әле. Шуларның берсе – ул чактагы агроном егет Роберт Арсланов. Авыл клубында концерт куйганыбыз, кичләрен «вечер»га йөргәнебез, һинд киноларын яратып караганыбыз хәтердә нык уелып калган. Авыл халкы безгә карата һәрвакыт хәерһахлы булды, ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканын хәтерләмибез. Авыл халкы тырыш, эшчән, ярдәмчел булып истә калган, – диде алар.
Кунакларның тәрҗемәи хәлләре турында да сөйләп үтим әле. Резедә ханым Галиәхмәтова хәзер Биектауда яши. Шунда гомерен мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытып үткәргән. Беркадәр районның партия комитетында, район мәгариф бүлегендә эшләп алган. Альмира Зәйнуллина исә Казанда гомер кичергән. Элегрәк газета-журнал редакцияләрендә хезмәт куйса, соңгы елларда укытучылык иткән. Тормышлы, балалары бар. Студент чакта мин аның белән бергә «Татарстан яшьләре» газетасында да эшләп алганмын. Сөйләшә-аралаша торгач, уртак танышларны хәтердә яңарткач, анысы да искә төште. Халидә Ибраһимова тумышы белән Балтач районының Түнтәр авылыннан. Шунда үскән, буй җиткергән, университетны тәмамлап, шушы авыл мәктәбенә эшкә кайткан. Һәм лаеклы ялга чыкканчы, балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Тормыш иптәше белән өч ир-егет һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рузалия Каюмова да гомерен укытучылык эшенә багышлаган. Ул Әтнә районының Күлле Киме авылында балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр биргән (Күлле Киме – халык шагыйре Сибгат Хәкимнең туган авылы! – Ф.Н.). Хәзер лаеклы ялда, улы һәм килене белән дус-тату гаиләдә гомер кичерәләр, ике онык үстерәләр.
Дүрт ханым, дүрт төрле язмыш. Әмма алар барысы да университетта белем биргән олуг укытучылары – Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Сәгадәт Ибраһимов, Марсель Бакиров, Лена Таҗиева, ирле-хатынлы Фәһимә һәм Нурмөхәммәт Хисамовлар һәм башкалар үрнәгендә милләткә хезмәт иткәннәр, җанга якын газиз, гүзәл телебезнең серләрен, аһәңнәрен балалар күңеленә сеңдергәннәр. Хәер, алар белем алган төркемдә әлеге олуг миссияне башкармаганнар юк та диярлек. Күбесе аларның галим-голәма, шагыйрь, язучы, журналист буларак газета-журнал хезмәткәрләре булып киткән. Алар арасыннан галимнәр: Зөфәр Мөхәммәтшин, Асия Рәхимова, шагыйрьләрдән Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнәй, Йолдыз Шәрапова, журналист Илгизә Лотфуллина. Кунаклар изге эш тә башкардылар, каләмдәшләре Наил Аланның (Алан авылы зиратында), Фәнис Фәтхинең хатыны Зөһрә ханымның әтисе – дөньякүләм танылган шәркыят галиме Равил Үтәбай-Кәриминең (Казаклар авылы зиратында) каберен зиярәт кылып, аның рухына дога кылдылар.
Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче районы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар