16+

Яшьләр җыелган җирдә

Быел беренче тапкыр яшьләр көнен Елга портында ачык һавада билгеләп уздылар. Әлеге мини шәһәрчек кызыксынулары, фикерләүләре, дөньяга карашлары төрле булган кешеләрне бер мәйданга җыйды. Яшьләрне бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Яшьләр җыелган җирдә

Быел беренче тапкыр яшьләр көнен Елга портында ачык һавада билгеләп уздылар. Әлеге мини шәһәрчек кызыксынулары, фикерләүләре, дөньяга карашлары төрле булган кешеләрне бер мәйданга җыйды. Яшьләрне бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Яшьләрнеке яшьләрчә инде. Бәйрәм дә заманча оештырылган. Бер чатта спорт белән шөгыльләнәләр. Икенчесендә бииләр, җырлыйлар. Өченчесендә туңдырма, лимонад ясарга өйрәтәләр. Граффити белән шөгыльләнүчеләр төрле сүрәтләр ясый, лекторийлар уза. Татарстанның төрле районнарыннан килгән студентлар отрядлары үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Илсаф Мөдәрисов – Буа ветеринария техникумының 3нче курс студенты. “Хайваннарны клиник тикшерү тәртипләрен күрсәтергә килдек”, ди. Биредә тере куян, тавык, бозауга кадәр бар. “Безнең өчен ел буе көткән бәйрәм инде бу, күрешү урыны, күптән очрашмаган танышларыбызның хәлен белешәбез, ял итәбез. Авыл җирендә яшьләр кимеп бара, ветеринария хезмәтенә эшкә килүчеләр сирәк, бу һөнәргә ихтыяҗ бар. Шуңа да киләчәктә мал табибы булырга, авылда төпләнеп калырга хыялланам”, – ди Чүпрәле егете Илсаф.

Кристина Сидорова Татарстандагы медицина студент отрядлары җитәкчесе. “Без бүген кан басымын үлчибез, кешенең эчке органнары төзелеше турында сөйлибез. Маникенда барысы да күрсәтелгән, балалар маникенны пазл җыйган кебек төзеп тә карый ала”, – ди Кристина.

Кеше иң күп җыелган урын велосипедлар белән төрле трюклар күрсәтү мәйданчыгыдыр, мөгаен. Егетләрнең һавада берничә секундка эленеп калулары, төрле хәрәкәтләр ясавы сокландыра. Бу спортта гомуми приз фонды 300 мең сум. Баксаң әлеге спорт төре ВМХ дип атала. Ул Җәйге Олимпия уеннарына да кертелгән. Бүген яшьләр арасында аеруча популяр.

Бер төркем яшьләрнең төрле хәрәкәтләр ясап селкенүләрен күргәч, башта нишлиләр дип аптыраган идек. Хип-хоп бииләр икән. Мәйданчыкта һәр кеше үзенең мөмкинлекләрен күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов та яшьләрнең кызыксынулары белән танышып чыкты. Хәтта үзен диджей ролендә дә сынап карады. Яшьләр Президенты бик җылы алкышлады. Аны сәхнәгә дә рэп җырлап чыгардылар. “Бүген мин бик күп кызыклы әйберләр күрдем. Безнең шәһәрдә шуның кадәр талантлар бар дип уйламый да идем. Без яшьләргә таянабыз. Шуңа да махсус яшьләр эшләре министрлыгы оештырдык. Алар рәсми яшьләр оешмалары белән генә түгел, барлык яшьләр белән дә эшләргә тиеш. Без яшьләргә һәрчак теләктәшлек күрсәтергә әзер”, – диде Президент.

Кызыксынулар күп булса да, яшьләргә кайбер спорт төрләре белән шөгыльләнергә мәйданнар җитми икән. Яшьләрнең үтенечләрен искә алып, Президент баскетбол мәйданчыгы һәм Казанда ачык скейт-парк булдырырга йөкләмә бирде.

Бу көнне яшьләр сәясәте һәм хөкүмәт өлкәсендәге яшь кадрларга ярдәм күрсәтү буенча республика премияләрен тапшыру тантанасы да булды. Республика үсешенә өлеш керткән 100дән артык яшь кеше ун номинациядә бүләкләнде. Җиңүчеләрне бигеләүдә халык та үз өлешен керткән, актив яшьләр өчен социаль челтәрләрдә тавыш биргәннәр.

Яшьләр белән ныклап эшләргә кирәк. Үз юнәлешен тапканнар бар, кайберләре урам культурасыннан аерылып бетә алмый, киңәш, дөрес юл күрсәтү кирәк. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә. Аралашырга мөмкинлек бирә. Тиздән Татар яшьләре көннәре узачак. Анда чит төбәкләрдән килгән 200гә якын татар яшьләре җыелачак”, – ди “Идел яшьләр үзәге”ндә хезмәткәр Динар Шәймәрданов.

Яшьләрне бәйрәм белән котлап “Волга-Волга”, “Мураками” төркемнәре, Олег Терновой һәм башка җырчылар чыгышларын бүләк итте. “Безнең белән чагыштырганда хәзерге яшьләр бөтенләй бүтән. Җир белән күк арасы. Хәзер мөмкинлекләр күбрәк. Яшьләрнең кызыксынуларын, тыңлаган җырларын без аңламыйбыз да”, – ди Елга портына һава суларга килгән, очраклы гына бәйрәмгә килеп эләккән Әхмәтҗановлар гаиләсе.

Бәйрәмдә 10 меңнән артык кеше катнашты. Һәрберсе төрле, бер берсенә ошамаган. Ләкин алар бер дулкында, һәр чорда яшьлек үзенчә матур.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading