16+

"Яшәп калыйк..." дип кенә булмый...

Кырыла халык, кырыла. Авырулар да, үлүчеләр дә көннән-көн арта бара. Ләкин адәм баласы сакланмый. Башына бәла төшмичә, авырып алмыйча. Әнә, бер дустым концертка барып авырып кайткан...

"Яшәп калыйк..." дип кенә булмый...

Кырыла халык, кырыла. Авырулар да, үлүчеләр дә көннән-көн арта бара. Ләкин адәм баласы сакланмый. Башына бәла төшмичә, авырып алмыйча. Әнә, бер дустым концертка барып авырып кайткан...

Безнең халыкка иркенлек бир генә – шунда ук мөмкинлектән тулы куәтенә файдаланып калырга ашыга. Коронавирус белән бәйле куркыныч бер чорда үзизоляция, карантин дигән шартларны авыр кабул иттек. Яз, җәй айларында андый вирусның барлыгына артык ышанмадык, төрле саннарга, мәгълүматларга да көлеп-елмаеп кына карадык. Бар шундый кешеләр, алар гомумән авыруның барлыгын кабул итми, чынбарлыкны кире кага. Принципиаль рәвештә битлеген кими, авырый башласа да, салкын тиде, башкасы гына дип аклана. Көнбатыштан чыккан тәкълиматларга ияреп, ниндидер массоннар һөҗүме, безнең тормыш белән берничә заттан торган көчләр идарә итә, дип уйлана. Үзе авырганчы...

Әйе, танышларым арасында ковидның барлыгына ышанмый йөреп, ахыр чиктә моның уйдырма түгеллеген аңлаучылар шактый булды. Әле дә ышанмаучыларга (авырмаучыларга – Аллаһ сакласын) шундыйларны мисал итеп китерәм. Юк, көлеп карыйлар.

Шушы көннәрдә генә бер танышым шалтырата. Тамагы карлыккан. Әлбәттә, температурасы да бар. Кыскасы, ковид сиптомнары. Авыруның барлыгына ышанмаган кеше түгел, сакланды, битлеген дә киеп йөрде. Бер атна элек эстрада йолдызларыбызның берсенең концертына барган бу, түзмәгән – иреккә чыккан. Бер урындык аша утыруга карамастан, күршесенең йөткереп, төчкереп утыруын сизгән үзе. Шул гына гаепле, ди хәзер.

Шул гына гаеплеме икән? Ай-һай... Әлбәттә, үзе дә гаепле. Һичшиксез, гаепне артисттан да эзләргә кирәк. Бар акыллы артистлар, бар... белмим ни дияргә дә. Беренчеләре, шундый куркыныч вазгыять икәнен аңлап, концерт-тамашаларын соңгарак күчерә. Икенчеләре исә акча эшли... Өере-өере белән халык җыя, артистларымны ашатасым бар, кредитлар түлисе бар дип аклана да әле аннан... Әйтәм бит, ирек кенә бир – шунда ук куллана башлыйбыз.

Ирек яратабыз шул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курэчэктэн качып булмый.

    Мөһим

    loading